Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Сибай филармониясенең “беренче карлыгачлары”

19.04: Сибай филармониясенең “беренче карлыгачлары”

Сибай филармониясенең  “беренче карлыгачлары”Чирек гасыр узганнан соң (Сибай филармониясе быел нәкъ шул яшен тутыра), бу мәдәният учагы ачылуның Урал аръягының мәдәни тормышында никадәр җитди һәм мөһим этап булуы аңлашыла. Бу күренекле дата уңаеннан без филармониянең нигез ташларын салучыларның истәлекләрен яңартырга, барысын да искә төшерергә булдык.
Әйткәндәй, 1995 елның 1 гыйнварыннан Сибай шәһәр филармониясе Башкортстан дәүләт филармониясенең филиалы дип үзгәртелеп, 1998 елда республиканың Министрлар кабинеты карары белән “дәүләт” статусын алды.


Клара Ягафәрова,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сибай шәһәре хакимияте мәдәният бүлегенең
элекке мөдире:

— Миңа Зиннур Ярмө­хәммәтов белән Светлана Хәйбуллина җитәкчелек иткән иҗади, эшсөючән коллективта эшләү бәхете тиде. Мәдәниятне үстерү мәсьә­ләләрендә Зиннур Гобәйдулла улы бик еракка алга карап эш итә белә иде, актив ярдәмләште. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә хуплады. Үзен каядыр чакырсалар, тәҗрибә туплау өчен мине дә ала иде. Ул елларда мәдәният барлык “фронтлар”да да алга барды. Чынлап та, ул чакта без 11 мәдәният учреждениесе ачтык. Беренче чиратта, бу — филармония, “Чулпан” балалар театры, Сәнгать училищесы филиалы, Урал аръягының сәләтле балалары өчен Сәнгать институты каршында музыка мәктәбе филиалы, художество гимназиясе, сәнгать мәктәбе, музыка мәктәбе каршында балалар өчен бию студиясе, язучылар һәм рәссамнар берлекләре...
Ай саен фольклор ансамбльләре, курайчылар, гармунчылар, җырчылар, биюче һәм сәнгатьле укучылар өчен ниндидер конкурслар оештырырга тырыша идек. Шәһәргә еш кына Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе рәссамнарын чакырып, аларның эшләрен күргәзмәгә чыгардык. “Шәһәр көне”, “Сабантуй”, “Ирәндек моңнары” кебек күп чаралар беренче тапкыр узды. Шәһәр шартларында урак һәм сабан бәйрәмен үткәрү авырлыгын оештыручылар үзләре генә беләдер! Бу вакытта Альмира Куватованы искә алырга кирәк, аның иҗади илһамы барыбызны дәртләндерә иде.
Искитмәле вакыт иде! Берәр чарага әзерләнгәндә Альмира Шәриф кызы белән еш бәхәсләшә идек, хәтта сүзгә килгән чаклар да булды. Башкача аралашмасбыз кебек тоела иде. Әмма юк — чара узу белән кочаклашабыз, бер-беребезне котлыйбыз. Бу талантлы кешедә шул аеруча ошады миңа — эштәге капма-каршылыкны ул беркайчан да шәхси мөнәсәбәтләргә күчермәде.
Шәһәр күләмендә чаралар оештырырга һәм үткәрергә драма театры директоры Дамир Галимов, башка мәдәният учреждениеләренең җитәкчеләре нык ярдәмләште.
Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итү бигрәк тә истә калды. Миндә митинг үткәргән урыннан “Труд” стадионына кадәр “тере коридор” булдыру идеясе туды. Фронтовикларны юл буенда шарлар, чәчәкләр тоткан кешеләр сәламләргә тиеш иде. Митинг барган арада, бу юлны үзем үтеп карарга булдым. Юлның ике ягында да шат йөзле, бәхетле кешеләрне күреп, тыела алмадым, еладым — барысы да теләгәнчә килеп чыккан иде...

Филармония — тормышыбызның бер өлеше

Барысы да нидән башланды соң? Берчак хезмәттәшләр белән шулай сөйләштек: “Ә үзебездә филармония ачсак? Без Стәрлетамактан киммени?” Шул чакта (әйтерсең, ишетеп торган!) мине Зиннур Гобәйдулла улы чакырып алды. Дөресен әйткәндә, баштарак бик авырга төште, чарасызлыктан елаган чаклар да булды. Аппаратура да, костюмнар да, акча да юк... Әмма без башладык! Уфага артистлар эзләп киттек. Алар килде, хакимият башлыгы белән очрашты.
Беренче концерт 1994 елның гыйнварында узды. Шул ук елның мартыннан музыка училищесының кичәге студентлары Нәсимә белән Азамат Тимеровлар, Лилия Ишемьярова, Саньяр Мәүлеткулов, Чулпан Әскарова, Айтуган Дәүләткирәев, Илшат Яхин җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры, Гөлназ Акназарова җитәкчелегендәге бию коллективы беренче гастроль­ләренә чыга башлады. Соңыннан гына әле алар республика, халыкара конкурслар лауреатлары, атказанган һәм халык артистлары булачак. Соңрак филармониянең тугыз артисты “Башкортстанның атказанган артисты” булды, Азамат Тимеровка Башкортстан Президенты указы белән “халык артисты” исеме бирелде.
Франциягә сәяхәт — аерым тарих. 40 көн буена әллә кайда түгел — Парижның үзендә! Дүрт фестивальдә катнаштык. Онытылмаслык көннәр булды! Кичләрен барыбыз да арыйбыз... Ә филармониячеләр: “Эх, бишбармак булсын иде хәзер!” — ди. Һәм мин пешеренергә, токмач кисәргә тотынам. Ресторанда бергәбез: француз пешекчеләре урыс телен белми, мин — аларныкын. Шулай да “тәмле ризык теле” безне берләштерде. Кырык көн дә күтәренке рухта узды.
Коллектив хезмәт, уртак җаваплылык үзенекен сиздерә иде. Әлбәттә, монда шәһәр мәдәниятен һәм мәгарифен актив хуплаган Зиннур Гобәйдулла улын, филар­мониянең беренче директоры Фатих Хөснетдиновны һәм соңрак аны алыштырган Ринат Ишмуллинны, 2004 елдан — Вәкил Йосыповны, беренче художество җитәкчесе Альмира Куватованы, бию ансамбле җитәкчесе Гөлназ Акназарованы, биючеләр Чулпан Әскарова белән Айтуган Дәүләткирәевны билгеләргә кирәк.

“Ирәндек моңнары”

Филармониянең исем туен үткәргәндә Уфадан зур кунаклар килде. Икенче көнне хакимият башлыгы аларны үзендә кабул итте. Шунда кунаклар җырчыларны һәм филармонияне халыкка таныту максаты белән төбәктә җыр конкурсы үткәрергә тәкъдим итте. Башлык тиз генә бу бәйгегә исем уйлап табарга кушты. Уфада “Урал моңы” булгач, бездә “Ирәндек моңнары” булыр инде, дип тәкъдим иттем мин. Конкурсыбыз шул вакыттан яшәп килә. Аталышы да ятышлы булды, үзгәрмәде.
“Ирәндек моңнары” белән бәйле авыр хатирәләр дә бар. 19 майда җиңүчеләрнең гала-концертын үткәрергә тиеш идек. Иртүк өйдән чыгып барганда, телефон шалтырады. Апам кайгылы хәбәр җиткерде: әниебез үлгән. Беренче минутларда ниләр кичергәнемне дә хәтерләмим. Аннары үземне кулга алдым да, ничек булса да чараны үткәрергә кирәк, дигән карарга килдем.
Кич, концерт барганда, шәһәр прокуроры Карачурин, бик игътибарлы кеше буларак: “Ни булды? Барысы да яхшы бара бит, шулкадәр кайгырмагыз инде”, — диде. Мин аңа әниемнең үлүе турында әйттем. Вакыт узгач, шушы очрашуны искә алып, мине юатырлык сүзләр тапты ул.
Гомумән, яхшы кешеләрдән уңдым. Якыннарымның аңлавыннан, ярдәменнән башка мин берни дә эшли алмас идем. Алар мине шәхес буларак үстерде, яшәргә, эшләргә, нык булырга өйрәтте. Барысына рәхмәтлемен!

Альмира Куватова,
Сибай дәүләт филармониясенең
элекке художество җитәкчесе:

Без — беренче карлыгачлар!

— Алдан ук шуны әйтәм: Клара Закир кызы Сибай дәүләт филармониясенең генә түгел, ә “беренче карлыгач”ларыбызның да бер генә концертын да калдырганы юк. Чөнки аңарга моңга, җырга, сәнгатькә, матурлыкка мәхәб­бәт салынган. Һәр очракта да ул артистларның казанышларына, уңышларына куана, аларның ничек эшкә килеп, әле нинди булуларын ассызыклый.
Мин бер генә эш — филармония белән шөгыльләндем. Калганы барысы да Клара Закир кызы өлешенә төште. Ул бер үк вакытта музыка училищесы, сәнгать училищесы һәм институтына кураторлык итте. Эшен белеп, югары һөнәри осталык белән башкарды, барысы да килеп чыга иде. Башка чиновниклардан аермалы буларак, кирәкле кагыйдәләргә таянып эшли белде, шул ук вакытта иҗади, әдәпле кеше булып калды. Ул игътибарлы булып, сүзеңне бүлдермичә тыңлый белде. Проект аның өчен кызыклы булса, һичшиксез, ярдәм итәчәген белдек. Бүген яшәп килүче күп проектлар — шул еллар башлангычы.
Чараларны әзерләгәндә районнарга да чыгарга туры килде. Әйтик, шәһәр шартларында Сабантуй үткәргәндә беренче чиратта ярышлар күзаллана. Бер конкурс шартлары буенча киленнәр көянтә һәм чиләкләр белән су ташырга тиеш иде. Үзебездә көянтәләр тапмагач, Клара Закир кызы белән күрше Култабан авылына чыктык. 15ләп көянтә табып алып кайттык. Шәһәрдә нинди Сабантуй булсын, дип шикләнүчеләр булса да, бәйрәм барысына да ошады.
Без, мөгаен, Сибайда филармония ачкан “беренче карлыгач”лардыр. Төннәрен аякларны тоймаган хәлгә җиткәнче репетицияләр оештырдык, биедек. Безгә балаларын ышанып тапшырган, төнгә кадәр барган репетицияләргә, ерак сәфәрләргә риза булган ата-аналарга бик рәхмәтлемен. Филармониябез шулай туды!

Клара Ягафәрова:
Тагын бер ачышыбыз —
“Чулпан” балалар театры

— “Чулпан” да 1996 елда “дәүләт” статусы алды. Ә моңа кадәр зур булмаган иҗат коллективы “Риваятьләр һәм хикәятләр студиясе” дип аталды. Аңа ул чакта республиканың атказанган артисты, бик талантлы кеше Хәниф Сафин җитәкчелек итте. Аның ярдәм белән куелган “Таһир һәм Зөһрә”, “Өзелгән туй”, “Гөлбәдәр” спектакльләре зур уңыш казанды. Кызганычка каршы, Хәниф Сафин якты дөнья белән иртә хушлашты.
Театрга режиссер Альмира Куватова килү белән репертуар тагын да баеды, гастрольләр географиясе киңәйде. Иҗат коллективлары республика фестивалендә беренче тапкыр катнашса да, “Чал Урал — могҗизалар иле” спектакле белән “Чулпан” тамашачыларның да, жюриның да югары бәясен алды.
“Чулпан” ул елларда, чын мәгънәсендә, балалар һәм яшьләр өчен мәдәни үзәк булды. Көндез иң бәләкәй тамашачылар өчен чаралар оештырылса, кичләрен тематик кичәләр, концертлар, конкурслар, яшьләр өчен фестиваль­ләр узды. Бу эшләргә рухландыручы кабатланмас Альмира Шәриф кызы булды. Талантлы режиссер янәшәсендә театрның беренче актерлары үсте: җырчы һәм үз җырларын башкаручы Мәхмүт Биккулов, актерлар Альбина Таһирова, Фиргать Гатауллин, Арслан Гафаров, Башкорт­станның атказанган артисты Фиүзә Сафина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәлләм Мусин һәм башкалар.
Театрда спектакльләр аншлаг белән куелды. Әйтик, Рәсимә Ураксина пьесалары зур уңыш казанды. Беренче спектакльләргә музыканы Салават Низаметдинов, Хисмәт Дәүләтов, Әлфия Зиннурова язды, сәхнә бизәлешен Наил Байбурин, Азамат Гыйләҗев, Альберт Мостафин башкарды, биюләрне Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Бикбирдин куйды. 2001 елда коллектив “Колынчак” балалар театрлары фестива­лендә катнашты һәм берьюлы өч номинациядә приз яулады.
Балалар театрының бүген дә тулыканлы тормыш белән яшәве, яшь тамашачыларга матур спектакльләр бүләк итүе куанычлы хәл.
Сибай дәүләт филар­мониясенең 25 еллыгы уңаеннан хезмәттәшләремә иҗади канатлар, күңел күтәренкелеге һәм куанычлар телим!

Мәүлидә Якупова язып алды.
Уфа шәһәре.





Басып чыгарырга



Бормаланып ага безнең тарих
Сегодня, 00:00 :: Рухият
Бормаланып ага безнең тарих
Рухыбызда – Рамазан!
18-06-2018 :: Рухият
Рухыбызда – Рамазан!
"Мифны җимерүче роман"
5-06-2018 :: Рухият
"Мифны җимерүче роман"
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»