Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Ел кешесе”нә – ун яшь

17.04: “Ел кешесе”нә – ун яшь

“Ел кешесе”нә – ун яшьУзган ел ахырында “Туймазы хәбәрләре” гәзите район буенча “Ел кешесе”н игълан итте. Арада иң яше – 7нче мәктәпнең 4нче сыйныф уку­чысы Реналь Хәбиров. Нинди эшләре өчен лаек булган соң бу исемгә 10 яшьлек малай?

Реналь яхшы уку, “Кайман” клубында каратэ белән шөгыль­ләнүдән тыш, олылар да чишә алмас катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә алынган. Әйдәгез, барысын да тәртип белән.


Реналь икенче сыйныфта ук Башкортстанга гына түгел, бөтен Русиягә таныла. “Чемпион булып тумыйлар, чемпион булып үсәләр” дигән фәнни хезмәте белән республикада беренче урын яулагач, Мәскәүдә, Сочида үткән чараларда катнаша. Ике яшь ярымнан каратэ белән шө­гыльләнә башлаган малайның физик үсешенә спорт күнекмәләренең тәэсире турында була ул эш. Әтисе Артур Хәбиров әйтүенчә, соңрак аны киңәйтеп, китап итеп чыгаралар.
Әтисе белән каратэга йөрүче 4 яшьлек абыйсын алырга килгән көннәрнең берсендә Реналь да шөгыльләнергә кереп китә. Өч яше дә тулмаган сабыйны үзенә алуына һичкайчан үкенми тренер Руслан Хәбибуллин. Бүген инде Реналь – сары билбау иясе.
Өченче сыйныфта Реналь тагын бер мәсьәләне күтәреп чыга – эшләп беткән батарейканың табигатькә нинди зыян китерүен өйрәнә. Бер батарейка 200 литр суны пычратырга сәләтле булуын белгәч, малайның бу җиһазның никадәр зарарлы булуы турында күпләр ишетерлек итеп чаң кагасы килә. Шул турыда фәнни хезмәт өстендә эшләгәндә, шәһәрдәге ике зур сәүдә үзәге каршына махсус савыт куеп, беткән батарейкаларны җыю оештыралар.
— Бу гаиләбез эшенә әверелде. Урналарны да батарейка формасында эшләттек, “Батарейки, сдавайтесь!” дигән язу ябыштырдык, — ди Артур Хәбиров.
Мәктәптә дә батарейкалар җыю оештырыла. Күпләп җыелгач, әтисе белән аларны утильләш­терергә карар итәләр. Шундый иң якын предприя­тие Чиләбедә булып чыга. Батарейкалар тапшырган өчен акча түләргә кирәк икән. Аларны зарарсызландыру катлаулы эш булып чыга. Алдан сөйләшү буенча Хәбировлардан акча алмыйлар.
Менә шундый көнүзәк мәсьә­ләләргә кешеләрнең игътибарын җәлеп итә алган Реналь Хәбиров узган көздә тагын бер эшне башлап җибәрә – әти-әнисе, район хакимияте ярдәме белән “Туймазы-Арена” боз сараенда сәламәтлек мөмкин­лекләре чикле балалар өчен ачык ишекләр көне оештыруга ирешә.
Менә шунда ул ДЦП белән җәфаланучы 5 яшьлек Дарья Соколова белән таныша. Аның хәрә­кәтләнүен яхшырту өчен кыйммәтле махсус җиһаз таләп ителә. Ике бала тәрбияләүче әнинең моңа акчасы булмый. Менә шунда Реналь тиешле акчаны (85 мең сум) җыярга алына. Ренальнең әти-әнисе улларының үтенечләренә игътибарлы. Бу юлы да кечкенә Дарья өчен акча җыюны оештыруда аңа ярдәмләшәләр. Дусларына, танышларына, эшкуарларга мөрәҗәгать итәләр. Беркем дә каршы килми. Ә “Кайман” клубында шөгыль­ләнү­челәр ярышларда алган бүләк акчасын изге эшкә бирә.
Менә шундый егет ул ун яшьлек Реналь Хәбиров. Тагын да үсә төшкәч, ул тагын да игелеклерәк эшләрне башлап йөрер.

P.S. Реналь белән беррәттән районда “Ел кешесе” исеменә үзәк район дәваханәсе табибы Зөһрә Шәйхет­динова лаек була. Ул 2нче поликлиникада терапевт булып 26 ел эшли. Аның участогында 1700 кеше яши. Өлкән яшьтәгеләрне – үзенең әти-әнисе, ә яшьләрне үз балалары кебек күрә.
Өченче герой турында озак уйланалар. Үзәк мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү, ямьләүгә җанын биреп йөрүче директор Дмитрий Ващукны, инвалид балаларга даими ярдәм күрсәтеп торучы эшкуарлар Хәйруллиннарны, янгында өлкән яшьтәге кешене коткарган Андрей Биликны тәкъдим итәләр. Әмма күпбалалы гаилә башлыгы, аутизм белән авыручы баланың әтисе, 38 яшьлек эшкуар Марат Закировны сайлыйлар. Марат шундый ук диагноз куелган балалары булган бик күп туймазылыларга үз-үзенә ышанырга ярдәм иткән, авыр чакларда балаларына, гаиләсенә тугры калып, аларга терәк була алган.





Басып чыгарырга



“Таң”да таңнар  яктырак
31-05-2018 :: Республика
“Таң”да таңнар яктырак
Тимер һәм таш ныклыгы үзендә
31-05-2018 :: Республика
Тимер һәм таш ныклыгы үзендә
Бер җылы сүз җитә
31-05-2018 :: Республика
Бер җылы сүз җитә
100 еллыкка әзербез!
19-04-2018 :: Республика
100 еллыкка әзербез!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»