Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сүз гәүһәрендә моңлы гөлләмә

29.11: Сүз гәүһәрендә моңлы гөлләмә

Сүз гәүһәрендә моңлы гөлләмәБашкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның тууына 120 ел.

Тормыш диңгезендә дә, тел диңгезендә дә армый-талмый оста йөзгән, халык күңелендә яшәү кодрәте үрнәге калдырып киткән Сәйфи Кудашны мин сүз гәү-һәрләренә үтә җитди караган каләм осталарының берсе дип исәплим. 1913 елда язылган “Бәхет эзләгәндә” дигән тәүге шигырендә үк ул үзен чын мәгънәсендә сүз сәнгате маһиры итеп таныта алган. Җиде генә строфадан торган бу шигырьдә шул чорның халык йөрәгеннән ургылып чыккан моң аһәңе дә, гасырлардан-гасырларга җырларда яңгыратып килгән тормыш-яшәү фәлсәфәсе дә, яхшылык-яманлык, кешелеклелек-кешелексезлек, шәф-катьлелек-шәфкатьсезлек турында уйланулары да бар. Шагыйрь халык иҗат иткән тел бизәкләрен әзер килеш тә, үзгәртеп тә файдалана, әсәр һәм ул чагылдырган чор сулышына җайлаштырып, үзе дә яңаларын уйлап таба. Сәйфи Кудашның “Язгы җил” дигән шигырендә җил кеше сыйфатына керә. Язгы жил шаулый, шатлана, әрни, көлә, сыкрана, шыңшый, елый. Ни өчен? “Көзге җилләр” дигән шигырендә Г. Тукай да елаткан иде җилне:

Көзге төн.
Мин йоклый алмыйм.
Өй түрендә җил елый;
Җил еламый: ач үлемнең
Куркусыннан ил елый.


Тукайда — көзге җилләр, Сәйфи Кудашта — язгы җилләр. Ни өчен Тукай көзге җилне сайлаган? Көз — муллык чоры лабаса. Әмма ләкин ул чордагы ярлы халык өчен кайгы-михнәт мәле дә булган ул. Көләч җәй шаулап үтте. Кара көз җитте. Ә ярлы-ябагайның бурасында ишле балага кашыклап өләшерлек тә ризык юк. Язга ул менә-менә аяк сузам дип көчкә барып чыга. Язгы җил моңа һич тә битараф түгел. Язгы жил дә, кеше сыйфатына кереп, елап-елап йөри. Тукай белән чагыштырганда, Сәйфи Кудашта җилнең башкачарак максатта файдаланырга тиешлеге аңлашылып тора. Шигырь 1916 елда язылган. Димәк, җил беренче империалистик сугыш китергән хәерчелекләрне күреп елый:

Җил сөйли, сыкрый, елый.
Вәхшәт, золымнан зарлана.
Дөньяда хаклык, хакыйкать
Юклыгыннан каргана.
Елаша ач, тол, ятим,
Мескен, фәкыйрьләр дөньясы;
Җирне каплаган һәлакәт,
Кайный кан, яшь елгасы.


Монда язгы су урынына солдатлар каны ага. Ерткычлар ямьле язны, дөньяны тар-мар итә. Менә нигә язгы җил сыкрана.
Шагыйрьнең эпиграф итеп халык җырын файдалануы да очраклы түгел. Ул әсәрнең идея-эчтәлегенә, кан агышына кушылып китеп, поэтик яңгырашны, мәгънәне көчәйтергә ярдәм итә. Сәйфи Кудаш иҗатының башлангыч чорында ук поэзиядә коры сүзләр белән генә эш итми, поэтик фикерләвен нинди дә булса махсус бер үзенчәлекле әйбер-предмет, күренеш-вакыйгага бәйләп бирә. Бу исә аның эстетик идеалын, дөньяга карашын, йөрәк тибешен тирәнрәк аңлауга ярдәм итә. Шагыйрьнең поэтик гәүһәрләре арасында фразеологик берәмлекләр, мәкаль-әйтемнәр аеруча зур сәнгать көченә ия. Әмма аларны да шагыйрь бик сирәк очракта гына әзер килеш куллана. 1916 елда язылган “Салчылар” дигән шигырьгә игътибар итик. Анда да башта халык җыры эпиграф итеп кулланыла:

Идел өстендә сал килә,
Сал өстендә мал килә.
Ул малларны тапкан чакта,
Яшь йөрәктән кан килә.


Сызылып кына җәйге ал таң ата. Таң җиле белән урман шаулый. Өлкән ил белән исәнләшеп, нурлар чәчә-чәчә, кояш көлеп чыга. Яфраклар шыбырдашып сөйләшә. Идел өсте җем-җем нурлана. Чәчәкләрдән хуш ис аңкый. Үләннәрдән көмеш чык тама. Сандугачлар янып, ямьгә багынып, дәртләнеп, саз кылларын чирткәч, әрә-мәләр, бөдрә чуклы таллар шатланып куя.
Табигатьтә никадәр җанлылык, хозурлык, хис-тойгыларыңны даими кайнатып торырдай гүзәллек. Әнә шул күркәмлекләр эчендә, Иделнең талгын кочагында салмак кына сал агып килә. Сал өстендә — ике җан иясе. Алар моң дәрьясында изри. Берсе шыңгырдатып курай тарта, икенчесе — койрыктагысы — җыр суза:

Аккош карап оча күлләргә,
Сандугачлар куна гөлләргә;
Күрмәгәнгә, дуслар, күрсәтмәсен,
Ярдәм бирсен Ходай күргәнгә.
Кычкыра да кәккүк, ай кычкыра
Буз елгакайларың буенда.
Әйтегез лә, дуслар, шул кәккүккә
Кычкырмыйча торсын быелга!


Бу шигырьне укыганда, үзең дә сиз-мәстән, күркәм, табигать кочагына чумып хозурланасың. Шунда сыкраган курай моңы, тормыш авырлыгы булып яңгыраган йөрәк җыры күңелләрне тетрәтә. Ә шулай да сал өстендәге ике адәми зат, көч куеп табылган малның йөрәккә кан саудырганлыгын аңласа да, туган җирнең искиткеч матур табигатенә, туган илнең язмышына һич тә битараф түгел. Киресенчә, аларның моң-зары, кайгы-хәсрәте, йөрәк сыкрануы ахыр чиктә батырлык-каһарманлык, илне зурлау төшенчәсе белән бәйләнә. Халыкта туган илне, аны саклаучы корыч йөрәкле ирләрне данлаган күп кенә мәкаль-әйтемнәр бар: “Айбарлы ирләр бар чагыңда, базынмас дошман илемә”; “Батыр кирәк яу килгәндә, түрә кирәк дау килгәндә”; “Ат туйган җирендә, ир туган җирендә” һ.б. Сәйфи Кудаш шул төшенчәләр нигезендә үзе яңа мәкаль-әйтем иҗат итә һәм шулар аша бөтен бер строфа төзи:

Кызыл гына төлке — таулар күрке,
Батыр да гына егет — ил күрке,
Батыр да гына егет — илдән китсә,
Шунда бетә, дускай, ил күрке.


Яшь шагыйрь ил, халык язмышы турында әнә ничек зур уйлый. 1916 елда әйтелгән фикерләр бүгенге тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-сәяси хәлләр белән аваздаш. Батыр да гына егетләр илдән китә тора, гөл-чәчәк эчендә балкып утырган вак авыллар комга сеңгән су урынына юк була, нәтиҗәдә, ил күрке сүнә бара. Бу хакта бик борынгы ата-бабаларыбыз да нык борчылган.
Шагыйрьнең язгы җил аша ничек образлылыкка ирешүен, идея-эчтәлекне ачуын, эмоциональлекне арттыруын күргән идек инде. Яз — шагыйрь иҗатының чишмә башы. Язның көзе булмыйча калмый, әлбәттә. Шагыйрьнең дә көзе булырга тиеш. Сәйфи Кудаш аны төрле күчерелмә мәгънәдәге сүзләр белән аңлата. Гомерен ул кибән белән дә чагыштыра. Кибән кою — тормыш кору. Кибән коя башлау — тормыш язы. 1985 елда язылган “Кибән кояш...” дигән шигырендә, яшьлек елларындагы кебек, шагыйрь янә җил образына мөрә-жәгать итә. Әмма бу инде яшьлекне символлаштыручы яз җиле түгел, ә бәлки картлык килүне хәтерләтүче көзге җил.

Көзге җилләр гомерем тирәгенең
Ай буе тетмәсен теттеләр.
Туксан беренчемнең ел яфрагын
Шытырдатып өзеп киттеләр.


Җил образы шагыйрьнең тәүге ши-гырьләреннән үк башланып, соңгы ижатына кадәр стилистик чара сыйфатында кулланыла, һәр очракта ул бу традицион образны идея-эчтәлеккә яраклаштыра белә. Әл-бәттә, аның поэтик тукымасында башка образ-символлар да зур эмоциональ көчкә ия. Ахыр чиктә шагыйрь бу кырыс, усал тормыш мәйданына үзе җил-давыл булып килеп керә.

Гизәр өчен гомернең чүлләрен
Давылланып җилләр булып истем.
Кичәр өчен тормыш диңгезләрен
Кул кабартып көймәләрне иштем.


Сәйфи Кудаш — Башкортстанның халык шагыйре. Бу бөек исемгә ул, минемчә, ике төрле юл белән иреште. Беренчесе — гомере буе халык моңнарын җырлавы белән. Икенчесе — рәсми рәвештә бирелү. Мәгълүм ки, беренче очрак отышлы. Чөнки рәсми рәвештә бирелмәсә дә, ул инде халык шагыйре иде. Моны раслау өчен иҗатының башлангыч һәм соңгы чорыннан кайбер мисаллар китердек. Шагыйрьнең эстетик идеалы, поэтик фикер офык­ларының киңлеге, аң-даирәсе халык теле диңгезе белән бәйле. Иҗатының кибәнен очлаганда, соңгы вакытта моның матур өлгеләрен ул аеруча нык күрсәтте. Халыктагыча мәкаль-әйтем формалары алган канатлы юллары аны чын мәгънәсендә сүз сәнгате остасы итеп танытты. Поэтик тукымасында намус, кешелеклелек, изгелек төшенчәләре гаҗәп көчле яңгыраш тапты. Әмма алар үгет-нәсыйхәт юлы белән түгел, поэтик чаралар ярдәмендә гамәлгә ашырылды:

Әгәр керсәң начар уй белән син
Чәчәккә бик бай бер бакчага,
Төшмәс күзең уталмыйча калган
Зәгыйфь чүп затыннан башкага.


Әйе, гөл-бакчада да чүп үләннәре булуы мөмкин. Әмма бакчага кергәч, матурлыкны, гүзәллекне, күркәмлекне сөйгән кешенең күзе әле иң элек аларга түгел, күкрәп утырган чәчәкләргә төшә.
Яхшы күңелле кешеләр дә шулай. Алар алтын базыннан — чүп, тырнак арасыннан кер эзләми, ә бәлки матурлык, күркәмлек, гүзәллек кызыксындыра аларны.
Яшәү, гомер итү, тормыш кору пыяладай шома юлдан шуып үтү генә түгел. Йөз яшькә якын яшәгән шагыйрь бу хакта чын мәгънәсендә тирән уйлана. Ул болай ди:

Әгәр күлең сай булса,
Баткакка тиз күмелер.
Күпме тирән чумсаң да,
Барыбер артың күренер.


Йомгаклап шуны әйтәсе килә, Сәйфи Кудашның теле халыкчан, шул ук вакытта ул сәнгатьле, җанлы, образлы. Халыктагы тел гәүһәрләреннән поэтик гөлләмәне оста ясый белсә, аларны халыкка тагын да сәнгатьлерәк итеп кайтара алды.
1958 елда мин “Кызыл таң”га эшкә килдем. Редакция ул вакытта Карл Маркс урамында иде. Бер бүлмәдә — озын буйлы Әнгам Атнабаев, Вазих Исхаков, Әхмәт Насыйров, юан гәүдәле Тимер Алюк, кипкән балыктай ябык мин фәкыйрегез. Беркөнне безнең янга Сәйфи Кудаш килеп керде. Без, тәртипле солдатлардай дәррәү басып, аны шатланып каршы алдык. Сәйфи аганың карашы ягымлы, мөлаем, мәрхәмәтле иде. Әйтерсең, безне бик нык сагынып, бер күрергә зар-интизар булып килгән. Вазих Исхаков сәнәгать турында язу белән мәшгуль. Әнгам Атнабаев — әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.
Сәйфи аганың аңы сүз гәүһәрендә, гәүһәрдәге моңда, моңның гөлләмә булып гыйззәтләнүендә. Гыйззәтлелек сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы тасвирламасында. Ул үзен мактап бер сүз дә әйтмәс. Майлы чүлмәк тышыннан билгеле, дигәндәй, җаны-канында кайнаган хаклык хәзинәсе мөлаем күз карашында, ачык йөзендә, нәзакәтле елмаюында чагыла. Башка вакыттагы кебек, сөйләнми-нитми алып килгән ши-гырьләрен Әнгам Атнабаевка бирде. Әнгам аларны гел шатланып алып куя. Бүген дә шулай итте. Чөнки гәзиттә басылган ши-гырьләрен халык яратып, хисле мөкиб-бәнлек, сөйкемле шәфәгатьлелек белән укый. Мөлаем караш белән саубуллашып чыгып киткәндә ул бүген, нишләптер, ым кагып мине тышка чыгарды.
Коридорда иске бер диван бар иде. Без шунда барып утырдык. Сәйфи ага кулыма бер хат тоттырды да: “Габдулла абыеңнан”, — диде. Хат гарәп графикасы белән язылган иде. Габдулла — әниемнең бертуган агасы. Сәйфи Кудаш 1915-17 елларда Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә укый. Галимҗан Ибраһимов — тел һәм әдәбият укытучысы. Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан, Шәехзадә Бабич — Габдулла Локмановның сыйныфташлары. Җәй көне алар өс-баш рәтләү, тамак кайгысы белән казах, кыргыз балаларын укытып йөри. Бервакыт Габдулла сыйныфташлары белән әйләнеп кайтмый, Кытайга ук чыгып китеп, уйгур балаларына белем бирә башлый. Һәм... шунда бөтенләйгә торып кала. Өйләнә. Әнвәр исемле бик зирәк уллары туа. Үскәч, Әнвәр романнар яза, уйгур әдибе булып китә. Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дигәндәй, картайгач, Габдулла хатыны, улы белән Уфага кайта. Кайтырга сыйныфташы Сәйфи Кудаш ярдәм итә. Сәйфи ага белән дуслашып китүем аңлашыла булса кирәк. Сәйфи Кудашның беренче әсәре “Бәхет эзләгәндә” дип атала. Минем беренче әсәрем — “Бәхет” дигән шигырь. Иҗатта икебез дә бәхетле булып чыктык. Сәйфи ага йөзгә җитә язды. Ә мин 90да гына әле. Сәйфи ага белән нык дуслаштык. Аның кешелеклелек, изге күңеллелек, иманга тап төшермәү сыйфатлары йокмый калмагандыр миңа. Җәмәгатьчелек сүз сәнгате остасы, талантлы, җегәрле шагыйрьнең 120 еллыгын билгели. Аның хакында сүз әйтми калсам, гөнаһ эшләрмен кебек. “Сүз гәүһәрендә моңлы гөлләмә” дип әйтү мин китергән мисалларда гына ачыкланып бетмәгәндер, бәлки. Шигъри гөлләмә күпне таләп итә...

Суфиян ПОВАРИСОВ,
Башкортстанның халык язучысы,
БДУ профессоры.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган ягы кирәк кешегә!
20-07-2017 :: Рухият
Туган ягы кирәк кешегә!
“Русия —  шигърият  ул”
24-06-2017 :: Рухият
“Русия — шигърият ул”
Фестиваль тәмамланды
22-06-2017 :: Рухият
Фестиваль тәмамланды
Бүләккә – көмеш кубыз
22-06-2017 :: Рухият
Бүләккә – көмеш кубыз








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»