Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Стәрлебашка фәнни экспедиция киләчәк

06.05: Стәрлебашка фәнни экспедиция киләчәк

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре быел 29 майдан 9 июньгә кадәр Стәрлебаш якларында гыйльми сәфәрдә булачак.Стәрлебашка фәнни экспедиция киләчәк

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – татар халкының телен, әдәбиятын, авыз иҗатын, музыкаль һәм тасвири сәнгатен югары фәнни дәрәҗәдә өйрәнә торган гыйльми-тикшеренү үзәге. Биредә эшләүче галимнәр 2009 елдан башлап милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләргә комплекслы экспедицияләр оештыра. Җыелган материалларга нигезләнеп, алар фәнни монографияләр, диссертацияләр яза, җыентыклар, белешмәлекләр һәм сүзлекләр төзи.
Татарстаннан тыш, байтак төбәкләргә гыйльми сәфәрләр оештырылган да инде. Менә алар: Түбән Новгород, Курган, Апас, Стәрлебаш (Башкортстан), Ырынбур (2010); Бәрәңге (Мари Эл) (2011); Удмуртия Республикасы (2012); Барда (Пермь крае), Әстерхан өлкәсе (2013); Омск (Себер), Самара (2014), Томск (2015), Чиләбе, Җидепулат (Казахстан, 2016). Анда җыелган материалларының байтагы “Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән” дигән сериядә “Милли-мәдәни мирасыбыз” исеме белән аерым китаплар рәвешендә дөнья күрә. Әлеге китаплар җирле халыкның авыз иҗаты, мәдәнияте, сәнгате, җыр-моңнары, сөйләм үзенчәлекләре, тормыш-көнкүреше, кул эшләре, авыллар тарихы, танылган нәселләр, шәжәрәләр, кулъязма һәм ташъязмалар текстлары турында бай мәгълүмат бирә.

Институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, үзе дә Стәрлебаш кызы Нуридә Насыйбуллина хәбәр итүенчә, агымдагы елның 29 маеннан 9 июненә кадәр институт галимнәре данлыклы Стәрлебаш якларына гыйльми сәфәргә чыгачак. Экспедиция составында татар халык иҗатын өйрәнүче фольклорчылар, телче-диалектологлар, археограф, сәнгатьчеләр, музыка белгечләре булачак. “Сәфәр турында алдан хәбәр итүбезнең максаты шул: халкыбызның рухи җәүһәрләрен туплау эшенә хәленнән килгән кадәр һәркем өлеш кертә ала. Стәрлебаш төбәге гомуми рухи байлыгыбызны үстерү өчен таяныч булып торыр, тел һәм иман байлыгы сакланганда халкыбыз югалмас, көчле булыр, киләчәккә карап, алга барыр дип ышанабыз. Бергә булсак, бердәм булсак, эшләребез нәтиҗәле булыр. Тикшеренүләргә нигезләнеп яңа басма да әзерләнер һәм киң катлам укучыларда кызыксыну уятыр дип өметләнәбез”, – ди галимнәр.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган ягы кирәк кешегә!
20-07-2017 :: Рухият
Туган ягы кирәк кешегә!
“Русия —  шигърият  ул”
24-06-2017 :: Рухият
“Русия — шигърият ул”
Фестиваль тәмамланды
22-06-2017 :: Рухият
Фестиваль тәмамланды
Бүләккә – көмеш кубыз
22-06-2017 :: Рухият
Бүләккә – көмеш кубыз








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»