Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бәхетем — туган җиремдә

29.07: Бәхетем — туган җиремдә

Бәхетем —  туган җиремдә“Аның кешеләре белән һәрвакыт горурланып яшәдем”, — ди укытучы Эльвира Нагаева.

— Канат ашаган кеше еракка оча, еракта яши, дип, каз тураган саен ерак әбиебез апам белән безгә аның канатын бирә торган иде. Ә мин аны ашау түгел, тотарга да куркам, язмыш чыннан да бик еракка алып китәр кебек тоела иде. Чөнки беркайчан да туган җиремнән читтә яшәргә теләгем булмады, — дип елмаеп искә ала балачак вакыйгаларын Эльвира ханым.


Эльвира Нагаева Краснокама районының Шушнур авылында туган. Әти-әнисе белемле кешеләр, Сәхәби абый — гомер буе парторг, колхоз, авыл Советы рәисе булып эшләгән. Шушнурдан Яңа Нугай авылына эшкә тәгаенләнгәч, гаилә күрше авылга күченә.
— Сыйныфташларымнан аерыласым килмичә, мин мәктәпкә Шушнурга йөрүне дәвам иттем. Ул мари авылы, анда мәктәптә мари телендә укыйлар иде, әмма бу да миңа киртә була алмады, мари балалары белән беррәттән телне дә өйрәндем. Шунысы кызганыч: татар телен һәм әдәбия­тын укымадым, — ди ул.
Гаиләдә балалар эшләп үсә. Сәхәби абый һәрвакыт колхоз эшендә булганлыктан, ихатадагы, йорт-курадагы бөтен эш әни кешегә һәм балаларга төшә. Моннан тыш, аларның һәрберсе тырышып укый, мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
— Безнең өйдә кызларга — бары тик укытучы, ә ир балаларга авыл хуҗалыгына бәйле һөнәр сайлау турында гына сүз барды. Шуңа күрә, 10нчы сыйныфны тәмамлау белән мин Бөре педагогия институтына җыендым. Барып имтиханнар биреп йөрү, дулкынланулар, аннары почта аша зарыгып чакыру көтү, укырга кергәнлегемне белгәч шатлануларым — барысы да кичә генә булган кебек. Ул вакытта ата-аналар безнең арттан йөрмәде, һәркем үз белеме, үз белдеге бе­лән укырга керә иде. Мин дә шулай бары тик үз тырышлыгым белән инсти­тутның чит телләр факультетын кызыл дипломга тәмам­ладым. Әти-әнине сөенде­реп, укыган җирем­нән аларга рәхмәт хатлары килеп торды, исемемне исә институтның Почет тактасына керттеләр. Кулга диплом алуга, мөмкинлекләр булса да, башка төбәкләргә китәсе килмәде. Мин үземне туган ягымнан башка күз алдына да китерми идем. Районга кайтып, Иске Янъегет мәктәбендә эшли башладым. Хезмәт юлым бай, мавыктыргыч булды. Арлан мәктәбендә, район пионерлар йортында эшләгән елларым зур тәҗрибә бирде, — ди ул.
Нибары 34 яшьлек чагында Эльвира Нагаеваны район мәга­риф бүлеге җитәкчесе итеп тә­гаенлиләр. Педагог баштан аяк эшкә чума, ул җитәкчелек иткән вакытларда район мәгариф системасында бик күп уңай үзгә­реш­ләр була, яңа традицияләргә нигез салына, яңа объектлар сафка керә. Русия Мәгариф министрлыгы белгеч­ләре район мәктәплә­рендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышып, аңа юкка гына югары бәя бирми ул вакытта.
— Мәктәпләрнең бурычын мин тәрбияле, белемле шәхес­ләр тәрбияләүдә күрдем. Һәр бала “бишле”гә генә укый алмый, әмма һәр баланың сәләте бар, я ул менә дигән итеп сурәт төше­рә, я бии, я булмаса җырлый, кул эшенә әвәс була, спортны ярата. Менә шушы сәләтне вакытында күреп алып, үстерергә кирәк. Безнең мәгариф бүлеге беркайчан да, авыр 90нчы елларда да, белем бирү белән генә чикләнеп, тәрбия эшен арткы планга куймады. “Һәр баланы, ничек бар, шулай кабул итеп, аны яхшырак итәр өчен эшләр­гә!” — дигән сүзләр безнең өчен девиз булып торды. Шөкер, бүген дә район мәгариф системасы республикада матур эшләре, традицияләре белән билгеле, — ди Эльвира Сәхәби кызы.
Гомерен балаларны тәрбия­ләүгә багышлаган мөгаллимә быел 55 яшен билгели. Тормыш иптәше Филүс Муллахан улы белән алар ике бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарган. Гаилә — кешенең иң кирәкле, иң ныклы тылы, Филүс­кә рәхмәт, ул минем киңәшчем дә, сердәшем дә, тәнкыйтьчем дә, дустым да, терәгем дә булды, ди юбиляр.
Кечкенә чагында язмыш үзен чит җирләргә алып китмәсен өчен каз канатыннан баш тарткан Эльвира Нагаева тормыш юлының нәкъ туган җире — Краснокамада үтүенә үкенми.
— Районның уңышлары, аның кешеләре белән һәрвакыт горурланып яшәдем. Бәхетемне туган җиремдә таптым, дип авыз тутырып әйтә алам, — ди Эльвира Нагаева.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшь драматурглар, сез кайда?
Сегодня, 00:00 :: Рухият
Яшь драматурглар, сез кайда?
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
Сегодня, 00:00 :: Рухият
“Туйганчы җырлыйсым килә!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»