Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Хаталы китап бастыру тишек чалбар тегүгә тиң...

25.02: Хаталы китап бастыру тишек чалбар тегүгә тиң...

Хаталы китап бастыру тишек чалбар тегүгә тиң...Шәхси нәшриятлар продукциясенең сыйфатына игътибарны арттыру таләп ителә.

Эшем шундый – шигырь һәм каләм җене кагылган кешеләр белән еш очрашабыз. Язарга әвәс танышларымның күбесе хәтта берничә китап бастырды инде. Төрлечә язганнары бар: кайберләре җитлеккән шагыйрь, язучы, тик, үзләрен күрсәтеп-танытып йөрмәгәнлектән генә исемнәре билгесез, икенчеләре, киресенчә язу өстендә әле шактый эшлисе булса да, күкрәк сугып, “мин — шагыйрь” дип йөрергә ярата. Шәһәрнең милли берләшмәләр үзәге каршында Нефтекамада яшәп иҗат иткән авторларны яшь буынга, шәһәр халкына танытыр өчен төрле очрашулар, әдәби кичәләр, китапларның исем туйларын үткәрү матур йолага әверелде.


Күптән түгел янә бер ханым тәкъдим итү чарасы үткәрү теләге белән үзенең китабын алып килгән. Теләге бик матур. Тик менә китабын алып кайтып, карарга утыргач, андагы хаталарны күреп кәеф кырылды. Шигырьләр дә матур гына, иң мөһиме — аларда фикер бар. Нишләп болай килеп чыкты, дип үзенә шылтыраттым. “Белмим шул, мин бит татарча укымадым. Нәшрияттагы белгечләргә ышандым, ә анда миннән “хаталар юк” дип имза куйдырдылар”, — ди. Бик кәефе төште. Аптырап, китабын чыгарган нәшриятка шалтыраткан, ә анда аны: “Кайгырмагыз, хаталар китә инде ул”, — дип юатканнар.

Әйе, хәзер нәшриятлар күбәеп китте. Китап бастырам дигән кешегә чират көтәсе юк, акчаңны түлисең дә, эш бетте! Әмма сыйфат аксый. Әлеге ханымның китабын бастыручылар да республикада бөтенләй билгесез нәшрият исемлегендә түгел, аны оештыручы һәм бүгенге көндәге җитәкчесе үзе дә шагыйрь, Башкортстанның һәм Татарстанның Язучылар бер­лекләре әгъзасы. Үзенең нәшрият йортын булдырган. Бу исә кәефне тагын да ныграк кыра: сүз тәмен, сүз кадерен белгән кеше китап чыгаруга тулы җаваплылык белән карарга тиеш кебек тә бит, әмма, юк, авторның һәр шигырендә бишәр-унар хата.

Нилектән шулай? Акча артыннан куып, сыйфатка, корректор эшенә вакыт калмыймы? Нәшрият йорты бар икән, аның корректоры гына булырга тиештер бит инде? Аның каравы, нәшрият, автор акчасына чыгарган китапның ике битенә үз рекламасын куярга онытмаган. “Белдерүләр, визиткалар, буклетлар, календарьлар эшлибез, заказ буенча җырлар язабыз, туган көннәр, корпоратив кичәләр үткәрәбез” — нинди генә хезмәт күрсәтелми! Мине иң аптыратканы һәм сагайтканы — “Башкортстан Республикасында яшәүче төрле милләт халыклары телендә китаплар бастырабыз” дигәне булды.

Ай-һай, дип уйладым, мари, чуваш, башкорт, урыс һәм башка телләрне яхшы белгән корректорларыгыз бармы икән? Яки ул телләрдә чыкканнары да әлеге китап кебегрәк булыр­мы? Килешәсездер, беребезнең дә кибет­тә сыйфатсыз товар өчен акча түлисе килми. Ханым да китабын бастырып чыгарыр өчен зур гына акча түккән. Аннан соң шунысы да бар: китап бит ул 1000 тираж белән бастырып, өйдә саклый торган әйбер түгел, аны бүләк итәсең, туганна­рыңа-якыннарыңа тапшырасың. Минем танышым да сөенеченнән беренче китабын укытучыларына кайтарып бирмәкче иде. Иманым камил, укытучыларның кәефе төшәр иде. Чөнки китап ул, минем уйлавымча, грамоталык эталоны булырга тиеш. Китапны зурлаган һәр кеше, шул исәптән, укытучылар да нәкъ шундый фикердәдер. Икенчедән, әлеге нәшрият шушындый продукция белән үзенең дәрәҗәсен үзе төшерә, лә-баса.

Әдәбиятка, китапларга кагылышлы проблемалар бик күп. Китаплар­ның, гәзит-журналларның кыйммәт булуы, яшьләрнең компьютерга текәлеп утырып, китап укымавыннан алып, мәктәп тәмамлаган укучылар­ның, аз уку сәбәпле, үз фикерен әйтә, иншалар яза белмәвенә кадәр. Ә хәзер инде бу проблемаларга тагын берәү — шыр хатадан торган китаплар да өстәлсә? Безгә укытучылар китап укыган кеше хаталы язмый, чөнки сүзләрнең язылышын исендә калдыра, дип сөйли иде. Мондый очракта хаталы китаплар — хурлык кына түгел, бер бәла дә булып чыга түгелме?

Безнең илдә китапларның 75 проценты шәхси нәшриятларда басыла, дәүләтнеке булмаган китап продукциясе гомум күләмнең 90 процентын алып тора. Аларның яртысы гына булса да үз эшенә мин мисалга китергән нәшрият кебек җавапсыз караса һәм китаплар хаталы чыкса, без нинди “рухи байлык”ка ия булачакбыз — уйлавы да куркыныч. Бер генә теләк кала: дәүләт инде иң күп укучы саналган илнең иң артка калып бару проблемасын таныды, хаталарны төзәтергә кирәклеген аңлады, хәзер нәшриятларга да тотынсын, сыйфатны алгы планга куйсын иде. Чөнки шыр хата булган китап — фабрикаларның тишек чалбар тегүе белән бер бит ул. Андый чалбарга мохтаҗлык бармы? Товар, вакыт һәм түгелгән көч кенә әрәмгә китә. Шулай ук мондый китаплардан да файда юк — әрәмгә киткән кәгазь жәл, китабым чыга дип сөенеп йөреп, акчасын түләп тә, кулына шушындый китаплар алган авторлар кызганыч.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшь драматурглар, сез кайда?
Вчера, 00:00 :: Рухият
Яшь драматурглар, сез кайда?
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
Вчера, 00:00 :: Рухият
“Туйганчы җырлыйсым килә!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»