Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шәехзадәле Әсән җирендә

28.11: Шәехзадәле Әсән җирендә

Радик Динәхмәтов, Азамат Гыйльманов, Таңчулпан Бабичева, Әсән авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Дүртөйле үзәкләштерелгән китапханә челтәре мөдире Зөләйха Заһидуллина – Шәехзадә Бабич иҗатын пропагандалауга зур өлеш кертүчеләрРадик Динәхмәтов, Азамат Гыйльманов, Таңчулпан Бабичева, Әсән авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Дүртөйле үзәкләштерелгән китапханә челтәре мөдире Зөләйха Заһидуллина – Шәехзадә Бабич иҗатын пропагандалауга зур өлеш кертүчеләрӘдәбият елы азагына якынлаша. Аның кысаларында республикада, шул исәптән Дүртөйле җирендә дә, бихисап матур чаралар үтте. Күптән түгел Әсән авылына башкалабыз кунаклары – күренекле сәхнә йолдызы, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать ака­демия­сенең режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы мөдире Таңчулпан Бабичева һәм аның студент­ларының шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич рухына, иҗатына баш ияргә, аның якташлары белән очрашырга килүе үзе бер күркәм бәйрәмгә әверелде. Әлеге мәдәни чараны оештыруга танылган җырчы Радик Динәхмәтов, Дүртөйле районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Азамат Гыйльманов күп көч салдылар.

Быел халкыбызның батыр улы Шәехзадә Бабичның тууына 120 ел тулды. Азатлык яулау юлында һәлак булган шәхеснең һәйкәленә тагын кып-кызыл чәчәкләр ятты, яше-карты аның бер минут тынлык белән искә алды.
Бабич музее бусагасын атлап кергән һәркем зур дулкынлану хисе кичерми калмагандыр. Биредә Әсәннең данлы улының тормыш һәм иҗат юлына бәйле 500 экспонат саклана.

— Шәехзадә Бабич белән бер нәселдән булуыма чиксез горурланам, — дип уртаклашты Таңчулпан Бабичева музейдагы киң ябалдашлы шәҗәрә агачы белән таныштырганда. — Татар-башкорт халкының каһарман улы булган туганымның якты да, фаҗигале дә тормыш юлын, иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга зур игътибар бүләм. Студентларым белән әзерләгән “Ямь яктысы җуйсын кан шәү­ләсен” дип аталган әдәби-музыкаль композиция дә Шәех­задә Бабич язмышын, аның азатлык өчен җанын-тәнен аямый көрәшүен сурәтли.

­­Башкала кунаклары Бабич музее янында гына урнашкан мәһабәт мәчеткә дә керде. Биредә Таңчулпан Даһи кызы Әсән имам-хатыйбы Рөстәм Хәмәтдиновтан XX гасыр мәхшәрендә вәхшиләрчә үтерелгән азатлык җырчысы Шәехзадә Бабич рухына Коръән чыгуын үтенде, хәер таратты.

Булачак сәхнә йолдызлары Әсән модельле китапханә­сендә әдәбият сөючеләр, мәктәп укучылары белән дә очрашты. Әлеге чара вакытында Шәехзадә Бабич әсәрләрен сәнгатьле уку оештырылды. Аларны шагыйрьнең кечкенә якташлары да, сәнгать академиясе студентлары да башкарды. Танылган җырчы, музыкант, Әсән авылы егете Радик Динәхмәтов Бабич сүзләренә язылган “Ал да нур чәч халкыңа!”, “Мандолина” җырлары белән чыгыш ясады.

Кунаклар шагыйрьнең балачак эзләрен кадерләп саклаучы Әсән авылы урамнары буйлап узды, кайчандыр аның туган нигезе булган урында тукталып, Бабичның кечкенә чагын күз алдына китерергә тырышты. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе, үзе дә Әсән авылы егете Азамат Гыйль­мановның: “Әйдәгез әле, дуслар, кайчандыр Бабичның туган нигезе булган урында стелла урнаштырыйк. Әсәнгә килгән һәркем шагыйребезнең данлы тормыш юлы, иҗат чишмә­ләренең башы нәкъ менә биредән бәреп чыгуын белер иде!” дигән тәкъдимен чарада катнашучылар хуплап каршы алды. Ә Таңчулпан Бабичева киләсе язда Әсәнгә студентлары белән янә кайтырга, шагыйрьнең булачак стеласы тирәсендә алмагач бакчасы утыртырга вәгъдә итте.

Көннең икенче яртысында чара Дүртөйле районы Мәдә­ният сараенда дәвам итте. Тамашачы хозурына “Ямь яктысы җуйсын кан шәүләсен” әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителде. Аны караганда залда тетрәнү кичермәгән кеше калмагандыр. Шагыйрь­нең якты уй-хыяллары, туган халкы иминлеге хакына алып барган күпкырлы эшчәнлеге, фаҗигале язмышы – барысы да ихлас сурәтләнде. Шәехзадә Бабич ролен Яшьләр театры артисты Илгиз Таһиров башкарды. Сәнгать академиясе студентлары Фәнил Карачурин, Айбулат Гомәров, Эльвина Редькина, Айсылу Фазылова, Данил Гофранов, Вадим Хәйруллин, Альбина Фәйзул­линаны да тамашачы көчле алкышларга күмде.

...Пәрдәләр төште, тик күңелләргә уелган тәэссорат­лар тиз генә җуелмас әле. Бу очрашу Дүртөйле, Әсән елъязмасына да милли рухлы бөек шагыйребезнең якты истәлеген мәңгеләштерү максатында Әдәбият елында үткән иң матур чараларның берсе булып кереп калачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ә шигъри бишеге —Җаек
27-04-2017 :: Рухият
Ә шигъри бишеге —Җаек
Тәмле ашлар җырчысы
20-04-2017 :: Рухият
Тәмле ашлар җырчысы
Без булдырабыз!
13-04-2017 :: Рухият
Без булдырабыз!








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»