Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Без булдырабыз!

13.04: Без булдырабыз!

3-4 апрельдә Казанда Башкортстан татар шигърияте көннәре узды.

Менә инде икенче ел Казанда Башкортстан татар шигърияте көннәре үтә. Узган елда анда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар иҗатчылары берләшмәсе рәисе Фәния Габидуллина, берлек әгъзалары Илдус Фазлетдинов, Рәфыйга Усманова, Лилия Сәгыйдуллина, Руслан Сөләйманов, үзешчән каләм ияләре Эльверт Хәмәтшин, Мидхәт Әбделманов, Нурлан Ганиев һәм Нәҗип Исламов булып кайтканнар иде. Быел бу бәхеткә Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Фатыйх Сәйфран, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Венер Фәттахов һәм шушы юлларның авторы, үзешчән каләм әһелләре Ирек Галин, Рабит Фәтхи, Рита Галиева һәм Нурлан Ганиев лаек булдылар. Чараны оештыруга зур көч салган Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, күренекле композитор Алик Локманов тырышлыгы белән шагыйрьләргә “көч биреп тору өчен” бер төркем сәнгать әһелләре дә җәлеп ителде. Алар: республикада яшәүче Рәдиф Зарипов, Венер Закиров, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Нияз Хәмәтшин, бүген Казан консерваториясендә укучы якташыбыз Артур Шөгаепов, Татарстан сәнгатькярләре Закир Шаһбан, Мәүлидә Нургали, Айгөл Бариева, Мурат Гайсин һәм Рамил Шәрәпов.


Шигърият көннәре 3 апрельдә Татарстан Язучылар берлегендә “түгәрәк өстәл” белән башланып китте. Анда берлек идарәсе рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан­ның халык язучысы Гәрәй Рәхим, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла, танылган шагыйрь­ләр, прозаиклар, әдәбият галимнәре Тәлгать Галиуллин, Газинур Морат, Вахит Имамов, Рәмис Әймәт, Лерон Хәмидуллин, Илсөяр Икъсанова, Чулпан Әхтәмова һәм башкалар катнашты. Чараны Данил Салихов ачканнан соң, Башкортстан ягыннан беренче булып сүзне Рим Идиятуллинга бирде. Рим абый, малай чагында кирпеч сукканын искә төшереп, аны никадәр күбрәк төясең, шулкадәр ныграк булуына басым ясады. Башкортстаннан шигъри десант белән килүчеләрне Казан кирмәнен ныгыту өчен ярарлык көч дип атады. Шагыйрь моның белән аларның татар шигъриятен баетучы көч булуын ассызыклады һәм бер шигырен укып ишеттерде.
Калган “десантчылар” да, фикер­ләрен белдереп, иҗат җимешләре белән таныштырды. “Түгәрәк өстәл”дә проблемаларны кискен итеп кую бу юлларның авторы өстенә төште. Мин сүзне Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләрнең башкорт әдәбиятына да, татар әдәбиятына да кермәве уңаеннан әдәбият галиме Суфиян Сафуановның “без – күпер астында калганнар” дигән билгеле гыйбарәсен искә төшерүдән башладым. Башкортстан Язучылар берлеге һәм татар берләшмәсендәге вәзгыять белән таныштырганнан соң, тәкъдимнәремне ирештердем. Алар шуннан гыйбарәт иде:
1.Татарстан Язучылар берлегенә федераль статус биреп, аның бүлек­чәсен Башкортстанда ачу;
2. Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләрне Татарстан Язучылар берлегенә алуда активрак булу;
3. Галимҗан Ибраһимов исе­мендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын өйрәнү өчен бер хезмәткәр билгеләү;
4. Казанда китап нәшер итүдә Башкортстан каләмкярләренә квота булдыру;
5. Гомумтатар әдәби процессына Башкортстан һәм Татарстаннан читтә яшәүче иҗат ияләрен җәлеп итү, баг­ланышны үстерү юлларын эзләү һәм тормышка ашыру.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашкан якташларыбыз Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташ, язучы Галимҗан Гыйльман да безне яклап чыгыш ясадылар. Роберт Миңнуллинның Татарстан Язучылары берлегендә Башкортстан каләм әһелләре белән эшләү өчен бер куратор билгеләргә кирәк, дигән фикере шунда ук хәл ителде – Татарстан Язучылары берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт безгә куратор итеп билгеләнде. Башкортстан ягыннан аның белән эшләү өчен җаваплы кеше итеп мине күрсәттеләр.
Шул ук кичтә Башкортстан делегациясе Галиәсгар Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның юбилей кичәсендә булды.
Ул көндәге төп чара Татарстанда нәшер ителүче әдәби-нәфис гәзит-журналларның милли матбугат мө-хәр­рирләре һәм вәкилләре белән Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында очрашуы булды. Анда “Казан утлары”, “Идел”, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм бала” журналлары, “Шәһри Казан”, “Халкым минем”, Бөтендөнья татар Конгрессы каршындагы “Дөнья” студиясе һәм башка басма вәкилләре катнашты. Бу очрашу Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Русия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаевның сә­ламләүләре белән башланып китте. Аннан соң Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сүз алып, кичәге сөйләшүләр нәтиҗәсе буенча фикерләрен әйтте:
– Без ике яклы багланышларны үстерү җәһәтеннән якын араларда Татарстанның Актаныш һәм Баш-корт­станның Илеш районнары арасында иҗади дуслык күперен төзеп, яшь иҗатчыларны берләштерү, таныштыру максатыннан чаралар оештырырга килештек, – диде ул. – Шулай ук агымдагы елда бер төркем татар язучыларының Башкорт­станның күркәм бер районына, алар­ның Татарстанга сәфәрләрен оештырачакбыз. “Башкортстан татар шигърияте” антологиясен чыгару да күзаллана. Ул җыентыкны туплау сезнең яктан Мөнир Вафинга тапшырылды. Багланышларның башка юллары уңаеннан да проектлар бар.
“Түгәрәк өстәл”дә әдәбият, сәнгать, мәгариф, вакытлы матбугатка кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
“Башкортстан татар шигърияте көннәре” зур Гала-концерт белән тә-мамланды. Казан милли-мәдәни үзәгендә узган ул чарада алма төшәр урын да калмаган иде. Залның ике ягында һәм кергән урыннарда ишек-ләрне киереп ачып, холлда да басып торучылар бик күп булды. Казан ягыннан чараны оештыручылар шигърият кичәсенә бу кадәр халык-ның күптән килгәне булмавын бил­геләде. Кичәдә шигъри десант белән килгән каләм әһелләре үзләренең иҗат җимеш­ләрен укып ишеттерде, артистлар алар­ның сүзләренә язылган җыр­ларны башкарды. Халык бик җылы кабул итте, Мәдәният сарае алкышлардан яңгырап торды. Чара ахырында Бөтендөнья татар конгрес­сының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, бу бәйрәмнең әһә-миятен билгеләп, анда катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Күренекле шагыйрь Рим Идиятуллинга Конгрес­сның “Татар милләтенә күрсәткән зур хезмәтләр өчен” дигән махсус медале тапшырылды. Халисә Мөдәрисова, Венер Фәттахов һәм мин фәкыйре­гезгә Татарстан Мәдә-ният министр­лыгының Мактау кәгазе, калганнарга Конгрес­­с­ның Мактау хатлары тапшырылды.
“Десантчылар” делегациясе җи­тәкчесе, композитор Алик Локманов Башкортстан татар шигърияте көн­нәренә зур бәя бирде:
– Шагыйрьлеккә, язучылыкка “пробаны” Казан куя. Башкортстан каләм тибрәтүчеләренең Казанга килеп үзләрен күрсәтүе зур сынау булды. Мондый очрашулар иҗади канат та куя, җаваплылык та өсти. Бу очрашуларны традициягә кертеп, оештыру эшләрен үз өсләренә алган Бөтен­дөнья татар конгрессына һәм Татарстан Язучылар берлегенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Сәфәр тәмамланды. Бу дустанә аралашулар күңелләрдә якты хати­рәләр калдырды. Иң мөһиме – багланышлар ныгытылды, сәфәрнең нәтиҗәләре озайлы булырга охшаган.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тәмле ашлар җырчысы
20-04-2017 :: Рухият
Тәмле ашлар җырчысы








Новости русской версии сайта


sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»