Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Туймазыда тагын бер боз сарае ачылды

22.02: Туймазыда тагын бер боз сарае ачылды

Туймазыда тагын бер боз сарае ачылдыТуймазыда республиканың 100 еллыгына төзелүче объектларның берсе – универсаль боз аренасының икенче чираты сафка кертелде.

Төзелеш эшләре 2012 елда башланган. Гомум мәйданы 10 мең квадрат метр булган боз аренасы тренажер залларын, җиңел атлетика белән шөгыльләнү бинасын да үз эченә ала. Республикадагы иң зур спорт комплексларының берсе спортчылар әзерләү, төбәкара һәм федераль дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.

Арена “Башнефть” акционерлар нефть компаниясенең ("Роснефть" җәмгыятенә карый) хәйрия программасы кысаларында төзелгән. Биш елда кертелгән инвестицияләрнең гомум күләме 500 миллион сумнан арткан.

Туймазыда тагын бер боз сарае ачылды


Спорт комплексын ачу тантанасында республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм “Башнефть-Добыча” җәмгыяте генеральный директоры Рөстәм Бакиров катнашты.

- Боз спорт комплексының икенче чиратын ачу – Башкортстан өчен зур вакыйга. Туймазыда төзү генә түгел, сафка кертелгән объектларны нәтиҗәле файдаланалар да. Сез чемпионнар тәрбияли беләсез. Узган елгы спорт казанышлары шул турыда сөйли. Туймазылыларның спорт потенциалын гамәлгә ашыру мөмкинлеге тагын да артты, -- диде Андрей Иванюта.

- “Башнефть” – районның иң зур һәм әһәмиятле социаль партнерларының берсе, - диде хакимият башлыгы Айдар Суфиянов. – Боз аренасы – күпмиллионлы, әмма нефтьчеләр ярдәме белән сафка кертелгән бердәнбер объект түгел. Компания коммуналь инфраструктураны, мәдәни объектларны яңарту буенча проектларыбызда актив катнаша. Бер боз аренасы гына да районда тормыш сыйфатын тамырдан үзгәртте.

Туймазыда тагын бер боз сарае ачылды


Рөстәм Бакиров сүзләренә караганда, хәйрия программасы компания икътисади эшчәнлек алып барган төбәкләрдә генә түгел, бөтен республика буенча гамәлгә ашырыла. Быел гына да нефтьчеләр ярдәме белән ремонтланган ике объект – Әбҗәлил районы Целинный поселогында мәктәп һәм Салават районының Яхъя авылында балалар бакчасы ачылган.

Хәйрия программасы Башкортстан белән “Роснефть” компаниясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә ярашлы гамәлгә ашырыла.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



100 еллыкка әзербез!
19-04-2018 :: Республика
100 еллыкка әзербез!
Театрлы шәһәр ул
17-04-2018 :: Республика
Театрлы шәһәр ул
Төбәктә бердәнбер тәҗрибә
17-04-2018 :: Республика
Төбәктә бердәнбер тәҗрибә
“Ел кешесе”нә – ун яшь
17-04-2018 :: Республика
“Ел кешесе”нә – ун яшь
Кемнәр табышлы эшли?
28-03-2018 :: Республика
Кемнәр табышлы эшли?








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»