Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

16.04: Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

Халыкка хезмәттә йөзмәктә…Уфадагы 3нче җәмигъ мәчет

Мөселманнар тарафыннан сайлап куелган Гыйльман Габделкәримов һәм Исхак Бикбулатов губерна идарәсенә шәһәрдә 3нче җәмигъ мәчете төзү турында рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. Мөрәҗәгатькә мәчетне төзү һәм анда дини хезмәт үтәячәк имамга яшәү шартлары тәэмин итү өчен чыгымнарны үз өсләренә алырга риза 215 кешенең култамгасы салынган була. Уфа губерна идарәсе 1900 елның 23 ноябрендә Нижегородка бистәсендә җир бирү турында карар чыгара: “...мерою по Воздвиженской улице 24 сажени, по Гурьевской и Кузнецкой улице 17 и 5 сажен, а всего в площади 420 сажен”.
Диния нәзарәте чакыруы буенча Мөхәммәтсабир Хәсәни Уфа шәһәренә күчеп килә. Нәзарәттә имтихан тапшырып, имам-хатыйб һәм мөдәррис булып тәгаенләнә. Түбәндәге документлар шул хакта сөйли:
“Оренбургское магометанское Духовное собрание.
15 апреля 1903 года
В Троицкое Уездное полицейское управление
Магометанское Духовное Собрание просит Полицейское управление объявить крестьянину Самарской губернии, Бугурусланского уезда Сук-Карамалинской волости д. Надыровой Мухамадсабиру Мухаметзянову Хасянову, проживающему в медресе при 5-й соборной мечети гор. Троицка, чтобы он явился в присутствие Духовного собрания для испытания, предложив ему вместе с сим или лично представить удостоверения о поведении своем и прохождении наук от того мударриса или мугаллима, у которого он обучался и о последующем Собрание уведомить”.
“...Слушали: Предложение Уфимскаго Губернскаго Правления от 22 марта 1903 года за № 1044, коим, с препровождением приговора прихожан третьей соборной мечети города Уфы об избрании в хатыпы к их мечети крестьянина деревни Надыровой, Бугурусланского уезда, Мухамедсабир Хасянов, предлагает Духовному Собранию подвергнуть испытанию в знании правил магометанской религии названного Хасянова и о результатах испытания донести сему правлению, вместе со своим заключением о том, встречается действительная надобность в определении хатыпа к означенной мечети и не имеется со стороны Духовного Собрания препятствий к назначению на эту должность. Мухамедсабир Хасянов 21 апреля 1903 года в Собрание явился и по испытанию оказался быть способным имамом-хатыпом и мударрисом.
Справка: Уфимская третья соборная мечеть разрешена постройка 23 ноября 1900 года.
Приказали: Оказавшимся по испытанию Мухамедсабира Хасянова, с возвращением присланного приговора и с представлением 60 коп., представленных Хасяновым на предмет написания ему на духовное звание указа, донести Уфимскому Губернскому Правлению, присовокупив, что в определении хатыпа в Уфимскую третью соборную мечеть встречается действительная необходимость и к назначению на эту должность имам-хатыпом и мударрисом со стороны Духовного Собрания препятствия не имеется”.
“МВД Уфимскаго Губернскаго Правления.
Оренбургскому магометанскому Духовному собранию.
Первое отделение Губернскаго Правления, с утверждения Г. Губернатора, дает знать Духовному собранию, к сведению, что к 3-ей Уфимской соборной мечети, в городе Уфе утвержден хатыпом крест. дер. Байкиевой Бугурусланского у. Самарской губ. Мухамедсабир Мухаметзянов Хасянов и муадзином Стерлитамакский ... Габдулла Нугуманов Габдулкаримов, в чем и выдан указ на духовное звание, от сентября 2 дня 1903 года, 1-му за № 5290, 2-му за № 3291”.

1903 елның көзендә, Нижегородка бистәсенең Воздвиженская урамында (әле Лесопильная урамы, 34, анда спорт мәктәбе һәм китапханә урнашкан) татар җәмәгатьчелегеннән җыелган акчага бер манаралы ике катлы таш мәчет салына.
Рәмзис Кадыйров һәм Раушания Акчуринаның 2015 елда Бөгелмәдә дөнья күргән “Игелекле бай” китабында бәян ителүенчә, хәйриячелек, милли мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән атаклы татар байлары Хөсәеновлар, Апанаевлар, Акчуриннар, Рәмиевлар, Юнысовлар белән бергә Хәкимовларны да телгә алырга кирәк. Шәҗәрәсе данлыклы Түнтәр авылына (Татарстанның Балтач районы) нигез салучылар – Янгол бабаның алты баласының берсе Үкәчегә барып тоташкан Габделхәким Габделхалик улы нәселе вәкилләре татарның хәйриячелек тарихында тирән эз калдырган.
Даими рәвештә Уфада яшәп, сәүдә эше белән шөгыльләнсә дә, Габделлатыйф Хәкимов 1893 елга кадәр Түнтәр авылы крестьяны булып саналган, 1893-1904 елларда – икенче гильдияле Малмыж сәүдәгәре, 1904 елдан соң гына ул гаиләсе белән тулысынча Уфага күченгән һәм беренче гильдияле Уфа сәүдәгәренә әверелгән. Габделлатыйф Хәкимов Түнтәрдә, Малмыжда, Бөгелмәдә, Уфада, Ырынбурда кибетләр тоткан, Петербург белән дә элемтәдә булган.
Габделлатыйф Хәкимов, аның гаиләсе хәйриячелектә актив катнашуы белән данлыклы. Ул 1906-07 елларда Уфа шәһәрендә “Әл галәми әл ислами” (“Ислам дөньясы”) дигән гәзитне чыгаруны финанслый. Уфаның 3нче мәчетен төзү эшенә үзеннән акчалата зур ярдәм күрсәтә. Уфа имамы Мөхәммәтсабир Хәсәновның “Вакыт” гәзитендәге мәкаләсендә (1906 ел, 7 октябрь) шул чорның атаклы сәүдәгәрләре һәм гади кешеләрнең мәчет төзелешенә матди ярдәм итүләре сурәтләнә. Мәкаләдә китерелгән саннардан күренүенчә, бу мәчет төзеле-шенә иң зур иганә керткән кеше сәү-дәгәр Габделлатыйф Хәкимов булган: “Уфа шәһәрендә булган өченче мәчетнең планы вилаят мәхкамәсеннән 1901 ел 30 апрель 532 номерда тасдыйк ителмеш вә 1903 ел тәмам булып, 24 ноябрь җомга намазы укылып, ачылмыштыр.
...Моның өстенә Уфаның сәүдәгәре Габделлатыйф Хәкимов 600 сум мәчет түбәсе ябар өчен һәм моңа кирәкле агачларны биргән. ...Уфаның үзеннән 1590 сум җыелган, шуның эченнән Габделлатыйф Хәкимов биргән 1000 сум. ...Хәкимовтан мич өчен алынган 100 сум”
.
Гәзитнең шул ук санында Уфа шәһәрендә Хәкимов тарафыннан ният ителгән 4нче мәчеткә нигез ташы салыну хакында язылган: “Ошбу сентябрь 22нче көн иртә сәгать 9да Хәкимов тарафыннан бинасы касд ителгән мәчет җәмигъ нигезе корылырга башланып, әүвәле ташны салдылар. Мөфти вә казыйлар, ахун вә мөдәррисләр вә башка мөгътәбәр затлар хозур булдылар. Бу мәчет өчен рөхсәт алмак күп мәшәкатьле булды. Имди гыйбадәт илә мәгъмүр булып, янында мәктәп вә мәдрәсәләр һәм булсын иде... Нигез салмак мөнәсәбәте илә Коръән Шәриф укылды”.

(Дәвамы. Башы гәзитнең 42нче санында).

Фәнүз Хәбибуллин.





Басып чыгарырга



Рухыбызда – Рамазан!
18-06-2018 :: Рухият
Рухыбызда – Рамазан!
"Мифны җимерүче роман"
5-06-2018 :: Рухият
"Мифны җимерүче роман"
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»