Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Башкортстан язучылары изгелек эстафетасына чыкты

30.05: Башкортстан язучылары изгелек эстафетасына чыкты

Башкортстан язучылары изгелек эстафетасына чыктыБашкортстан Язучылары берлеге игълан иткән “Рамазан – изгелек эстафетасы” мәрхәмәтлелек акциясенә Уфадагы татар әдипләре дә кушылды.

Әлеге чараның төп максаты – яшь каләм әһелләренең Рамазан аенда өлкән әдипләргә, аларның тормыш-көнкүрешенә игътибарын җәлеп итү, алар белән аралашу, төрлечә ярдәм күрсәтү, яңа буында олы яшьтәгеләргә карата хөрмәт-ихтирам тойгысы тәрбияләү.

Акцияне Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев башлап җибәргән иде. Ул танылган журналист һәм язучы, бик күп премияләр лауреаты Мансаф Гыйләҗевның хәлен белешеп чыгып, бүләкләр тапшырып, эстафетаны республиканың Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Зөлфия Ханнановага тапшырды. Шулай итеп, әлеге көнгә кадәр яшьрәк язучылар өлкән каләмдәшләренә карата мәрхәмәтлелек акциясен дәвам итеп киләләр.

Башкортстан язучылары изгелек эстафетасына чыктыӘлеге чарага Башкортстанда яшәүче татар әдипләре дә кушылды. “Рамазан – изгелек эстафетасы” акциясе кысаларында популяр җырлары белән татар-башкорт дөньясында киң танылган шагыйрь Әсхәр Кәшфуллин янында "Кызыл таң" гәзите хәбәрчесе, шагыйрә Рәзилә Низамова белән Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина кунакта булды. Әсхәр Кәшфулла улына күчтәнәчләр тапшырып, әдәбият-мәдәният яңалыкларын сөйләп кайтты алар. Шагыйрь мондый хөрмәткә ихлас шатланды, каләмдәшләренә зур рәхмәтләр әйтеп, барчабызга сәламәтлек теләп калды. Изгелек эстафетасын Уфадагы янә бер татар язучысы, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова кабул итеп алды.





Басып чыгарырга



Бормаланып ага безнең тарих
Сегодня, 00:00 :: Рухият
Бормаланып ага безнең тарих
Рухыбызда – Рамазан!
18-06-2018 :: Рухият
Рухыбызда – Рамазан!
"Мифны җимерүче роман"
5-06-2018 :: Рухият
"Мифны җимерүче роман"
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»