Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ә шигъри бишеге —Җаек

27.04: Ә шигъри бишеге —Җаек

Габдулла Тукайның Уфага килүенә дә бу көннәрдә 105 ел тулды. Ул биредә каләмдәше һәм фикердәше, әле бер гасырлык юбилеен тутырып килүче гәзитебезнең булачак журналисты, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури белән очрашып сөйләшә. Ике шагыйрьнең бу очрашуы Башкортстанның атказанган рәссамы Әмир Арсланов картинасында сурәтләнгән.Габдулла Тукайның Уфага килүенә дә бу көннәрдә 105 ел тулды. Ул биредә каләмдәше һәм фикердәше, әле бер гасырлык юбилеен тутырып килүче гәзитебезнең булачак журналисты, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури белән очрашып сөйләшә. Ике шагыйрьнең бу очрашуы Башкортстанның атказанган рәссамы Әмир Арсланов картинасында сурәтләнгән.Иң борынгы тарихи шәһәрләрдән саналган Җаек (Уральск, Урал) Көнбатыш Казахстан өлкәсенең административ үзәге, Каспий буе иңкүлегенең төньяк өлешендә Җаек (Урал) елгасы буена урнашкан.

Татар милләте өчен Җаек үтә дә кадерле санала. Чөнки ул Тукайның яшьлек эзләрен саклый. Тукай яшәгән йорт, эшләгән типография, аның исеме белән бәйле урыннар күп монда. Габдулланың җизнәсе – Галиәскәр Госма­новның Почиталин урамындагы асты таш, өсте агач ике катлы йорты, Орджоникидзе урамындагы Мотыйгулла Төхфәтуллинның ике катлы таш йорты, сул якта – Тукай эшләгән типография, балачак эзләрен саклаган Җаек елгасы ярлары, “Мотыйгыя” мәдрәсә­сеннән якында гына агып яткан, Тукай су кергән Чаган елгасы, Тукай беренче мәртәбә маевкада катнашкан “Хан әрәмәлеге” дип аталган җир­ләр — барысы да безнең көннәргә кадәр шагыйрьнең якты истәлеген саклаганнар. Булачак шагыйрь­нең тормышка карашы, фикерләре дә нәкъ биредә формалашкан. 1895 елның кышында 18 көнлек юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Җаек шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Госманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгыя” мәдрә­сәсенә күчә. Мәдрәсәне нигезләүче Җаек ахуны Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин — татарларның күренекле дин эшлеклесе була. Ул 1846 елда Зөя өязе Кече Кайбыч авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз авыл мәдрәсәсендә белем ала, соңрак Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрелә, анда Кушлавыч авылыннан Мөхәммәт­гариф (Тукайның әтисе) белән таныша. Кышкар мәдрәсәсеннән соң 1867 елда Мисырдагы Каһирә шәһәренә Әл-Әзһар университетына җибәрелә. 1877 елда туган ягы Кайбычка кайтырга чыга һәм юлда апасы Газизә янына Җаекка керә. Җирле татарлар аның белемен күреп Түбән оч мәхәлләсенә мулла булып калырга үгетлиләр. Җаекта өйләнә һәм хатыны Газзиназ белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хөрмәтенә бер баласына аның исемен куша. Сабакташы Мөхәммәт­гарифнең үлүен ишетү белән Тукайны үз янына алдыра. Югары белемле, алдынгы карашлы, бай китап­ханәгә ия булган Мотыйгулла Төхфәтуллин мәдрәсәдә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Тукай монда Гомәр Хәйям, Фирдәүси һәм башка данлыклы шәрык шагыйрь­ләренең иҗат­лары белән таныша. “Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында эшләп килгән урыс мәктәбендә Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып китә. Нәкъ монда Тукайның урыс һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Остазы Габдуллада шагыйрьлек көче сизә, аның беренче тәҗрибәләрен хуплый. Каһи­рәдә укып кайткан улы Камилгә Тукайның бик сәләтле булуын сөйли. Яңалыкка, яктылыкка омтылучы; артта калганлыкка ихлас күңеле белән нәфрәт­ләнүче Камил Мотыйгый яшь Тукайга көчле тәэсир ясый. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәзите, “Уклар”, “Әлгасрел­җәдид” һәм “Новый век” журналларын бастырырга мөм­кинлек тудыра. Габдулла өчен бу басмалар шигырьләре, мәкаләләре дөньяга чыгу мәйданы булып хезмәт итә. Камил Төхфәтуллин ярдәме белән Тукай шигырьләре киң җәмәгатьчелеккә чыга. Камил Мотыйгый, типографиянең рәсми хуҗасы һәм нашире буларак, социал-демократлар оешмасы белән тыгыз элемтә тота. Урыс һәм татар теллә­рендә прогрессив гәзит-журналлар чыгара, революцион листовкалар бастыра. “Уралец” дигән басмада Тукай урысча тәрҗемә итү буенча да тәҗрибә туплый. Сталин һәм Коммунистлар урамнары кисешкән урында зур, ак бина әле дә исән. Бу элекке типография бинасында бүгенге көндә шәһәр типографиясе урнашкан. Хәзер анда ике өлкә гәзите – “Октябрь туы” (казах телендә) һәм “Приуральская правда” (урыс телендә) басыла. Ленин урамында элеккеге коммерция банкы бинасы да үзенә җәлеп итә. Кайчандыр бу йортның подвалында “Фикер”, “Әлгасрел-җәдид”, “Уклар” нәшер ителгән.
Уральскидагы Габдулла Тукай исемендәге Евразия үзәге җитәкчесе профессор Әбдеразак Абдрахман улы Әбүзәров тырышлыгы белән М. Үтәмесов исемендәге Көнбатыш Казахстан дәүләт университетында халкы­бызның бөек шагыйре Тукайга багышлап алты тапкыр халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылган. Әбдеразак Абдрахман улы чыгышы белән Кытай чигендәге Андреев районының Лепсинск авылыннан (Әтисе Абдрахман белән әнисе Минсафаның әби-бабалары бу якларга Омск шәһәре тирәсендәге Серебрякова авылыннан 1860 елларда күченеп килеп төпләнеп калалар). Педагогия училищесын тәмамла­гач, әти-әнисе аны Алма-Ата шәһәренә укырга җибәрә. Башкалада ул урыс теле белгеч­легенә укый. Тел белгече һәм укыту эшләре алып бару белән генә чикләнеп калмый милләттәшебез, тарих белән дә кызыксына, аеруча төбәк тарихына игътибар юнәлтә. Гыйльми хезмәтләре арасында Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган “Уральск – поэтическая родина Ту­кая”, “Уральск в судьбе Тукая”, “Творчество Тукая в контексте Евразийской культуры” дигән китаплары да дөнья күрә. Тынгысыз хезмәт нәти­җәсендә ул 1995 елның 23 декабрендә Уральскида Г. Тукай үзәген оештыра. Аның тырышлыгы белән биредә шагыйрьгә 2001 елның 30 октябрендә һәйкәл-бюст куела (скульпторы М. М. Гасимов, архитекторлары С. С. Айдаров, А. М. Галиев, Р. А. Вафиев), Мотыйгулла хәзрәт Төхфә­туллин яшәгән җимерек хәлдәге йорт бик зур матди чыгымнар таләп иткән күпь­еллык катлаулы эш нәти­җәсендә реставрацияләнә һәм шул йортта Тукайга музей ачыла, аның директоры итеп Марат Рафаэль улы Баһавет­динов билгеләнә. Тукай музеенда яшь шагыйрьнең эзләрен саклаган баскыч та сакланган. Мотыйгулла хәзрәтнең оныкчыгы танылган рәссам Ильяс Айдаровның иҗат җимеш­лә­ренә дә урын түрдән бирелгән.
Нәтиҗәле эшләрнең дәва­мы булып Татар бистә­сендәге 1871 елда төзелгән Кызыл мәчет тә реставрацияләнә. Шунысын да билгеләп узу кирәк — бу Җаекның иң иске мәчете булып санала. 2006 елга кадәр ташландык хәлдә булган мәчетне татар эшлеклесе Ришат Хәйруллин шәһәр күркенә әверелдерә. Заманында татарлар өчен сыеныр урын булган Кызыл мәчетне аякка бастырырга кирәклеген улына әнисе васыять итеп калдыра. Ришат әфәнде әнисенең васыятен үти.
Бүген Җаекта милләттәш­ләребезне бергә туплап торучы урын – Татар иҗтимагый үзәге һәм Тукай музее. Бу йортта казахлар яшәгән, инде кайберәүләр бүлмәләрен хосусыйлаштырган да булган. Әмма милләттәшләребез Та­тарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка хат юллаганнар. Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев указы нигезендә биредә яшәгән казахларга фатирлар бирелгән. Ә бинаны яңадан аякка бастыруны Ришат Хәйруллин үз канаты астына алган. Музей төзү эшен җиң сызганып башлаучы Көнбатыш Казахстан дәүләт университеты профессоры Разак Әбү­зәров бөтен булмышы белән Тукай мирасын тергезү өчен янып-көеп яши. Кайчандыр Тукай урамын Пролетарскийга үзгәрткән булалар. Шагыйрь­нең исемен кайтару өчен шактый ишекләрне шакырга, бусагалар таптарга туры килә. Аның арбасына милләтпәрвәр татарлар да утыра. Музейны да тергезәләр, үзәкне дә җанландырып җибәрәләр, Тукай мирасын халыкка җиткерү максатыннан төрле чаралар оештыралар. Мондый күркәм чараларның әһәмияте глобаль мәсьәләләрне хәл итүгә, делегатларның үзара очрашуына, аралашу вакытында тәҗрибә уртаклашуга, уртак планнар коруга булыша.

Нуридә Нәсыйбуллина,
филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль үзәк фәнни хезмәткәре.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»