Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Халык ышанычы яхшы нәтиҗә белән яулана

10.10: Халык ышанычы яхшы нәтиҗә белән яулана

Халык ышанычы яхшы нәтиҗә белән яуланаРеспубликада яшәүчеләр урындагы үзидарә органнарының эшчәнлеген уңай бәяли.

Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең урындагы үзидарә органнары эшчәнлек нәтиҗәлелеге “Муниципаль идарә итү” бүлеге буенча сигез күрсәткеч нигезендә бәяләнә.


Муниципаль берәм­лекләрнең гомум чыгымнары күләмендә хезмәткә түләү буенча озакка сузыл­ган кредитор бурыч өле­ше 2013-2016 елларда булмады.
Шәһәр округы (муниципаль район) бюджеты исәбенә төзелгән һәм вакытында тапшырылмаган төзелешләр үткән елда, аннан алдагы еллардагы кебек үк, республиканың бер генә муниципаль бе­рәм­­легендә дә күзәтел­мәде.
Үткән ел йомгаклары буенча, барлык муниципаль берәмлекләрдә дә шәһәр округының генераль планы һәм муниципаль районны территориаль планлаштыру схемасы кабул ителде.
Узган елгы отчетка яраш­лы, Башкортстан Рес­публикасының шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының бюджетларына кергән гомум керем өлеше 87652 миллион сум, ягъни 2015 елгы дәрәҗәдән 6,1 процентка, яки 5021,8 миллион сумга күбрәк тәш-кил иткән. Салым һәм салым­га карамаган керем­нәр 32501,6 миллион сум булган. Күрсәткеч, 2015 елгы белән чагыштырганда, 3,1 процентка, ягъни 1033,8 миллион сумга кимрәк.
Урындагы бюджет­лар-ның үз керемнәре муниципаль берәмлекләр әһә­миятендәге мәсьәләләрне хәл итүдә төп чыганак булып тора. Бу күрсәткеч былтыр 2015 елга караганда 300,8 миллион сумга арткан һәм 57969,5 миллион сумга җиткән.
Шул ук вакытта, 24 муниципаль район һәм 5 шә­һәр округы үз керем­нәрен үстерүгә ирешкән, 30 муниципаль районда һәм 4 шәһәр округында ул кимегән.
Барлык муниципаль бе­рәмлекләр өчен дә НДФЛ-дан акча күчерүдә өстәмә нормативлар каралган. 21 муниципаль берәмлектә НДФЛ тулы күләмдә кертел­гән, 2015 елда мондый күрсәткеч 18 муниципаль берәмлектә иде.
“Муниципаль берәм­лекләрнең бюджетында үз керемнәренең гомум күләмендә салым һәм са­лымга карамаган ке­рем­нәр” күрсәткече уртача исәпләгәндә былтыр 41,4 процент тәшкил итте. Узган ел йомгаклары буенча күрсәткечләр 24 муниципаль берәмлектә кимеде. Иң зур кимүгә юл куйган төбәкләр: Стәрлета­мак шәһәрендә — 16 пунктка, Борай районында — 8,6, Уфа районында 7 һәм Уфа шәһәрендә 6,4 пунктка.
38 муниципаль берәм-лектә күрсәткечләр үсте. Иң зур үсешкә Иглин районы 22,2 пунктка иреште. Сибайда ул — 12,3, Салават шәһәрендә 9,4 пункт тәшкил итте.
Шулай ук, үсешне процентларда бәяләгәндә, иң яхшы күрсәткеч Салаватта — 82, Уфа районында — 60,5, Уфа шәһәрендә — 52,8, Нефтекамада 50,2 һәм Бәләбәй районында 49,7 процент. Ә артка тәгә­рәүчеләрнең эшчәнлегенә бәя биргәндә, Бөрҗән районында — 8,4, Миш­кәдә — 14, Борайда — 14,1, Зилаерда — 16,1 һәм Аскын районында түбәнгә төшү 16,8 процентка җиткән.
Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүмат-ларына караганда, муниципаль милек формасындагы оешмаларның банкротлык стадия­сен­дәге төп фондлары өлеше төп фондларның гомум бәясе күләмендә үткән ел йомгаклары буенча 0,11 процент (2015 елда — 0,22 процент) тәшкил итте. Гомумән, былтыр банкротлык процедурасындагы муниципаль унитар предприя­тиеләре булган районнар һәм шәһәр округлары саны сигезгә калган (2015 елда — 15). 56 муниципаль бе­рәмлектә банкротлык ста­диясендә булган оешмалар юк.
“Муниципаль берәм­лек­тәге һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, урындагы үзидарә хезмәткәрләрен тотуга киткән бюджет чыгымнары” күрсәткече үткән елда Башкортстан буенча уртача 1751,5 сум тәшкил иткән (2015 елда — 1779,8 сум). Күрсәткеч­нең кимүенә халык саны үзгәрү, шулай ук, урындагы үзидарә органнарында эш­ләүче хезмәткәрләр санын кыскарту һәм аларны тотуга чыгымнарны оптималь­ләштерү йогынты ясый.
Узган елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, республиканың 28 муниципаль берәмлегендә бу күрсәткечнең үсүе күзә­телә. Иң зур үсеш Аскын (13,7) һәм Куергазы районнарында (11,4), Нефтекама шәһәрендә (10,8 процент). Республиканың 34 районында мондый чыгымнар азайган. Әлеге күрсәткеч Калтасыда — 13, Әбҗәлил-дә — 11,6, Бишбүләк райо­нында 9 процентка киме­телгән. Иң яхшы күрсәткеч­ләргә ирешкән муниципаль бе­рәм­лекләр: Стәрлетамак шәһәре — 413,54 сум, Салават шәһәре — 487,21 сум, Нефтекама — 535,61 сум, Октябрьский — 620,29 сум һәм Күмертау — 689,01 сум.
Әлеге бәяләмәдә чыгымнарны артык күп тотынучы районнар: Зилаерда һәр кешегә исәпләгәндә 3683,97, Аскында — 2772,15, Нуриманда — 2668,78, Илештә 2601,18 һәм Краснокамада 2583,31 сум тәшкил итә.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



100 еллыкка әзербез!
19-04-2018 :: Республика
100 еллыкка әзербез!
Театрлы шәһәр ул
17-04-2018 :: Республика
Театрлы шәһәр ул
Төбәктә бердәнбер тәҗрибә
17-04-2018 :: Республика
Төбәктә бердәнбер тәҗрибә
“Ел кешесе”нә – ун яшь
17-04-2018 :: Республика
“Ел кешесе”нә – ун яшь
Кемнәр табышлы эшли?
28-03-2018 :: Республика
Кемнәр табышлы эшли?








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»