Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шигърият иле илчесе

27.04: Шигърият иле илчесе

Шигърият иле илчесеКичә Башкортстан хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы чираттагы утырышын үткәрде. Ул, гадәти утырыштан бигрәк, иҗат кичәсен хәтерләтте. Шагыйрә Халисә Мөдәрисовага 65 яшь тулу уңаеннан җыелган иде "Сәхибҗамал" кызлары.

Халисә ханым өр-яңа шигырьләрен сөйләп җаннарны эретсә, ахирәтләре аны чәчәккә, җылы теләкләргә күмде.

Кунаклар да затлыдан затлы иде. Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова, Башкортстанның халык шагыйрәсе Гөлфия Юнысова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Сәвия Сираева, профессор, медицина фәннәре докторы Мәхмүзә Гайнуллина һ.б. ханымнарның һәрберсенең Халисә ханыма әйтер сүзе, рәхмәте бар иде.


Халисә Мөдәрисова

Минем халкым

Ераклардан, тарих төпкеленнән
Болгар – татар булып калыкты.
Хәтере – хак, намусы ак булыр
Сөембикәсе булган халыкның.

Төртенергә төртеп бастырса да,
Коръән уты җанын яктыртты.
Көнен буды, динен буалмады
Мәрҗание булган халыкның.

Кадерле бер асыл җәүһәр итеп,
Татар телен җиргә танытты.
Телен кисеп, аңын каплап булмый
Тукайлары булган халыкның.

Катламнардан яшел шытым булып,
Төрмә ташын тишеп калыкты.
Тоткын итеп, тезләндереп булмый
Мусалары булган халыкны.

Сүзен әйтер, миссиясен үтәр
Сокландырып олпат тарихны.
Чорлар йотмас, вакыт үтералмас
Киләчәге булган халыкны!

***
Халисә Сәгыйть кызы Мөдәрисова (Янгирова) 1953 елның 25нче апрелендә Ишембай шәһәрендә туа. Бала чагы Иглин районының Үктәй авылында уза, шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, күрше Нуриман районының Байгилде авылы мәктәбендә урта белем ала. 1970-75 елларда – Башкортстан дәүләт университетының татар-урыс филологиясе бүлеге студенты.

Уку елларында ныклап торып әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, университетның «Акчарлаклар» иҗат түгәрәген җитәкли, Башкортстан һәм Татарстанның матбугат басмаларына актив языша.

Университетны тәмамлаганнан соң, Илеш районында – укытучы, 1981-85 елларда - Нуриман районының Сәрүә урман хуҗалыгы бистәсендә мәктәп директоры, аннары 2000 елга кадәр Нуриман район Советы башкарма комитетында секретарь һәм район хакимиятенең агымдагы эшләр идарәчесе вазыйфаларын башкара. 2000 елдан – Нуриман районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе.

Берничә шигъри җыентык, популяр җыр текстлары авторы. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә "Бәхет хакы" пьесасы зур уңыш белән бара. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Шигърият иле илчесе



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»