Кызыл таң » Төрлесеннән » 19-05-2017: Поши белән бәрелешеп үлгән

Поши белән бәрелешеп үлгән

Поши белән бәрелешеп үлгәнЧиләбе өлкәсеннән шәхси машинасында Уфага юлланган 26 яшьлек ир юл аша чыгып баручы пошины бәрдергән.

Фаҗига төн уртасында Самара – Уфа – Чиләбе трассасында була. Көчле бәрелештән соң автомобиль юл читенә төшеп капланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче җитди җәрәхәтләр алган һәм “Ашыгыч ярдәм” машинасында аның гомере өзелгән.

Кире күчергәБасып чыгарырга