Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Виртуоз...”

29.03: “Виртуоз...”

“Виртуоз...”Дөньяның иң оста кубызчысы Роберт Заһретдинов турында документаль фильм төшерелде.

Башкортстан дәүләт филармониясенең зур залында күренекле музыкант һәм педагог, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дөньяның виртуоз кубызчысы” исемен яулаган Роберт Заһретдиновның тормышына һәм иҗатына багышланган “Виртуоз...” дип аталган документаль фильм белән танышу кичәсе булды.


Халкыбызның милли уен коралы булган кубызда уйнавы белән бөтен дөньяга танылган якташыбыз күп кенә илләрдә чыгыш ясап, тәү карашка гап-гади шушы уен коралының гаять зур мөмкинлекләрен бөтен музыка дөньясына күрсәтә алды.
1991 елда Якутск шәһәрендә узган Бөтендөнья традицион халык уен кораллары фестива­лендә Роберт Заһретдинов “Дөньяның виртуоз кубызчысы” дип танылды. 1998 елда Австриядә үткән фестивальдә яуланган “Кубыз буенча халык­ара класслы мастер” дигән дәрәҗәле исем аңа дөнья­ның теләсә кайсы илендә (мәсәлән, Авст­риядә, Бельгиядә, Болгариядә, Гол­ландиядә, Польшада, Швей­цариядә) музыка уку йортларында осталык дәресләре алып бару хокукы бирде. Ул шулай ук Германиядә, Италиядә, Мон­­голиядә, Нор­вегиядә, Финлян­диядә гастроль­ләрдә булды.
Уфаның 2нче музыкаль-педагогия училищесында эшләгән чорда Роберт Абдрахман улы, агач кубыздан электрон төрдәгегә кадәр яңа модификацияләр уйлап табып, камилләштереп, бу уен коралында башкару сәнгатен яңа биек-леккә күтәрде. Кубызның байтак кына төрләрен эшләп, аларга дәүләт патентлары алды.
Республикабызның Мәдәният министрлыгы һәм “Башкортостан” киностудиясе катнашлыгында төшерелгән, режиссеры һәм операторы Радик Килмәмәтов булган “Виртуоз...” документаль фильмы Роберт Заһретдиновның тууына 85 ел тулуга багышлана.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»