Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Татар якшәмбе мәктәбендә – “Гаилә бәйрәме”

14.05: Татар якшәмбе мәктәбендә – “Гаилә бәйрәме”

Татар якшәмбе мәктәбендә – “Гаилә бәйрәме”
Бүген Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә “Гаилә бәйрәме” узды. Анда әлеге мәктәптә белем алучы балаларның әти-әниләре, әби-бабалары үз нәсел шәҗәрәләре, шөгыльләре, иҗади сәләтләре белән уртаклашты. Сәхнә түрен Раяновлар, Төхвәтуллиннар һәм Сәетовлар гаиләләре биләде.


Айгөл һәм Илдар Раяновлар Уфа районының Акбирде авылында гомер итә. Балалары Алия белән Нияз да шунда белем ала. Уфа үзәгеннән ерак яшәүләренә карамастан, алар, һәр атна ахырында Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбенә килеп, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-моңнарын, тел-әдәбиятны өйрәнәләр. Әйткәндәй, ата-ананың саф татар телендә сөйләшүенә хәтта махсус белемле филологлар да сокланырлык. Айгөл ханым белән Илдар әфәнде үз нәсел шәҗәрәләрен дә төзегән, ата-бабаларының тамырларын да җентекле өйрәнгән. Алия белән Нияз да иҗади күңелле, һәр эшкә маһир, авыл хезмәтен дә яхшы белгән балалар булып үсә.

Татар якшәмбе мәктәбендә – “Гаилә бәйрәме”
Наилә һәм Рөстәм Төхвәтуллиннар гаиләсен тулы хокук белән дини гаилә дип атарга мөмкин. Кызлары Аиша белән Динәне да алар Ислам кыйммәтләре нигезендә тәрбияләргә тырыша. Ата-ана икесе дә – табиблар. Медицина фәннәре кандидаты, рефлексотерапия белгече Рөстәм Төхвәтуллин озак еллар “Тайны здоровья” гәзитен чыгарып килде. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше белән бергә “Азбука Корана” гәзитен нәшер итә. Әйткәндәй, Наилә ханым да - медицина фәннәре кандидаты, кардиолог.

Татар якшәмбе мәктәбендә – “Гаилә бәйрәме”
Сәетовлар нәселенә килгәндә, аларны, чын мәгънәсендә, мәктәпнең “алтын тоткасы” дип атарга мөмкин. Аларның нәсел тамырлары татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовка барып тоташа. Бабалары Ирек Мәҗит улы Сәетов һәр атна саен оныклары Наилә, Диана, Аида, Илдар, Эрнестны якшәмбе мәктәбенә алып килә, төрле мәдәни чаралар үткәрүдә зур рухи һәм матди ярдәм күрсәтә. Бу искиткеч гаилә белән “Тулпар” журналының быелгы икенче санында дөнья күргән “Тирән тамырлар” очеркыннан якыннанрак танышырга мөмкин.

Татар якшәмбе мәктәбендә – “Гаилә бәйрәме”
“Гаилә бәйрәме”ндә җыр-моң, биюләр тынып тормады. 2нче Татар якшәмбе мәктәбе укытучысы, танылган җырчы һәм баянчы Айдар Юнысовның ата-ана, туганнарга багышланган моңлы җырларын тамашачылар алкышларга күмде.

Татар якшәмбе мәктәбендә – “Гаилә бәйрәме”

Үрнәкле гаиләләргә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтарияте исеменнән рәхмәт сүзләре җиткереп, оешма рәисе урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Хәлиуллина катнашучыларны истәлекле китаплар белән бүләкләде.

Ахырда Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Гыйльфанова чыгыш ясап, әлеге чараның киләчәктә традициягә әверелеп, башкаланың татар гимназияләре һәм мәктәпләре белән берлектә үткәреләчәге турында хәбәр итте.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»