Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Күңелендә дөнья гаме

26.04: Күңелендә дөнья гаме

Күңелендә  дөнья гамеБулдыклы эшкуар Фәнир Галимов тормышта һәрьяклап үрнәк күрсәтеп яши.

Журналист эшчәнлегемә бәйле, аның белән күп тапкырлар очрашканым бар. Беләм, дистәләрчә кеше дә эшли алмаган гамәлләрне башкара. Кайчан өлгерә дә, ничек дәрманы җитә диген?! Ә игелекле эшләре турында төпченеп сорый башласаң, үзе турында сөйләргә яратмый. Әнә миңа ярдәм итүчеләр, теләктәшләрем сөйләсен дип, янындагы аркадашларына җибәрә. Сүзем “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, Туймазы районы “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнир Галимов турында. Ул әле республика торак пунктларын, Русия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен дә җитәкли.


Җаны-тәне белән авыл егете

Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Иҗатын ул төп эше белән бергә алып бара. Фәнир Гыйльметдин улы — даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе. Русия­нең мактаулы энергетигы исемен йөртә. Шулай ук, ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар­станның атказанган артисты, Туймазы шәһәре­нең шәрәфле шәхесе. Җырлар җыентык­ларыннан тыш, “Яшәүләрем – җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!”, “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китаплары авторы.
Фәнир Галимов – җаны-тәне белән авыл егете. Кайдадыр шәһәр җирендә уңайлы шартларда яшәүне күз алдына да китерә алмый. Кечкенәдән авыр эшләрне дә үз җилкәсенә алырга өйрәнгән тырыш үсмер изге чишмә суын эчеп, печән чабып, утын әзерләп, мал карап үсә. Шуңа да авыл хуҗалы­гының һәммә нечкәлек­ләрен белә ул. Туган авылында, ата-баба җирендә оештырылган “Йолдыз” хуҗалыгы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльлә­нә, ат асрап, кымыз җитеш­терүне дә үз­ләштерәләр.Туган төбәген төзекләндерүгә биниһая күп көч салган җитәкче, көндәлек икътисад мәшәкатьләреннән тыш, рухи дөнья, милләтебез хәстәр­лек­ләрен, мәгариф, тел мәсьә­ләләрен дә күз уңыннан ычкындырмый. Төмәнәкнең зур юбилейлары уңаеннан ул оештырган тантаналарда Австралия, Кытай, Финляндия, Латвия, Казахстан татарлары, ут күрше­ләребез татарстанлылар катнаша килде.

“Сәләт” аланы
Башкортстанда да уңышлы эшли

Татарстанда киң билгеле “Сәләт” фонды аланнары чит төбәкләрдә дә зур кызыксыну уята. Башкортстан татар балалары моңа кадәр “Сәләт”нең Биләрдәге фестивалендә катнаша килде. Ә менә Башкорт­стан­ның үзендә шундый алан­ның ачылуы турында хыяллана гына иде алар. Ниһаять, хыяллар чынга ашты – берничә ел элек ямьле Кандракүл буенда оештырылды җәйге ял. Аны “Сәләт” фонды белән берлектә “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге хәстәрли. Шулай ук милләтнең асыл егете Фәнир Галимов та игелекле эшкә үз ярдәмен күрсәтә.
— Минем әлеге проектка алынуыма милләт балаларының ана теле­безгә игътибары кимүе этәргеч бирде. Оныкларым өчен дә ояла башлаган идем. Минем белән урыс телендә сөйләшергә кереш­сәләр, эчем поша башлый. Мин сезне аң­ламыйм, дип, алар белән татарча сөйлә­шергә, аларны өйрәтергә тырышам. Ә инде Татарстандагы “Сә­ләт” аланна­рының уңышлы эшләп килүен күргәч, үзебездә дә бу изге эшкә алынырга булдык. Нәтиҗә­ләр бар инде. “Сәләт-Кандракүл” аланына бер килгән балалар икенче елны да, өченчесендә дә килде, — ди Фәнир Гыйльметдин улы.
“Сәләт-Кан­дракүл” аланы табигатьнең хозур төбәгендә урнашкан. Бу үзе үк күңелле һәм рәхәт ялга мөмкинлек тудыра. Әмма балалар ял итеп кенә калмый, көнозыны әллә күпме шөгыль таба. Һәммә чаралар белемне арттыруга һәм сәләтне үстерүгә юнәлтелә. Башкорт­станның төрле якларыннан ел саен җәмгысы 80 бала килә тәүге аланга. “Сәләт” — дөрестән дә төрле маһир­лыкларны үстерү мәйданы. Спортка да күп вакыт бүленә. Волейбол, футбол, теннис һәм башка спорт төрләре зур урын алып тора. Ә инде су коену өчен янәшәдә генә Кандракүл ялтырап ята. Биредә тәрбияләнгән сәл­кешләрнең иң яхшылары дип табылган балалар исә ел саен Биләрдәге фести­вальгә бара.

Татар үзәге ишекләре
һәркемгә ачык

Туймазы районы һәм шәһәре татарлары тормышында ис­тәлекле вакыйга булды. Биредә “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге эшли башлады. Үзәк бинасы һәр эшкә төптән җигелүче Фәнир Галимов тырышлыгы һәм финанславы белән төзелә. Әлеге мәһабәт бина әллә каян балкып тора. Төбәк татар­ларының җые­лышып төрле чаралар оештыруы өчен шундый бер милли үзәк булдыру хыялын күптән күңелендә йөрткән ул. Тарихи-мәдәни үзәкнең ачылуын өлкән буын мил­ләттәшләребез аеруча хуплап каршы алды. Балаларыбыз биредә милли рухны сеңдерер, төрле чараларда катнашыр, ди алар. Биредә төрле түгә­рәкләр эшли. Балаларны туган тел серләренә төшен­дерүче, шулай ук татарча җырларга һәм биергә өйрәтүче белгечләрне чакырганнар. Алар малай һәм кызларга сабаклар бирә. “Җидегән йолдыз” татар вокаль ансамбле җитәкчесе Айгөл Корбанова малай һәм кызларга татар телен җыр аша өйрәтү максаты куя. Тагын бер күңелле яңалык – “Тәртип-ФМ” радиоканалын эшләтеп җибәрделәр. Анда нигездә татар халык җырлары һәм элекке елларда популяр булган эстрада әсәрләре яңгырый.
Биредәге зур булмаган тамаша залында төрле әдәби-музыкаль кичәләр, кызыклы очрашулар оештырыла. Үзәктә укытучылар да еш кунак. Шәһәрдәге һәм райондагы татар теле укытучылары белән бергә башкорт мөгаллимнәрен дә уртак чараларга чакыралар. “Тел – милләт көзгесе” исемле “түгәрәк өстәл” аеруча фәһемле үтә. Милли мәгарифтәге хафага салган бихисап мәсьәләләр күтә­релә анда. Мәктәпләрдә, аеруча шәһәрдәге белем учакларында татар һәм башкорт балаларына ана телен укыту кыенлыклары артканнан-арта. Ике атнага бер татар теле дәресе һәм бер әдәбият дәресе белән генә ана телен өйрәтү мөмкин түгел. Укыту методикасы заманга яраклаштыруны таләп итә. Татар һәм башкорт телләрен укытуда яңа алымнар кирәк. Башлангыч сыйныфларда уен техноло­гияләрен куллану зарур. Кыскасы, тәҗрибә уртаклашу һәм проблемаларны уртага салып сөйләшү бу.

“Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” ил күләменә чыга

Туймазы районында һәм шәһәрендә гармунчы-җырчылар арасында “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле төбәкара конкурслар оештыруда да Фәнир Галимовның теләктәшлеге һәм матди ярдәме зур. “Соңгы елларда илебезнең эчке һәм тышкы тормышында, әдәбият-сәнгать, мәдә­ният дөньясында да җитди үзгәрешләр бара, – ди Фәнир әфәнде. — Әмма нинди генә шартларда да без үзебезнең борынгы рухыбызны, милли моңнарыбыз­ны, туган телебезне, гаять бай, ата-бабаларыбыздан калган бәһа биреп бетергесез зур мирасыбызны онытырга тиеш түгелбез!”
Әлеге бәйге күренекле җыр­чы, тальянчы Фән Вәлиәхмәтов башлангычында уза. Исеменнән үк күренүенчә, бу конкурста сәнгать осталары үзләре музыка коралында уйный, үзләре үк җырлый да. Ә уен коралына килгәндә, алар ике генә төрле – тальян һәм ике рәтле гармун. Бәйгенең беренчесе 2014 елда узды. Сәнгать сынавын Фән Вәлиәхмәтов үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештыра. Иҗади конкурста, Башкортстаннан тыш, илнең башка төбәкләреннән, хәтта Воркута шәһәреннән дә килүчеләр бар. Ә быел исә конкурс, Русия күләменә чыгып, аның сайлап алу туры да, Гала-концерты да Казанда узды. Киләчәктә матур бәйге үз колачын тагын да киңрәк җәячәк дип өметләнә оештыручылар.

“Бабай утары”
туристларны җәлеп итәчәк

Соңгы елларда илебез­нең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез тарихи хә­теребезне яңарту, аны яшьләргә җиткерү тәңгәлендә байтак игелекле эшләр башкара. Төрле чорлардагы татар авыллары кү­ре­нешләрен гәү­дә­ләндерүче татар утарлары, татар ишегаллары булдыру да шулар исә­беннән. Төмәнәк авылы янында да шундый тарихи урын булдырылды. “Бабай утары”н да Фәнир Галимов төзетте. Ул соңгы өч гасырны бергә тоташтыра. Бабайларыбыз XVIII гасырда яшәгән йортлар да, мунчалар да, терлекләр тотылучы абзарлар да, хәзерге заман корылмалары да бар анда. Кымыз ясау йорты, бал кортлары алачыгы һәм башка каралты-куралар тарихыбызга алып кайта. Төрле тарафлардан килгән хөрмәтле кунаклар да, турис­т­лар да югары бәяли “Бабай утары”н. Рәсми ачу Татарстан, Башкортстан һәм Ырынбур өлкәсенең Ык буенда урнашкан авыллар­ның уртак сабантуенда булды. “Бабай утары” этноавылына килгән кунаклар кунак­ханәдә урнаша ала. Ачык һавадагы музей сирәк очрый торган корылмалары белән дә сокландыра. Гасыр ярымлык тарихы булган җил тегермәне нәкъ менә шулардан. Аны Фәнир Галимов Чувашстаннан кайтарткан. Борынгы хәлендә ничек булса, шулай корып та куйганнар аны. “Бабай утары” туристларны җәлеп итәчәк. Матур табигать кочагында ул ел әйләнәсе эшлиячәк. Кышын биредәге таудан чаңгы-чанада шудылар да инде. Җәй көннәрендә исә биредәге буада балык каптырырга, кызынырга мөм­кин. “Бабай утары” иҗат әһелләрен дә үзенә җәлеп итә. Билгеле журналист, документалист һәм кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев узган көз биредә “Нигез-йорт” исемле кыска метражлы нәфис фильмын төшергән.
— Әлеге этнографик комплексны төзегән Фәнир Галимов безгә фильм төшерү өчен бөтен мөмкинлек­ләрне тудырды, аңа рәхмәтләребез чиксез, — ди ул.
Ә быел җәй биредә “Сәләт” аланы балалары ял итәчәк. Шулай ук татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының “Җыр­лыйк әле” исемле сәнгать конкурсы үтәчәк.

Ир канаты
ат булыр!

Фәнир Галимов татар атларын бөтен дөньяга танытырга кирәк дип саный. Бу хакта ул Бөтенрусия татар эшкуарлары җыенының пленар утырышында да белдерде.
— Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә ат бар. Татар аты чыдам, бу генетик яктан да расланган. Әмма соңгы елларда аны асраучылар кими. Татар атларының данын киләчәк­тә дә бөтен дөньяга танытуда җи­тәкчелек ярдәм күрсәтер, дип өметләнәбез. Башкортстанда ат җене кагылган егетләр шактый. Татарстанның Лениногорск районында да нәселле татар атларын үрчетүче бар. Мин үземнең коллегаларга — эшкуарларга нәселле татар атларын үрчетү юнәлешендә эшләргә киңәш итәм, — диде ул.
Менә шулай күңелендә дөнья гаме булган булдыклы шәхес күпләргә үрнәк булып яшәвен дәвам итә.

Фәнис Фәтхи.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Шигърият иле илчесе
27-04-2018 :: Рухият
Шигърият иле илчесе








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»