Кызыл таң » Республика » 17-04-2018: “Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләре...”

“Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләре...”

“Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләре...”Узган ел районда комплекслы социаль-икътисади үсеш программасы буенча 134 чара гамәлгә ашырылган, шуларның 125е ахырына җиткерелгән. Моның өчен 6 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән. Район хакимияте башлыгы Айдар СУФИЯНОВ белән төбәкнең икътисади үсеше турында сөйләшәбез.

– Айдар Рифгатович, сәнә­гать куәт­ләрен саклап калу һәм үстерү, яңа эш урыннары булдыру максатында районда нинди эш-гамәлләр башкарыла?
– Район икътисадына инве­сти­цияләр җәлеп итү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Банкротка чыгып, ябылган предприятиеләр базасында яңаларын булдыру максатында инвесторлар белән сөйләшүләр алып барабыз. Уңай нәтиҗәләр бар: “Нефтемашавтоматика” җәмгыяте элекке “Туймазыпыяла” предприятиесе террито­риясендә эш башларга ниятли. Икмәк комбинаты мәйданна­рында автомобильләр ремонтлау һәм запас частьләр җитештерү комплексы төзү планлаштырылган. “Гофро-Пак” җәмгыяте төбәкнең эре предприятие-ләрен җәлеп итү максатында гофрокартон җитештерүне киңәйтү эшләрен башлады. “РиаПласт” җәмгыяте МКР контейнерлары җитештерүнең тулы циклын оештыру проекты өстендә эшли. “САВА” ит комбинаты сөт заводы төзүне планлаштыра.
Бүген район территориясендә гомум инвестицияләр күләме 4 миллиард сумнан артык булган 28 проект гамәлгә ашырыла. Районның ниятләр портфелендә 2 миллиард 722 миллион сумлык 5 проект тупланган.

– Димәк, кече һәм урта бизнес район икътисады үсе­шендә төп урыннарның берсен били?
– Эшкуарлык тармагында 4400 субъект эшчәнлек алып бара. Аларда 18 меңнән артык кеше хезмәт сала. Бу – районда яшәүче эш яшендәгеләрнең 30 проценты, барлык төр предприя­тиеләрдә һәм оешмаларда эшләүчеләрнең яртысы диярлек.
Эшкуарлык предприятиеләре республика һәм Русия күләмендә уңышларга ирешә. Узган ел “САВА” ит комбинаты продукциясе “Агрокомплекс-2017” 27нче халыкара күргәзмәдә, “Башкорт­станның иң яхшы товарлары” республика конкурсында, “Без­нең бренд” продуктлар фестива­лендә алтын медальләр яулады. “Русиянең 100 иң яхшы товары” Бөтенрусия конкурсы кысаларында комбинатның 6 төр продукциясе дипломнарга лаек булды. “Тәм-томнар фабрикасы” икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 19 җитештерүчебез азык-төлек продукциясенә “Башкортстан продукты” билгесе кую хокукына ия.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, узган ел район предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният учреждениеләрен ремонтлауга, район чараларын оештыруга 4 миллион сумга якын хәйрия ярдәме күрсәтелгән.

– Районда кече һәм урта бизнесны үстерүгә акчалата ярдәм күрсәтү программасы да уңышлы эшли.
– Әйе, узган ел 7 эшкуарлык субъекты районнан 2 миллион сумга якын ярдәм алды. Моннан тыш, 45,3 миллион сумлык төбәк ярдәме бирелде. Шуның 40 миллион сумнан артыгы – республиканың эшкуарлыкны үстерү фондыннан, 5 миллион сумы – микрофинанслау.
Республикада инвестицион мохитне яхшырту буенча проект офисы эшчәнлеге кысаларында икътисади үсеш министры С. Новиков җитәкчелегендә районның кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре белән “түгәрәк өстәл” төрендә киңәшмә үтте. Узган елда эш башлаучы малтабарларга планлаштыру, хокук, маркетинг ярдәме күрсәтү максатында Бизнесны алып баруда булышлык үзәге ачылды.
“Эш башлаучы фермер” программасы буенча конкурс ко­миссиясенә – 6, кредитлау буенча – 58, дәүләт ярдәме алу өчен 39 документлар тупланмасы әзерләнде.

– Район һәм шәһәр иртә яздан көзгә кадәр зур төзелеш мәйданын хәтерләтә.
– Узган елда торакны файдалануга тапшыру күләмнәре буенча район муниципаль берәм­лекләр буенча – алтынчы, шәһәр округларын исәпләмичә икенче урыннарны били. Районда 8 күпкатлы, 510 шәхси йорт сафка кертелде.
Коммерция төзелешеннән тыш, бездә зур социаль программалар гамәлгә ашырыла. Узган елда Халыкны искергән торактан күчерү буенча максатлы программага ярашлы 37 йортта яшәүчеләр яңа фатирлар алды. Быел андый йортлар саны 52 булыр дип планлаштырыла. Әлеге программа кысаларында 3нче төзелеш идарәсе һәм республиканың Торак төзүне үстерү фонды тарафыннан районда күпкатлы 5 йорт төзелде.
Гражданнарның ташламалардан файдаланучы категориясен торак белән тәэмин итүдә зур эш башкарыла. Шундый юнә­лештә 147 җир участогы бүлеп бирелде. 24 ятим бала фатирлы булды. 96 яшь гаиләгә торак төзү яисә сатып алу өчен 43 миллион сумлык сертификатлар тапшырылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан 8 кешенең дә торак мәсьәләсе хәл ителде. Авыл җирендә яшәүчеләргә федераль программа кысаларында торак төзүдә дәүләт ярдәме бирү турында 19 таныклык тапшырылды.
Башкортстанның 100 еллыгына планлаштырылган 100 объектның дүртесе безнең районда төзелә. “Башнефть” җәм­гыятенең финанс ярдәме белән “Туймазы-Арена” боз комплек­сының икенче чираты файдалануга тапшырылды. “Транснефть” Кандра авылында физкультура-савыктыру комплексы төзи.

– Алда тагын да зуррак һәм күбрәк төзелеш һәм төзек­ләндерү эшләре көтә.
– Матур планнар белән яшибез, әлбәттә. Балалар поликлиникасын төзү – күптән өлгереп җиткән мәсьәлә. Яңа “Чулпан” микрорайонында яңа мәктәп кирәк булса, 5нче мәктәпне реконструкцияләү дә көнүзәк. Биологик чистарту корылмалары, инженер челтәрләре, юллар, Өсән елгасы аша күпер һәм тагын бик күп объектларда төзү-төзекләндерү эшләре көтелә, чөнки тормыш дәвам итә.

Кире күчергәБасып чыгарырга