Кызыл таң » Төрлесеннән » 17-07-2017: Яңа юл билгеләре куелачак

Яңа юл билгеләре куелачак

Яңа юл билгеләре куелачак
Русия Хөкүмәте яңа юл билгеләре һәм терминнары раслаган. Бу хактагы документ белән Министрлар кабинеты сайтында танышырга мөмкин.


Болар — “Механик транспорт чараларының экологик классын чикләүче зона”, “Йөк автомобильләренең экологик классын чикләүче зона”, “Транспорт чарасының экологик классы” өстәмә мәгълүмат билгеләре. Шулай ук, Русиядә экологик яктан чиста транспорт төрләрен арттыру максатыннан электромобильләргә зарядка бирү һәм парковка урыннарында “электромобиль” һәм “гибрид автомобиль” дигән яңа терминнар һәм тиешле билгеләүләр кертелгән.

Кире күчергәБасып чыгарырга