Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җырлап яшәргә язсын!

26.12: Җырлап яшәргә язсын!

Җырлап яшәргә язсын!Халык күптән яратып өлгергән җырчы һәм артистка Дамира Сәетова белән әңгәмә.

Илеш районында бәләкәй генә, ләкин искиткеч матур бер авыл бар – Торачы. Гүзәл табигате сәбәпчедерме, шушы кечкенә авылдан бик күп сәнгать кешеләре чыккан. Мәсәлән, Замира Гәрәева, Гүзәл Сәетова, Зилә Мусина, Алсу Шәмсиева, Фәнис Яхин һәм башкалар. Әле тагын бер искиткеч ягымлы һәм талантлы актриса бар. Мин аны... кояшка охшатам. Чөнки ул һәрвакыт кояш кебек, бар булмышы белән көлеп тора. Аның белән сөйләшкәндә үзеннән-үзең елмая башлыйсың, тавышыннан, йөз-кыяфәтеннән, үзен тотышыннан бөркелгән мөлаемлык, ихласлык һәм ягымлылыкка каршы торып булмый. Халык күптән яратып өлгергән җырчы һәм артистка Дамира Сәетова – безнең бүгенге “Кызыл таң” кунагы.


– Дамира, әйт әле, сезнең авылның һавасында хикмәт бармы, әллә суы үзенчә­леклеме, нишләп сездәге халык сәнгатькә тартыла? Үзеңдә бу омтылыш кайчан башланды?

– Бик бәләкәй чактан ук инде, мәктәп елларыннан. Гаиләбез белән җыр-моңга гашыйк идек без. Әтием гармунда уйнады, мин аның янында җырлап, сәхнәләрдә чыгышлар ясап йөрдек. Беренче укытучым Мәрьям апага да рәхмәтем чиксез, сәнгатькә беренче мәхәббәт орлыкларын ул салды. Сәнгатьле итеп шигырьләр ятлатты, җырларга-биергә өйрәтте, кыскасы, бездән артист ясады. Шулай ук, клуб мөдире Зимфира апаның да йогынтысы көчле булды. Барлык концерт­ларда, Яңа ел кичәләрендә, бәйрәмнәрдә безне катнаш­тырды. Шуңа да үзебезнең тугызъеллык мәктәпне тәмам­лагач, “Җәйгор” бию ансамбле булган өчен генә Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына бардым. Анда биеп йөргән яшьлек елларым бер дә онытылмый, кайда гына булмадык, чит өлкәләрдә, шәһәрләрдә дә чыгыш ясадык.

– Беләм, Яркәйдә син бию осталыгын гына түгел, тегүчелек серләрен дә яхшы үзләштереп, училищены кызыл дипломга тәмамла­гансың. Аннан соң тормыш ничек дәвам итте?

Җырлап яшәргә язсын!– Билгеле, Уфага килдем. БДУның гомум-инженерлык факультетына читтән торып укырга кердем дә янә туган якларга кайттым. Үзебезнең училищеда репетитор булдым, мәктәптә дә эшләдем. Ләкин сәнгатькә тартылу барыбер үзенекен итте, Уфага киттем. Якташым Идрис Кәлимуллин чакыруы буенча “Сәйяр” төркемендә бераз эшләп алдым, соңыннан озак кына Радик Динәхмәтовның “Риваять” төркеме белән йөрдем. Шул елларда “Туган тел” җыр бәйгесендә лауреат булдым.

– “Нәүруз гүзәле – 1998” республика татар кызла­рының матурлык бәйгесе җиңүчесе дә син. Бу конкурска ничек килдең һәм ул сиңа нәрсә бирде?

– Бәйгегә очраклы гына килеп эләктем, дисәм дә була. Марс Сафиуллин бу чарага биюләр куя иде, мин кызларга шул бию элементларын күрсә­тергә бардым. Күрәм, минем кебек үк кызлар. Нишләп катнашмаска әле, дип уйладым. Җиңүем бераз көтелмәгәнлек булды. Бу җиңү мине “Нур” театрына алып килде. Бәйгедән соң театрның ул вакыттагы директоры Урал Гыйрфатуллин “Буй-сының туры килгән, сөйләшүең, җырлавың матур”, дип, мине эшкә чакырды. Җәй буе “Нур” театры белән гастрольләрдә йөрдем. Ә көзгә театр бүлегенә укырга кердем. Ул еллардагы өлгерлегемә хәзер үзем дә шаккатам. Иртән укырга китәм. Төштән соң кайтам да автобус белән рес-публиканың берәр районына концертка ашыгам. Ул елларда Радик Динәхмәтов төркемендә эшли идем. Концерт барганда килеп җитәм дә сәхнәдә җыр­лап торган Радикка пәрдә артыннан кул болгыйм, килеп җиттем, янәсе. Ә ул микрофонга “Безнең җырчы кызы­бызның вертолеты бар, менә ул укудан соң килеп тә җиткән”, дип, мине игълан итә.

– Бүгенге көндә син – “Нур” театры артисткасы. Шул ук вакытта танылган җырчы да. Ә инде иҗат юлыңны бию ансамбленнән башлага­ныңны да искә алсак... Киләчәктә иҗатның бер генә төрен сайларга теләк юкмы?

– Бию дигәннән, мине хәтта дәүләт ансамбленә эшкә чакырганнар иде. Башта ризалаштым. Нәкъ бу вакытта ансамбль Америкада гастрольдә иде. Алар Америкадан кайтканчы инде кире уйладым. Җыр өлкәсенә игътибар күп бүленеп, бию ничектер арткы планга күчте... Декрет ялымнан соң театрга эшкә чыгуыма да бер ел булып китте. Бу вакыт эчендә байтак спектакльләрдә уйнадым. Театр артисткасы булу да, җырчы эше дә күп көч таләп итә. Киләчәктә, бәлки, берсен генә сайлармын, әлегә әйтә алмыйм. Йолдыз­намә буенча Бизмән бит мин, икеләнәм...

– Булачак тормыш иптә­шең Айрат Нәбиев белән дә син иҗат эчендә кайнап йөргәндә танышкансың, диләр...

– Әйе, нәкъ шулай. Айратны мин иң беренче тапкыр әле үзем Яркәйдә “Җәйгор” ан­самб­лендә йөргәндә күрдем. Бер концертта чыгыш ясадык. Ул “Нур” театры музыканты буларак килгән иде. Соңрак Марат Шәйбәков белән “Нур” студиясенә Александр Корташевтан җырларыбызга фонограмма яздырырга баргач, Айрат белән сөйләшеп торган истә. Күп тә үтмәде, Ураза бәйрәменә багышланган концертта янә очраштык. Инде яхшы танышлар кебек сөйләштек. Миңа тиз-тиз генә комплиментлар әйтергә дә өлгерде. Шул көннән соң бер атналап вакыт үткәч, Айрат миңа бер диск бирде. “Тыңлап кара әле, сиңа гына багышлап бер көй яздым”, диде. Кайткач, тыңлап карадым, күңелемә үтте. Дуслашып киттек. Ә ул көй икебез генә белгән, безнең йөрәкләрне тоташтыручы көй булып саклана...

– Шулай да без синең Айрат язган бик күп җырларны башкаруыңны беләбез. Бихисап клипларыңда да төп рольләрне ул башкара. Сез бер-берегезгә бик туры килгән матур, иҗади гаилә. Балаларыгыз да сезнең юлны сайлар микән?

– Кызыбыз Айсылуга гыйнварда 11 яшь тула. Ул урта-махсус музыка колледжында белем ала. Фортепианода уйный. Бик ошый үзенә. Аңа карап дүрт яшьлек улыбыз Әскар да: “Мин кайчан музыка мәктәбенә барам инде?” – дип йөри. Менә шундый иҗади күңелле безнең балалар. Ә Айрат, үз эшен ачып җибәргәч, вакыты чамалы булса да, сәнгатьтән читләшергә тырышмый, иҗат итә.

– Эш дигәннән, тагын бер сорау бирәсе килә. Бүгенге көндә яңа бер һөнәр барлыкка килде, дисәк тә хата булмас – туйлар, юбилейлар алып баручы тамада булу. Синең моңа бар ягың килгән – матур җырлыйсың, сөйләм телең бай, төс-кыяфәтең үзенә тартып тора. Өстәвенә, иптәшең дә музыкант. Теләсәң, бүген кайберәүләр кебек бу һөнәр белән яхшы гына акча да эшли алыр идегез?

– Күпләр әйтә бу сүзне. Чакыручылар да бик күп. Шулай да ничектер тамадалык минем күңелгә бик ятып бетми... Бу минеке түгел.

– Күрәсең, акча җитәдер сиңа, Дамира...

– Әй, акча беркемгә дә беркайчан да җитмидер инде ул. Әлегә мин бу эштән башка яши алам. Шулай да дөнья хәлен белеп булмый... Ә болай туйларга, юбилейларга барып җырлап киләм.. Концертларда катнашып торам.

– Күңелең кушканча, бәяңне белеп кенә яшәвең сокландыра, Дамира. Киләчәккә нинди планнар белән янып яшәвеңне дә беләсе иде.

– Якын киләчәктә өр-яңа альбомым дөнья күрергә тиеш. Язга өлгермәсәм, көзгә яңа концерт программасы да әзерләргә иде. Барысын да сөйләп бетермим әле, алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта, диләр бит. Планнар, хыяллар күп ул. Кыскасы, җырлап яшәргә иде.

– Аларның барысының да тормышка ашуын телибез! Әңгәмә өчен рәхмәт!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган ягы кирәк кешегә!
20-07-2017 :: Рухият
Туган ягы кирәк кешегә!
“Русия —  шигърият  ул”
24-06-2017 :: Рухият
“Русия — шигърият ул”
Фестиваль тәмамланды
22-06-2017 :: Рухият
Фестиваль тәмамланды
Бүләккә – көмеш кубыз
22-06-2017 :: Рухият
Бүләккә – көмеш кубыз








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»