Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Матурлыкны күрә белик!

11.05: Матурлыкны күрә белик!

Очрашудан һәркем канәгать калды.Очрашудан һәркем канәгать калды.Район үзәкләштерелгән китапханә каршында эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубында Экология елы уңаеннан оештырылган “Тылсымлы табигать җырчысы” дигән чарага кунакка Т. Рахманов исемендәге 2нче Югары Яркәй урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары чакырылган иде. Максат — табигатькә мәхәббәтне үсеп килүче яшь буында тәрбия­ләүдән башлау.

Чараның нигезенә Вәзыйх Исхаков исемендәге әдәби премия лауреаты, журналист Рәзифә Сәхәпова һәм Наҗар Нәҗми исемендәге әдәби премия лауреаты, “Русиянең иң яхшы әкиятчесе” һәм башка мактаулы исемнәр иясе язучы Илдус Тимерхановның 2012 елда Шаһит Ходайбирдин исемен­дәге премиягә лаек булган “Базы буе бөдрә тал” китабы алынган. Очрашуга Илдус Хәмит улы үзе дә килгән иде. Әйткәндәй, ул – табигать темасына иң күп язучыларның берсе, аның әсәрләре, нигездә, нәкъ менә балаларга тәрбияви йогынты ясауга багышланган.
Кичә, балаларга мавыктыргыч булсын өчен “Урман”, “Кәккүк башмагы”, “Базы”, “Чишмә чокырында вулкан эзе” тукталышлары дигән бүлекләргә бүленеп, һәр тукталышта Базы елгасы белән бәйле легендалар, риваятьләр искә төшерелде. Ә Илдус Хәмит улы аларның тарихы хакында кыскача аң­лат­малар бирде. Сирәк очрый торган үсемлекләр, тыюлыклар, район җирлегендәге елга-күлләр мисалга китерелеп, укучы­ларның белеме баетылды. Бигрәк тә алар гади генә күренгән Базы елгасының чынбарлыкта зур тарихи әһәмияткә ия булуына төшенде.
Чара барышында укучылар үзләре дә читтә калмады. Балалар сәнгать мәктәбенең “Веснушки” бию коллективының “Чума үрдәк, чума каз” фольклор чыгышы, Түбән Череккүл мәк­тәбе укучыларының кыргый җәнлекләр тормышыннан сәх­нәләштергән күренешләре чараны тагын да баета төште. Илдус Тимерхановның авылдашлары Лилия Гыйльмуллина һәм Әлфирә Вәлидова башкаруында туган якка багышланган моңлы җырлар яратып кабул ителде.
Чараны әзерләп алып баручы китапханәче, “Илһам” клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина очрашуга өлкән яшьтәге иҗатчыларны да чакырган иде. Фәния Гобәйдуллина, Фина Шәрипова, Фәнә Минһаҗева, Сәрия Сафиуллина, Венер Латыйпов табигать темасына язган шигырьләрен укып ишеттер­деләр, яшьләргә киңәш-теләк­ләрен җиткерделәр. Шагыйрә, “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Зәлифә Кашапова исә үзенең туган авылы аша агучы Иштерәк елгасына багышланган язмасы белән таныштырды. Ә Базытамакта яшәп иҗат итүче Рита Солтанованың туган ягындагы сулыклардан җыйган төрле ташлар күргәзмәсе укучыларда аеруча кызыксыну тудырды.
Әйе, район территориясе аша агучы Агыйдел, аңа коючы бай тарихлы Базы, Башкортстан белән Татарстан чигеннән агучы Сөн елгасы – күпме җырларда җырланып, күңелләрдә урын алган табигать байлыклары. Алар — безнең горурлык. Елгалар саекмасын, югалмасын, киләчәк буыннарга да калсын, дисәк, аларны сакларга кирәк. Чара барышында кызыл җеп булып сузылган әлеге фикер укучылар күңеленә дә уелыр, дип ышанасы килә.
Гөлфинә Сәлимова,
ветеран-журналист.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшь драматурглар, сез кайда?
Вчера, 00:00 :: Рухият
Яшь драматурглар, сез кайда?
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
Вчера, 00:00 :: Рухият
“Туйганчы җырлыйсым килә!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»