Кызыл таң » Төрлесеннән » 15-05-2018: Эшләргәме? Яшәргәме?..

Эшләргәме? Яшәргәме?..

Эшләргәме? Яшәргәме?..Японлыларны юктан гына уңган, тырыш дип әйтмиләр.

Аларда эштән соң калып эшләү - гадәти күренеш.

Әмма анда үз-үзенә кул салучылар саны да башка илләрдәгедән күбрәк. Көн саен илдә 60ка якын кеше үзе теләп дөнья белән хушлаша, бу күрсәткеч елына 21 меңгә барып җитә.

Андагы халык арыганлыктан, стресстан интегә, әмма эшләмәгән кешене биредә җәмгыять кабул итми.

Бүген Япониядә эш көне 12 сәгать тәшкил итә. Беркемне дә эштән соң тоткарламыйлар, әмма җитәкчедән алда кайтып китү, эш көне тәмамлану белән өйгә ашыгу начар күренеш буларак кабул ителә.

Япония кешесе гадәттә төнге 2-3кә кадәр эш урынында була. Анда отпуск елына 20 көн бирелә. Әмма шуның 2 атнасын гына алучыга җәмгыятьтә караш башкача.

Япония халкы, гадәттә, бер генә урында эшли. Эш урынын алыштыруны да хупламый бу ил кешеләре.

Кире күчергәБасып чыгарырга