Кызыл таң » Төрлесеннән » 20-04-2017: Дүртөйле – уңганнар төбәге

Дүртөйле – уңганнар төбәге

Ләйлә, Руслан һәм Рамил Шәйхәйдәровлар.Ләйлә, Руслан һәм Рамил Шәйхәйдәровлар.Ләйлә һәм Рамил Шәйхәйдәровлар нәкъ шундыйлар.

Дүртөйле — бик күп шәхесләр, талантлар биргән төбәк. Алар, һичшиксез, район халкына маяк булып тора. Шунысы куанычлы, районда төрле өлкәдә тырышып хезмәт салучы берсеннән-берсе уңган яшь гаиләләр бихисап. Биш ел дуслашып йөргәннән соң ике ел элек чәчләрен чәчкә бәйләгән Ләйлә һәм Рамил Шәй­хәйдәровлар — шу­лар­ның берсе. Икесе дә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында белем алганнар. Ләйлә һөнәре буенча – филолог, башкалада “Налог-Сервис” предприя­тиесендә белгеч булып эшләгән, әле декрет ялында, 10 айлык уллары Русланны тәрбиялиләр. Рамил физика-математика факультетында укыганда Америка-
да стажировка үткән,
ин­г­лиз телен тирәнтен өй­рәнгән, белемен камил­ләштергән, балалар лагеренда эшләгән. Югары уку йортын тәмамлагач, туган ягына кайтып, дүрт ел Иске Яндыз урта мәктәбендә математика, информатика укыт­кан. Соңгы өч елда район мәгариф ида­рәсендә методист булып эшли. Район мәгариф учреж­дение­ләренә, аларда эшләүче хезмәт­кәрләргә компьютер буенча методик ярдәм күрсәтә. Компьютерны биш бармагы кебек белүче, ачык йөзле, шат күңелле Рамил Фаил улы һәркем белән уртак тел табып эш итә, бу өлкәдә мәгариф хезмәт­кәрләренең мәнфәгатен кайгырта.
— Гомер бүләк иткән газиз кешеләремнең яхшы тәрбия­сенә чиксез рәхмәт­-лемен. Әтием Фаил Миң­дәүләт улы — алдынгы ташчы. Аның куллары белән шәһәребездә күпсанлы йортлар һәм башка объектлар төзелде, эшкуарлык белән дә шөгыльләнә, әнием Гүзәлия Әвкать кызы “Росгосстрах” пред­прия­тие­сендә баш хисапчы булып эшләп, хаклы ялга чыкты. Альбина сеңлем Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлады, Уфада ире Виталий белән уллары Вадимны тәрбия­лиләр.
Төрле кул эшләренә оста, бакча эшләрен үз итүче Рамил Шәйхәйдәров әтисе белән Дүртөйле шәһәренең үзәгендә мәһа­бәт йорт, мунча салганнар. Ихаталарында ел саен күпләп тавык, цесарка чеби­ләре, үрдәк бәбкәләре үстереп сату, йорт куяннары үстерү белән дә шөгыль­ләнәләр. Якташлары әй­түенчә, бер йортта иңгә-иң терәшеп яшәүче аталы-уллы Шәйхәйдәровлар һәр елны корбан чалалар, төбәктә яшәүче мохтаҗ­ларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр, Иске Баеш авылындагы Картлар һәм Балалар йортларына матди ярдәм күрсәтәләр.
— Бер-береңне ихтирам итеп, ярты сүздән аңлап яшәсәң, тормыш көтү күпкә җиңел. Гаиләбезнең күрке татулык, ә татулыгыбызның нигезе – бердәмлек. Улыбыз Руслан үсеп килә. Киләчәктә йортыбыз тагы да сабый­ларыбызның шат авазларына күмелер, дип ышанабыз, — диде хушлашканда Дүртөй­ленең уңган да, булдыклы да яшь гаиләсе Шәйхәйдәровлар. — “Кызыл таң” гәзите аша әти-әни­ләребезгә, барлык туганнарыбызга, мәктәптә, университетта төпле, ныклы белем биргән укытучыларыбызга, сыйныф җи­тәк­челәребезгә рәхмәт­лә­ребезне, сәламнә­ребезне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, гаилә бә­хете, шатлык-куанычлар телисе килә.

Кире күчергәБасып чыгарырга