Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

27.04: Халыкка хезмәттә йөзмәктә…

Халыкка хезмәттә йөзмәктә…
Сатаевлар


Мөхетдин Сатаев, Истанбул университетын тәмамлап, Уфаның “Галия” мәдрәсәсендә логика һәм әдәбият фәннәрен укыткан. Мөхетдин Җәгъфәрсадыйк улы мәдрәсә шәкертләре, булачак күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабич белән төшкән фотосурәт сакланган. Ул Уфада 1906-07 елларда чыккан “Әл-галәме әл-Ислами” (“Ислам дөньясы”) татар дини-фәлсәфи һәм әдәби-иҗтимагый гәзитен чыгаруда катнаша. Мөхәммәтсабир Хәсәнинең вафатыннан соң Зыя Камали 3нче мәчеткә имам булып тәгаенләнә. Мөхет-дин Сатаев биредә имам булып эшли. 1930 елның 7 апрелендә Мөхетдин Җәгъфәрсадыйк улына 3нче җәмигъ мәчет янында йорт салу өчен җир бирелә. Имам Мөхетдин Сатаев (Нуриманов урамы, 14) һәм Сабирҗан Хәсәнинең (Госпиталь урамы, 15) йортлары ихатасы бер койма белән уратып алынган була. 1929 елның 1 июлендә имам Сатаевның Хәсәновларның нигезсез, агачтан төзелгән мунчасын сатып алуы турында документ сакланган.
1932 елның августында Мөхетдин Сатаев вафат була, аның милке җәмәгате Нәгыймә Габдрахман кызына күчә, ул анда 1940 елга кадәр яши. Нәгыймә Сатаева бик кунакчыл кеше булган. Сатаевларның варисларында Нәгыймә Габдрахман кызының борынгы асылташлар белән бизәл-гән йөзеге саклана. Сатаевларның балалары булмаган, милек Зөфәр Караметдин улына күчә. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, бертуган Мөхетдин һәм Караметдин Сатаевлар бертуган Нәгыймә һәм Әсхәбҗамал Габдрахман кызларына өйләнгән булган.
Мөхетдин Сатаев җитеш тормышта яшәгән. Аның өендә аш-су гарнитуры, 2 буфет, комод, зур көзге, Будянск фаянс заводында эшләнгән фарфор савыт-саба, 1905 елда Тулада ясалган самавыр булган. Шулай ук аның китаплары һәм кулъязмалары сакланган.
Зөфәр Сатаев тарих белән кызыксына, үзенең ата-бабаларының һәм җәмәгате Әдия Мөхәммәт кызының ата-бабалары Емашев һәм Хисамовлар шәҗәрәсен төзи. Зөфәр Караметдин улы төзегән шәҗәрә буенча Сатаев-ларның 14 буын вәкилләре билгеле. Шәҗәрә Темниковода яшәгән Саты морзадан башлана. Сатының балалары Әлимбәктән башлап XVII гасыр ахыры XVIII гасыр башында, әлеге Башкортстанның Кушнаренко районы җирләренә күчеп утырып, Чәрмәсән буенда Рәсмәкәй авылына нигез салганнар.
Зөфәр Сатаев юллар проектлаучы булып эшли, 1930 елларда “Яшь коммунар” һәм “Ленинсе” гәзитләрендә җаваплы мөхәррир, аннары немец теленнән тәрҗемәче булып хезмәт сала. Соңрак ул хәрби частьларда инспектор була, Кенигсбергтагы бункерларны, Байконурдагы космодромны кабул итүдә катнаша.
Әле Зөфәр Караметдин улының оныгы Рөстәм Фәрит улы Мөхетдин Сатаевтан калган борынгы мебельгә реставрация үткәрә, гаилә архивын системага сала, тарихи әйберләрне кадерләп саклый.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк...

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер акыл иясе. Хак сүзләр. Уфадагы 3нче җәмигъ мәчет, “Хәсәния” мәдрәсәсендә эшләгән шәхесләрнең нәсел дәвамчылары тарихка битараф түгел. Агымдагы елның 15 гыйнварында Эльза Мәүлемшина һәм Мөхәммәтсабир Хәсәнинең нәселен дәвам итүче Юлия Хәсәнова тарафыннан Интернеттагы “Фейсбук” һәм “Вконтакте” социаль челтәрләрендә “Третья Соборная мечеть г. Уфы и медресе “Хасания” дигән төркемнәр ачылды. Анда көн саен диярлек тарихи документлар, фотосурәтләр урнаштырыла. Оештыручыларның төп максаты – мәдәни мирас объектларын киләсе буыннар өчен саклап калу, төзекләндерү һәм аларны популярлаштыру.
Киләчәктә тарихи мәчет һәм мәдрәсә турында тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр катнашлыгында телевизион тапшырулар, видеороликлар төшерү планлаштырыла.
2017 елның 8 августында инициатив төркем Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча идарәгә Уфа шәһәренең Нуриманов урамының 14нче йортын “3нче җәмигъ мәчет, “Хәсәния” мәдрәсәсе һәм имам Сатаев йорты” тарихи-архитектура комплексының бер өлеше итеп тану турында мөрәҗәгать юллаган. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте дә мөрәҗәгатьне хуплаган.
Әйтергә кирәк, әлеге вакытта элекке 3нче җәмигъ мәчет һәм “Хәсәния” мәдрәсәсе биналарына торак төзүче компанияләр тарафыннан куркыныч яный. Аларны сүтеп, урынына күпкатлы йорт салырга хыялланучылар да бар. Әмма бу биналарның тарихи әһәмияте искиткеч зур булуын күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Шуңа да мондый эшкә юл куелмаска тиеш! Русия Федерациясе Конституциясенең 44нче статьясында “...һәркем тарихи һәм мәдәни мирасны сакларга, тарихи һәм мәдәни комарткыларны сакчыл кулланырга бурычлы”, дип язылган. Гомумән, тарихи үткәнгә төкерү – куркыныч нәрсә. Шуны онытмасак иде...



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Шигърият иле илчесе
27-04-2018 :: Рухият
Шигърият иле илчесе








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»