Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Һәр адымы аның мактаулы

02.03: Һәр адымы аның мактаулы

Һәр адымы аның мактаулыЗилә Карамышеваның
гомер чорында яулаган Мактау кәгазьләрен санап та бетерерлек түгел. Иң беренчесен ул 1954 елда, Стәрле­баш районы Тәтер-Арслан мәктәбенең икенче сыйныфын тәмамлагач ала. Тик “5ле”гә укыганы, үрнәкле тәртибе өчен бирәләр аны. Шуннан башлап бүгенге көнгәчә, 80 яшькә җиткәнче, яхшы сүзләрдән өзелгәне юк. Һәр адымы аның мактаулы.


Зилә Шакир кызы гомерен аң-белем таратуга, халыкның мә­дәниятен күтә­рүгә багышлады. Мәктәптә 9нчы сыйныфта укыганда аны кечерәк сыйныфларга пионервожатый итеп куялар. 1954 елда урта мәктәп тәмамлаганнан соң, авыл китапханәсендә эшләгәндә ул авылдашларында әдәбиятка сөю тәрбияләде.

Мәдәниятне төптәнрәк өйрәнү теләге 1955 елда аны Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәтчелек училищесына алып килә. Көндәлек уку, төркемдә староста бурычларын үтәү Зиләгә мәдәниятне, аң-белемне халык арасында таратуга комачауламый. Шәһәр­дә генә түгел, хәтта Стәрлебашына кайтып спектакльләр куеп, фестиваль­ләр үткәреп йөрергә дә вакыт таба.

1957 елда училищены кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгеч Стәр­лебашка кайтып төшә. Аны Яңгырчы авылына клуб мөдире итеп билгелиләр. Шунда ул үзенең гомерлек мәхәббәтен очрата. Мәскәү мәдәният институтын тәмамлап, Стәрлетамак шәһәре хаки­миятенең мәдәният бүлеген җитәкләгән Калкаш авылы егете Хәернас Карамышевка кияүгә чыга. Икесенең дә мәдәният белгече булуы Зиләнең аң-белем тарату эшендә зур роль уйный, ул тагын да киңрәк планнар, хыяллар белән яна. Максатларын тормышка ашы­ру өчен белемен баетырга кирәк­леген аңлый. Шуңа да 1958 елда Стәр­летамак дәүләт педагогия инсти­тутының тарих-филология факультетына укырга керә. Институтта укыганда гаиләсе, яшь баласы булуга карамас­тан, өстәмә белем алырга да өлгерә: шәфкать туташы танытмасына ия була.

1965 елда институт тәмамлагач, Зилә Шакир кызы өч ел Стәр­ле­тамакның 8нче мәктәбендә, 42нче һөнәри-техник училищесында урыс теле һәм әдәбияты, эстетика фәннәре укыта. Укучыларны тел, әдәбият, сәнгать, мәдәният казанышлары белән таныштыра, аларда әхлакый-эстетик аң тәрбияли.

Зиләне 1969 елда Стәрлетамак педагогия институтына эшкә чакыралар. Анда ул педагогика фәнен укыта. Эзләнүчән, алга омтылучан Зилә “белгәнеңне башкаларга өйрәт” девизын сыйфатлырак тормышка ашыру өчен үзенең белем дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрергә була — 1977 елда СССР Педагогика фәннәре академиясе аспирантурасына читтән торып укырга керә. Куйган максатына ирешә: “педагогика фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.

Зилә Шакир кызы тәҗрибәле укытучылар, мәгариф җитәкчеләре белән эш җәелдереп җибәрә. Мәктәп укучылары белән дә эш алып бара. Институт базасында педагогик класслар ачып, балаларны укытучы һөнәре белән кызыксындыра башлый. Бу эшне оештыру тәҗрибәсе Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәз­мәсенә куела.

1987 елда ире Хәернас Габбас улы Уфага, партия Өлкә комитетының редакция-нәшрият бүлегенә мөдир итеп күчерелгәч, Зилә Шакир кызы М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институтына эшкә урнаша. Монда аның хезмәт офыклары тагын да киңәеп китә.

Зилә Шакир кызы педагогика фәненең бүгенгесен, тарихын бергә бәйләп укыта. Аның дәресләре белән студентлар да, коллегалары да, кафедра, университет җи­тәкчеләре дә канәгать була. Студентлар аңа хәтта кулдан эшләнгән үзенчәлекле диплом да тапшыра. Анда болай дип язылган: “Бу диплом иң гадел, иң егәрле, иң сөйкемле, иң изгелекле Педагогка – Зилә Карамышевага студентлар тарафыннан бирелә”. Аны Зилә Шакир кызы бүләкләренең иң зурысы дип исәпли.

Студентларга сыйфатлы белем, тәрбия биргәне өчен Зилә Шакир кызы “Башкортстанның мәгариф алдынгысы” исеме, Сухомлинский медале белән бүләкләнә.

1992 елда пенсия яшенә җитсә дә, тәҗрибәле педагог эшен ташламый. Бай тормыш юлы үткән тәҗрибәле ветераннар — яшьләрне тәрбияләүдә искиткеч зур хәзинә бит ул. Ул байлыкны Зилә Шакир кызы бик оста файдалана. Университетның үткәнен чагылдыручы кабинет ачып, аны тарихи материаллар белән тулыландырдылар. Зилә Шакир кызының тырышлыгы белән югары уку йортында яңа тәрбия учагы — музей булдырылды. Бүген аның эшчәнлеге, даны университеттан читтә дә киң билгеле.

Зилә Шакир кызы быел 80 яшьлек гомер үрен билгели. Ул бүген дә коллегалары һәм студентлар өчен остаз, киңәшче булып тора.

Фәрваз СӘЙФУЛЛИН,
педагогия фәннәре кандидаты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»