Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Язучы Мансаф Гыйләҗевка — 85 яшь!

17.05: Язучы Мансаф Гыйләҗевка — 85 яшь!

Мансаф аганы гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм иң яхшы теләкләребезне юллыйбыз! Язучы Мансаф Гыйләҗевка — 85 яшь!

Бүген "Кызыл таң" гәзитендә Фәния Габидуллинаның әдип белән күләмле һәм бик эчтәлекле әңгәмәсе басылып чыкты. "Тулпар" журналының алдагы санына (2018, № 3) исә язучының "Сөйләсеннәр әйдә" дигән повесте әзерләнә. Мансаф абыйның җәмәгате Фәсәхәт апа повестьны редакциягә күптән түгел генә китереп тапшырса да, әсәрнең язмышы шактый катлаулы. Ул 1970-1971нче елларда язылган һәм 50 елга якын басмага бирелмичә яткан. Сәбәбеме? Геройларның прототиплары — Башкортстанда һәм Татарстанда билгеле кешеләр. Аларның кемнәр икәнен әсәрне уку белән күпләр танып алачак, чөнки сүз заманында зур сәхнәне тоткан талантлы артистлар, аларның катлаулы язмышы, драматик кичерешләре турында бара.


Мансаф Таҗетдин улы Гыйләҗев 1933 елның 17 маенда Чакмагыш районының Яңа Йомран авылында дөньяга килә. Үзләрендә башлангыч, күрше Яңа Калмаш авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Борай районының Чалкак урта мәктәбендә белем ала. Армия сафларында хезмәт итә. 1952 елда хәрби очучылар училещесында укый башлый. Өч ел Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан якларында самолетларда оча.

1960 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Тәүге курсларда укыганда ук актив языша башлый. Диплом алуга, аны әле яңа гына оештырылган Башкортстан телевидениесенә эшкә чакыралар.

1967-1969 елларда партиянең Ленинградтагы югары мәктәбендә укый. Чирек гасыр (1960-1984) телевидениедә эшли, баш мөхәррир вазифасында да хезмәт сала. Башкортстан «Китап» нәшриятында берничә ел – баш мөхәррир, 1988-1998 елларда «Һәнәк» журналында баш мөхәррир урынбасары була.

Әдипнең күпчелек әсәрләре документаль яки тарихи нигездә иҗат ителгән. Язучы шулай сатира-юмор жанрында да уңышлы эшли. Мансаф Гыйләҗев – тугыз китап авторы. Татар телендә берничә үзнәшер китабы («Өч елга буйларында» (2000), «Каһәрле язмыш» (2000), «Мәхшәр» (1999)) дөнья күрде.

Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ш.Ходайбирдин исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Шигърият иле илчесе
27-04-2018 :: Рухият
Шигърият иле илчесе








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»