Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шагыйрәнә булмый, нишлисе?..

11.05: Шагыйрәнә булмый, нишлисе?..

Юбиляр Зәйфә Салихованы (сулда) Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы  Ләлә Харисова тәбрикли.Юбиляр Зәйфә Салихованы (сулда) Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Харисова тәбрикли.Шушы көннәрдә Бәләбәй шәһәрендә һәм районында Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, билгеле шагыйрә, язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәйфә Салихованың юбилей кичәләре үтте. Тәүдә әдибә күпсанлы укучылары белән шәһәрнең үзәк китапханәсендә очрашты. Аның милли бүлеге җитәкчесе Рәсимә Сәлимова шагыйрәнең буклет­лары, аңа багышланган альбомнар, китаплары белән таныштырды. Шигырьләренә композиторлар язган көйләр яңгырады.

“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган чаралар да күңел­ләрдә җылы тәэсир калдырды. Төрле оешмалар, вокаль төркемнәр, ан­самбльләр тарафыннан шагыйрә котлаулар кабул итте, лирик-фәлсәфи шигырьләрен укып, тамашачы күңелен тибрәтте. Мәтәүбаш авылы хакимияте башлыгы Марат Зәйруллин чыгышында болай диде:
— Безнең яклар — урман-таулы, илһамлы як. Авылдашым Зәйфә Миргазиян кызына Әбүбәкер тауларыннан искән йомшак җилләр чәчкә исләрен бөркегән, шифалы, эчеп туйгысыз Мәтәү суы илһам куәте сеңдергән. Безнең Мәтәүбаш авылында тумаса, ул да, башкалар да талант ияләре була алмас иде. Кәшфи Басыйров, Зәйфә Салихова, Мөнир һәм Габдулла Вафиннарны, Азат Әхмәтне тудырган безнең як! Алар – төбәгебез горурлыгы!
Бәләбәй татар иҗти­магый үзәге җитәкчесе Флүр Яһүдин, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасыннан Галия Әхмәтшина, Гөлфия Зиннәтуллина шагыйрәнең милли җанлы булуына, телне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, тергезү өчен барлык иҗади, рухи көчен салуын билгеләделәр.
Аннары юбилей кичәсе күрше Тузлыкуш авылына күчте. Биредә Зәйфә Салихованы урындагы “Гөл­нәзирә” вокаль җыр төркеме алкышлады. Мә­тәүбаш авылыннан килгән кунаклар — бертуган ветеран укытучылар Әдибә һәм Габидә Еркеевалар шагыйрәнең тамырлары Тузлыкушка — Газизовлар, Башкорт­станның халык комиссары Гыймад Яһүдин­нар нәсе­ленә барып тоташуы хакында тәфсилләп, дәлилләп аңлатты. Тарих шәҗәрәсен байкау тамашачыларда да зур кызыксыну уятты. Кызыксындарган сораулар да, чыгышлар да күп булды. Тузлыкуш авылы хакимияте башлыгы Ләлә Харисова, юбилярны котлап, болай диде:
— Зәйфә Сәлиховага иҗади сәләтне, миңа калса, безнең Шарлама, Таш­чишмә, Өммеки сулары, бөдрә таллы Өсән тугайлары биргән, чөнки барча иҗаты белән табигать баласы ул. Аның шигъри-
я­теннән былбыл сайравы
да, чишмә челтерәве дә, кылган шаулавы да ишетелә. Безнең талантыбыз ул!
Шагыйрә тамашачыга күпсанлы шигырьләрен укып ишеттерде.
— Мине тылсымлы иҗатка алып кергән ике укытучым — район гәзитенең ике баш мөхәррире Рифгать Усманов һәм Рөстәм Идиятуллин шушы Тузлыкуштан. Иң олы рәх­мәтләрем аларга! Биредәге каләмдәшләрем Илдар, Илдус, Камил Фазлетдиновлар белән кулга-кул тотынышып, укучы өчен иҗат итәбез. Укучың булмаса, шагыйрьлегең юк дигән сүз. Йөрәгем парәләре булган шигырьләремне синең хөкемеңә тапшырам, укучым. Алар миңа, ике бөртек кызым кебек үк, газиз һәм кадерле. Чөнки алар да илаһи вә серле Мәхәббәт җимешләре. Гомер диң­гезендә йөзгәнемдә җиргә һәм күккә, айга һәм кояшка, туган җиргә һәм туган нигезгә, телемә һәм халкыма булган сөюем кулыма каләм тоттырды. Мин, безне бар иткән һәм шушы бөек көчне биргән Аллаһка рәхмәтле булып, йөрәгемне шигырь итеп, сиңа илтәм. Күңел ишегеңне шакып, уйландырырга, җылытырга телим.
Безнең яклар гел чишмәле, җырлы.
Тау чишмәсе, Илһам чишмәсе...
Адым саен изге чишмә тибә —
Шагыйрәнә булмый, нишлисе?..

Тузлыкушлылардан юби­лей эстафетасын Бәләбәй татар гимназиясе кабул итте.
Камил Фазлый.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган ягы кирәк кешегә!
20-07-2017 :: Рухият
Туган ягы кирәк кешегә!
“Русия —  шигърият  ул”
24-06-2017 :: Рухият
“Русия — шигърият ул”
Фестиваль тәмамланды
22-06-2017 :: Рухият
Фестиваль тәмамланды
Бүләккә – көмеш кубыз
22-06-2017 :: Рухият
Бүләккә – көмеш кубыз








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»