Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Төбәктә бердәнбер тәҗрибә

17.04: Төбәктә бердәнбер тәҗрибә

Төбәктә бердәнбер тәҗрибәТуймазыда Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды, республика бюджеты һәм шәхси инвесторлар акчаларын җәлеп итү ысулы белән җылылык тәэминаты объектларын модернизацияләүгә юнәлтелгән республикада бердәнбер проект гамәлгә ашырыла.

Ике ел элек Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды Туймазы районыннан дүрт гариза кабул итеп ала. Нәтиҗәдә, быелгы ягып җылыту чорын Кандра һәм Серафимовка авылларында яшәүчеләр яңа казанлыклар белән каршылады. Блоклы-модульле объектларга энергияне сакчыл тотынучы һәм шуның белән күрсәтелүче хезмәтләрнең бәясен дә кулай итүче когенерацион корылмалар урнаштырылган.
Сиксәненче елларда төзелгән Кандрадагы казанлык зыянга эшләгән, бик нык тузган булган. Узган ел сафка кертелгән яңасы газны сакчыл тотыну нәтиҗәсендә аз чыгымлы. Бүген 12 мең кешене җылылык белән тәэмин итә. Дүрт ай эшләү дәверендә ул 5 миллион сумнан артык акчаны янга калдыру мөмкинлеге биргән.
Бүген Туймазы шәһәрендәге тагын ике казанлыкта эшләр тәмамлана. Өр-яңа объектлар тиздән сафка кертеләчәк дип көтелә. 7нче казанлык ярты шәһәрне диярлек җылылык белән тәэмин итә. Ул районда иң куәтлеләрдән исәпләнә. Шәһәр читендә урнашкан 1нче казанлык та аннан калышмый. Аны реконструкцияләү киләчәккә карап эшләнә. Биредә бик күп искергән торак сүтелә. Димәк, тиздән алар урынында күпкатлы биек йортлар калкып чыгачак дигән сүз. Ә аларга җылылык та, кайнар су да күбрәк таләп ителәчәк.
Максатлы республика инвестицион программасы исәбенә 27 километрга якын җылылык тәэминаты челтәрләре дә яңартыла.
Күптән түгел районга эш сәфәре белән килгән республика Башлыгы заманча казанлыкларның миллионнарча сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирүен, фонд, республика һәм урындагы властьның берлектәге эш тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашырга кирәклеген әйтте.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



100 еллыкка әзербез!
19-04-2018 :: Республика
100 еллыкка әзербез!
Театрлы шәһәр ул
17-04-2018 :: Республика
Театрлы шәһәр ул
“Ел кешесе”нә – ун яшь
17-04-2018 :: Республика
“Ел кешесе”нә – ун яшь
Кемнәр табышлы эшли?
28-03-2018 :: Республика
Кемнәр табышлы эшли?








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»