Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Беренче чирек уңышлы узды!”

09.03: “Беренче чирек уңышлы узды!”

“Тамыр”да һәрвакыт күңелле!“Тамыр”да һәрвакыт күңелле!25 еллыгын билгеләүче “Тамыр” телерадиостудиясендә эшләүчеләр шулай ди.

Эчкә үтәбез. Беренче катта студия кунаклары өчен кәнә­филәр урнаштырылган, стенага эленгән телеви­зор­­ларның берсендә Башкортстан юлдаш телевидениесе күрсәтә, икен­чесендә — балалар өчен “Бавырсак” тапшыруы.

Студиянең бер дивары тулысынча диярлек — халыкара, Бө­тенрусия дәрәҗәсендәге, шулай ук төбәктәге казанышлар өчен алынган грамоталар, Мактау һәм Рәхмәт хатлары, ә киштәләр шулай ук төрле бүләкләр белән тулы. Шунда ук билгеле алып баручы Руслан Фархшатовның сыны. Күп грамоталарда телеканал директоры Гөлназ Колсаринаның исеме телгә алынган. Аның кабинетына керәбез. Монда да бүләкләр күп. Русиянең төп телевизион конкурсы “ТЭФИ-Төбәк”тә җиңгән өчен, алты бронза Орфей сыны. Былтыр “Иң яхшы балалар телеканалы” номинация­сендә яуланган Милли премия. Тагын һәм тагын бүләкләр...


“ТЭФИ-Төбәк” конкурсыннан соң Владимир Познер белән.“ТЭФИ-Төбәк” конкурсыннан соң Владимир Познер белән.Каршыбызда — ачык йөзле, искиткеч сөйкемле ханым — директор. Аннан “Тамыр” турында сораштырабыз. Балалар телерадио­студиясе буларак, “Тамыр” 1992 елның 2 мартында оештырылган. Шуңа да биредә эшләүчеләр өчен язның беренче бәйрәме 8 март түгел, ә 2 март. “Тамыр”ны булдыручы, аның беренче директоры — Луиза Фархшатова. Ул үзенең хыялларын тормышка ашыруга форсат табып, яшь журналистлар мәктәбе оештырган. Яшьләргә канат ныгыту өчен зур иҗат лабораториясе әзерләгән. Луиза Азамат кызы ерак киләчәкне алдан уйлап эшли торган бик акыллы, зирәк кеше икән. Аның башлангычы белән ике дистә елда “Тамыр”, телевидениедә һәм радиода баручы ике гади тапшырудан “Башкортостан” телерадио­компаниясенең балалар һәм үсмерләр өчен дис­тәләгән сыйфатлы тапшыру алып баручы зур телерадиоструктурасына әверелеп, Башкортстан юлдаш телевиде­ние­сендә һәм “Юлдаш” радиосын­да эшләп килә.

— Луиза Азамат кызына без бик рәхмәтле, — ди директор. — Без әле дә аның белән аралашып торабыз, ки­ңәшләренә һәрчак колак салабыз. Ул безнең уңышларны күзәтеп бара. Хуплавын да, тән­кыйтен дә вакытында җит­керә.

“Тамыр”лылар “беренче чирек”­не әйбәт билгеләр белән тәмам­лаган. Күп җиңүләргә, казанышларга ирешелгән. Хәзер инде “Тамыр”ның беренче алып баручылары үсеп җитеп, үз балаларын тәр­бия­ли. Алар республикада билгеле музыкантлар, җырчылар, хәбәрчеләр, режиссерлар булып танылган. Күпләре “Тамыр”га эшкә килгән.

Телеканал тамашачылары белән тыгыз элемтәдә тора икән. Алар коллективның һәр эшен күзәтеп, бәяләп бара. Халыкның хуплавын, казанышлар өчен ихлас сөюен күрү коллективка канатлар куя, диләр биредә.

“Тамыр”ның эше ике бинада да бара. Телеүзәктә балалар туры эфирга чыга. “Сулпылар”, “Вечерком”, “Портрет” дигән тапшырулар нәкъ шунда — зур студиядә языла. Ә без кергән студиядә “Сәңгелдәк”, “Бавырсак” һәм башка тапшырулар төшерелә, язма тапшырулар эш­ләнә. “Юлдаш” радиосында көн саен өч тапкыр тапшыру чыга.

Гөлназ Фәрит кызы белән студия буйлап экскурсиядә йөрибез.

Иң аскы катта дубляж өчен бәләкәй генә студия бар. Ике бүлмә­дә мөхәррирләр утыра. Рәссамнар, реквизит, компьютер бүлмәсе, киңәшмәләр һәм репетицияләр залы бар. Коллективта — кырыклап кеше. Яшьләр күп эшли. Кызлар еш-еш бәби табарга китеп, яңадан кайтып тора, диләр. Хатын-кызларның күб­рәк булуы күзгә ташлана, бу табигый, әлбәттә, чөнки алар балаларга якын­рак. Хәер, егетләр дә бар. Тавыш режиссеры, операторлар, инженерлар, монтажлаучылар.

Тавыш лабораториясендә режиссер Гүзәлия Баһаветдинова каршы ала. Биредә мультфильмнарга тавыш яздырыла. Колак­ларыңа наушникларыңны эләсең дә, урысча текстны тыңлыйсың, башкортчага тәрҗемәсен микрофонга сөйлисең. Бик җитди эш.

Гөлназ Фәрит кызы төшерү өчен тәгаенләнгән һәм репетиция заллары, реквизитлар белән таныштыра. Мин үземне кызыксындырган сорауларны яудырам.

— Алып баручы балаларны, элекке кебек, эзләп йөрми­без, — ди ул. — Телне белгән һәм үзләрен телевизордан кү­рергә теләгән сә­ләтле балалар, балаларын телевизордан күрергә, аларның сәләтен ачарга теләгән әти-әниләр күп, алар килә. Кайчак үзебез дә чакырабыз. Әлбәттә, башкортча, урысча яхшы сөйләшкән, ачык балалар сайлана. Йомык балалар белән эшләве авыр.

Телеканал тапшыруларны башкорт һәм урыс телләрендә алып бара. Урысча тапшырулар әзрәк, чөнки урысча каналлар болай да күп. “Та­мыр” туган телне сак­лап ка­лу, үстерү өстендә эшли. Шулай ук, хәйрия проектларында да актив катнаша.

Заман авырлыклары телеканалга да кагылмый калмаган. Алар да, без, хәбәрчеләр кебек, акча эшләр­гә бурычлы. Әмма телевидениедә аны башкарып чыгу, реклама материалы табу җиңелрәк. Телевидение — бик чыгымлы производство. Эфир вакыты өчен түләргә кирәк. Тапшыруны төшереп, эшләү дә чыгымлы. Әйтик, аппаратура үзәк телерадиокомпаниянеке булса да, ул искерсә, аны ремонтлау һәм яңарту уртак мәшәкатькә әверелә. “Тамыр”­ның аерым бюджеты юк. Дәүләт телерадиокомпаниясе белән уртак бюджетта ул.

— Акча эшләргә теләгән кеше балалар телевиде­ние­сендә эшлә­ми, — ди Гөлназ Фәрит кызы. — Иҗади, балаларны тәрбияләүдә үз өлешен кертергә теләүчеләр генә эшли биредә. Коллективта барыбыз да актив, режиссерларыбыз көчле. Мөхәррирләр филолог белемле. Телевизион мө­хәррир баланың сөйлә­ме өс­тендә эшләргә, төшерү про­цес­­сын оештырырга, сценарийлар язарга тиеш. Читтән ав­торлар чакырып, аларга түләргә безнең акчабыз юк. Федераль каналлар белән чагыштырганда, күпкә азрак күләмдә финансланабыз.

Телеканалның юбилее уңаеннан Башкортстан юлдаш телевидение­сендә Балалар көне үтте. Бу көнне “Тамыр”­дагы балалар өлкән алып баручылар белән бергә эшләде. Өлкәннәрнең “Яңалыклар”ы белән кечкенәләрнең “Тау-тау ­ хә­­бәр­­ләр”е­нең алып баручылары вакытлыча алмашты.

“Родина” кинотеатрының яшел залында сәламәтлеге чикле балалар өчен чара узды. “Уфа утлары” комп­лексының бер залында балалар дискотекасы булды. Ә инде зур, рәс­ми кунаклар чакырылган бәйрәм “Башкортостан” дәүләт концерт залында узды.

...Телеканалда эш кайный. Эш сәгате формаль рәвештә генә тә­мамлана, чөнки иҗат эше беркайчан да туктамый. Ял көннәрендә бигрәк тә эш күп, чөнки телека­нал­ның тамашачылары алдында сынау тоткан көннәре бу.

Коллективның эшенә комачауламас өчен, тизрәк саубуллашырга ашыгабыз. Гади генә студия түгел икән бу. Зур, чиксез зур, чагу балалар дөньясы икән!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган ягы кирәк кешегә!
20-07-2017 :: Рухият
Туган ягы кирәк кешегә!
“Русия —  шигърият  ул”
24-06-2017 :: Рухият
“Русия — шигърият ул”
Фестиваль тәмамланды
22-06-2017 :: Рухият
Фестиваль тәмамланды
Бүләккә – көмеш кубыз
22-06-2017 :: Рухият
Бүләккә – көмеш кубыз








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»