Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ел буе көткән “Яз” үтеп тә китте...

11.05: Ел буе көткән “Яз” үтеп тә китте...

20-26 апрельдә Уфада IX “Театр язы” республика фестивале узды. Аны оештыручылар — республиканың Мәдәният министрлыгы белән Театр эшлек­леләре берлеге. Фестиваль, башлыча, Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә узса, өченче тапкыр чараны Уфа кабул итте.

“Театр язы-2017” Башкорт академия драма театры каршында чагу тамаша һәм катнашучылар парады белән башланып китте. Фестивальдә Башкортстанның барлык профессиональ театр коллективлары белән очрашып булды. Шулай ук, А. Бахрушин исемендәге Мәскәү дәүләт театр музее да чакырылган иде.
Алты көн дәвамында Уфаның төрле сәхнәләрендә 15 спектакль, аларның өчесе — Бахрушин музее, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры белән Драматургия һәм режиссура үзәге спектакльләре — фестивальнең конкурс программасыннан тыш күрсәтелде.
Тәнкыйтьчеләр коллегиясенә һәм жюрига Валентина Федорова, Евгения Розанова (Мәскәү), Рида Буранова, Айсылу Сәгыйтова, Динә Дәүләтшина кебек билгеле театр белгечләре кергән иде.
“Театр язы” кысаларында осталык дәресләре, лекцияләр узды, актерлар клубы эшләде, Башкортстанда театр эшенең торышы мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” оештырылды. 26 апрельдә фестиваль Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында тантаналы рәвештә ябылды, җиңүчеләрнең исемнәре аталды.
Тугыз төп номинациядә җиңү­челәр билгеләнде, дипломнар, статуэткалар һәм махсус бүләкләр тапшырылды.
Иң яхшысы булып Салават башкорт драма театры куйган “Җир­дәшләр” спектакле (Мостай Кә­римнең “Авыл адвокатлары” повесте буенча, режиссеры — Антон Федоров) танылды. Бу спектакльдә Корбангали ролен башкарган Радик Галиуллин “Икенче пландагы иң яхшы ир-егет роле” бүләген алды.
“Хыялга каршы” спектаклен (Айгиз Баймөхәммәтов, Әнгизә Ишбулдина) куйган Башкорт академия драма театры режиссеры Илсур Казакбаев “Иң яхшы режиссер эше” өчен бүләкләнде. Шул ук спектакльдә “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” өчен Илшат Яхин билгеләнде. Саша, Икенче малай һәм Икенче кыз рольләрен уңышлы башкарган Ринат Баймырзин махсус бүләк белән бүләкләнде.
Башкортстан курчак театрының “Урал-батыр” спектакле (Владимир Аношкин, режиссеры — Илмар Әлмөхәммәтов) тамашачы сөюе бүләген алды һәм “Урал-батыр” эпосын югары художестволы гәүдәләндергән өчен” махсус бүләккә ия булды.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры куйган “Башмагым” спектакле (Хәбибулла Ибраһимов, режиссеры — Байрас Ибраһимов) тәнкыйть­челәр коллегиясенең махсус бүләгенә ия булды. Спектакльдә Кәрим бай образын гәүдәләндергән Айрат Фатыйхов “Иң яхшы ир-егет роле” бүләге белән билгеләнде.
Башкортстанның Театр эш­леклеләре берлеге Стәрлетамак Урыс драма театры куйган “Ай тотылган төндә” спектаклен (Мостай Кәрим, режиссеры — Мөсәлим Күлбаев) махсус приз белән бүләкләде.
“Салават Юлаев” спектаклен куйган (Заһир Исмәгыйлев, Баязит Бикбай, режиссер — Иркин Габитов) Башкортстан опера һәм балет театры “Милли музыкаль мәдәният традицияләрен саклаган өчен” бүләкләнде.
“Иң яхшы сценография” номинациясендә Туймазы татар дәүләт драма театры куйган “Урманнарга керсәң...” (Әлфис Гаязов) белән “Салават Юлаев” (Заһир Исмәгыйлев) спектакльләре өчен опера театрының баш рәссамы Рифкать Арсланов бүләкләнде.
“Иң яхшы хатын-кыз роле” Арс­лан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт театры куйган “Бәхет” спектаклендә (Тимергали Кил­мөхәммәтов) Миңҗиһан ролен башкарган Зәлинә Сөләймановага бирелде. “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” өчен Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе куйган “Люксембургка барып кайтканчы...” спектаклендә (Мөнир Кунафин, режиссеры — Айдар Зарипов) Гөлнәзирә ролен башкарган Зиләрә Юлтаева бүләкләнде.
Урыс академия драма театры куйган “Акбузат. Белый конь. Златая птица” спектакленең (Алексей Кортнев, Сергей Чекрыжов, режиссеры Михаил Рабинович) балет труппасы махсус диплом белән бүләкләнде.
Фестивальне ябу тантанасын Сара Буранбаева, Илья Мясников, Алмас Әмиров һәм Хөрмәтулла Үтәшев алып бардылар.
Алина МӘКЪСҮТОВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»