Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тәмле ашлар җырчысы

20.04: Тәмле ашлар җырчысы

Тәмле ашлар җырчысыКазанда Роберт Миңнуллинның “Тәмле ашлар җырчысы Юныс Әхмәтҗанов” дигән китабы дөнья күрде.

Бу китапның чыгасын мин төгәл бер ел элек — Роберт Миңнуллин белән Бакалы районына иҗади сәфәргә барганда ук ишеткән идем. Шул чагында ук аны кулга алып укыйсы килә башлаган иде. Ни өчен дигәндә, татар халкының легандар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов турында күп тапкырлар ишеткәнем булса да, моңа кадәр аның китапларын кулга алып укырга бер дә җай чыкмаган иде.


Ниһаять, төгәл бер елдан соң, Роберт Миңнуллин төзе­гән “Тәмле ашлар җырчысы Юныс Әхмәт­җанов” дигән китапны мин, иң беренчеләрдән булып, кулга алып уку бәхетенә ирештем. Ирешмәс тә идем, бәлки, Уфага җыелышка баргач, хезмәт­тәшем Фәрит Фаткуллинның эш өстәлендә яткан китапны күреп алдым. “Роберт Миң­нуллин менә нинди шәп китап чыгарган. Берсен миңа да бүләк итте. Укып чыгарга да өлгермәдем әле”, — диюгә, “Юныс Әхмәтҗа­новның тормыш юлы, аның аш-су рецептлары белән күптәннән кызыксынам. Беренче мин укып чыгыйм әле”, — дип, Фәрит абыйдан сорадым. “Укыгач, фикерлә­рең­не язарга да онытма”, — диде ул. Оста­зым­ның сүзләрен истә тотып, китап турындагы фикерләрем­не гәзит укучылар белән дә уртаклашырга булдым.
Халыкта “Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән бик мәгънәле мәкаль бар. Чыннан да, китапның тышы ук, “Мине ач та укы инде” дигәндәй, әллә каян үзенә җәлеп итә. Милли орнаментлар белән бизәлгән бүлмәдә, милли ашлардан әзерләнгән өстәл янында, колачын киң җәеп, Юныс Әхмәтҗанов басып тора. Ишектән сылу гына бер татар кызы кереп килә. Гүяки, шушы китап аша Юныс ага яшь кызларга: “Милли ашлар пешерү серләренә сез дә өйрәнеп калыгыз!” — дип эндәшә кебек.
Тышлыгы матур булган кебек, китапның эчтәлеге дә бик күркәм. Беренчедән, Роберт Миңнуллинның ”кулы” тигән­леге әллә каян сизелеп тора: китап җиңел, аңлаеш­лы, халыкчан тел белән язылган. Андагы мәкаләләрне, бөек остазның эшчәнлеген яктырткан гәзит һәм журнал материалларын, шулай ук, аның турындагы истәлек­ләрне укыганда Юныс Әхмәтҗанов­ның якты образы тулаем күз алдына килеп баса. Күңелдә: “Их, нигә мин дә аның замандашы булмадым икән? Аш-су серләрен остазның үзеннән өйрәнеп калган булыр идем”, — дигән теләк уяна.
Истәлек­ләрнең һәркай­сында Юныс аганың гадилеге, кешелеклелеге телгә алына. Хәер, башкача булуы да мөмкин. Ак уйлы кешеләрнең генә, гадәттә, аш-суы да тәмле була. Менә бу хакыйкать китапның буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла.
“Татар халкының легендар кулинары Юныс Әхмәтҗанов үзенең тырышлыгы, булганлыгы белән, үзенең табигый таланты белән, үзенең безгә калдырган хәзинәгә тиң китаплары белән халкыбызны рухи яктан баетып кына калмады, башка халыклар алдында дәрәҗәбезне дә үстерде, татар ашларын халкыбызның йөзек кашларына әйлән­дерде, чәкчәк, өчпочмак, гөбәдия кебек милли ризыкларыбызны халкыбызның, Татар­станның бренды дәрә­җәсенә күтәрде. Югый­сә, ул җырчы-актер да түгел, батыр солдат яисә генерал да түгел! Ул гап-гади бер пешекче, кулинар, аш-су остасы! Әмма шуңа да карамастан, күптән инде легендага әверелгән, хал­кыбызның иң популяр, иң күренекле, һәм, әйтер идем, иң затлы, кадерле кеше­ләребезнең берсе! Ул безне затлы милли ризыкларыбызны ничек пешере­ргә өйрәтеп китте, татар табынын сәнгать дәрәҗәсенә җиткерде, кунак җыю­ның, кунак сый­лауның серләренә төшен­дерде, мәҗлеслә­ребезнең күркен арттырды. Та­тарның милли ашларын, татарның милли табынын ил күләменә, дөнья күләменә алып чыкты. Ул безне ризыкның, бигрәк тә ипекәйнең кадерен белергә өйрәтте, ипекәйнең изге икәнен төшендерергә тырышты. Юныс абый Әхмәт­җа­новның тырышлыгы белән Казаныбызда, Татарстаныбызда атаклы Татар ашлары йорты барлыкка килде. Ул Казан халкының һәм Казан кунак­ларының иң популяр урынына әйләнде һәм дистә еллар дәвамында халкыбызга хез­мәт итте”, — дип яза Татарстан­ның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миң­нуллин китаптагы “Татарның легендар кулинары Юныс Әхмәтҗанов” дигән мәкалә­сендә.
Роберт Миңнуллин үз мәкаләсендә, шулай ук, Юныс Әхмәтҗановның үзе исән чагында ук шул заманның иң күренекле һәм популяр шәхесләренең берсе булуын, аш-су пешерү, табын әзерләү серләренә багышланган күпсанлы китаплар чыгаруын, аларның тиз арада таралып бетүен, легендар кулинар турында татарның гына түгел, Русиянең һәм чит илләрнең иң абруйлы басмаларында эшләүче журналистларның күпсанлы мәкаләләр язуын, иң олы кунакларны сыйлау Хөкүмәт тарафыннан фәкать Юныс абыйга тапшырылуын да әйтеп үтә. Бер сүз белән әйткәндә, Юныс Әхмәтҗановның тормышын һәм эшчәнлеген күкләргә күтәрә, аңа китапның буеннан-буена мәдхия җыр­лый.
“Үткәннәрен оныткан халыкның киләчәге юк”, — диләр. Дөп-дөрес сүзләр бу. Роберт Миңнуллин да әнә шул хакыйкатьне тирәнтен аңлап, Юныс Әхмәтҗановка хөрмәт йөзеннән бу китапны эшләргә алынгандыр, милли аш-суларыбызга булган кызыксыну тагын да артсын, татарның легендар кули­нарының исеме онытылмасын, дип уйлагандыр.
Роберт абыйның бу китабын мин аеруча яратып кабул иттем. Чөнки үзем дә озак еллар инде татар аш-сулары белән кызыксынам. Үземә караган районнарның һәркай­сыннан татар милли ризыкла­рының рецептларын язып алып кайтырга тырышам. Өйгә кайткач шулар­ның һәркайсын пешереп карыйм. Узган елгы Бакалыдагы иҗади сәфәр барышында Роберт абыйга бу хакта әйтмәсәм дә, мин дә, бер ел буена, гәзит эшеннән бушаган арада, “Өй ашлары” китабын эшләп утырдым. Ул китап быел яз башында дөнья күрде. Аның тәүге 1000 данәсе 1 айдан да азрак вакыт эчендә таралып өлгерде. Китап хәтта чит илләргә үк китте. Бандероль­ләргә адреслар язганда мин татарларның күплеген, алар­ның бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәвен, иң мөһиме — милли аш-су, көндәлек тормышта кулланыла торган башка рецептлардан төзел­гән татар китабына ихтыяҗ барлыгын күрдем. Шуннан чыгып, бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Роберт абый төзегән китапны укып чыккач, үземне күпмедер дәрәҗәдә Юныс Әхмәтҗа­нов­ның укучысы, аның эшен дәвам итүче меңләгән татар хуҗабикәләренең берсе итеп хис иттем.
Роберт Миңнуллинның китабы Юныс Әхмәтҗанов­ның тууына 90 ел тулуга багышлап чыгарылган. Күңе­лем сизә, бу китап дәвамлы булыр кебек. Бирсен Ходай, Юныс абый­ның исеме киләчәктә тагын да ныграк таралсын, татар йортларында аның рецептлары буенча милли аш-су пешерелсен, һәр гаиләдә татулык һәм иминлек хакимлек итсен. Тау кадәр зур хезмәт башкарган Роберт Миңнул­лин, татарның легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗа­новны зурлап китап чыгарып, үзен зурлады, иҗатын тагын да биегрәк баскычка күтәрде. Сыйфатлы кәгазьдә басылган 335 битле бу китап, иң кадерле ядкарь булып, татар халкына озак еллар хезмәт итәр, дип ышанам.

Шул ук вакытта

Болгария башкаласы Софиядә Бөтендөнья татар кухнясы көненә багышланган кулинария фестивале булып үтте. Казанда яшәгән һәм эшләгән легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә һәр елның бөтен дөньяның татар җәмгыятьләрендә аның киң билгеле китапларына теркәлеп калган рецептлар буенча аш-су әзерләнә. Софиянең Урыс милли үзәгендә үткән фестивальдә дипломатик миссияләр вәкилләре, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре мәртәбәле кунаклар булды. Болгариядә соңгы өч елда бик актив эшләүче “Идел булгарлары” татар оешмасы җитәкчесе Әлфия Димитрова чараны әзерләүгә һәм үткәрүгә зур тырышлык салды. Фестиваль кунаклары һәм болгар пешекчеләре традицион татар ризыкларын әзерләү, пәрәмәч һәм өчпочмак пешерү буенча осталык дәресләрендә катнаша алды. Кунакларны Мәскәүдәге күренекле татар рестораторлары һәм пешекчеләрнең пылаулары һәм казылыклары белән сыйладылар. Татар классик әсәрләрен башкарган Мәскәү җырчысы Зөлфия Хәлилованы болгар тамашачылары җылы кабул итте.


Венера МӘҖИТОВА,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



«ХӘЕРЛЕ ТӨН» КӨН КҮРДЕ!
1-08-2017 :: Рухият
«ХӘЕРЛЕ ТӨН» КӨН КҮРДЕ!
Туган ягы кирәк кешегә!
20-07-2017 :: Рухият
Туган ягы кирәк кешегә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»