Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “...Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина”

18.05: “...Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина”

 “...Һәр күңелләр  нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина” Татар халкының мәшһүр актрисасы, хатын-кызлардан беренче булып профессиональ сәхнәгә аяк баскан Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 125 ел тулды. Ул XIX-XX йөзләр чиге, яңарыш идеологиясе һәм хәрәкәте формалашкан заманда яшәгән. Казанда туган. Башлангыч белемне урыс мәктәбендә алган, шул ук вакытта мөселман хатын-кызлар мәктәбендә һәм бию классында укыган. 1907 елда Түбән Новгородта Ильясбәк Ашкадарскийның драматик артистлар, музыкантлар һәм җырчылар әзерләгән мөселман төркеменә (киләчәктә — “Сәйәр” төркеме) укырга кергән.

Төрле характердагы образларны гәүдәләндергән драма артисты гына түгел, 1912 елда “Нур” труппасын оештырган режиссер, сәнгать җитәкчесе, педагог, артистлар остазы, га­трольләр оештыручы, биналар арендалау, спектакль, чыгышларны әзерләү белән шөгыльләнгән җи­тәкче дә булган ул.
Әлбәттә, заманына күрә хатын-кыз өчен театр сәхнәсенә чыгу, театр эшен үстерү зур батырлык бул­ган. Сәхибҗамал Гыйз­зәтуллина-Волжскаяның истәлекләренә күз салыйк:
“1912нче елда мин “Сәйәр”дан аерылдым һәм икенче труппа төзергә уйладым. Уфага барып керү белән, мин артистлар эзләү артыннан йөрим. Иң әүвәл Гыйләҗ Казанскийны эзләп табам. Пермьнән Хән­җәров, Шамильский һәм Фатыйх Йосыпов киләләр. Казаннан Латыйпов килә. Без бик кызулык белән эшкә керешәбез. Ике-өч спектакль куябыз. Сборлар шәп түгел. Халык театрга йөрергә өйрәнмәгән. Яңа килгән артистларның күңелләре төшмәсен дип, берәр нәрсәмне сатып яки кемнән булса да акча алып, ашау-эчүләрен рәтле генә алып барам. Соңыннан без Уфа тирәсендәге ваграк станцаларда спектакльләр куярга уйлыйбыз. Иң әүвәл Дәүләкәнгә барабыз. Анда барып керү белән Фатыйх Йосыпов нык авырый башлый. Ашау-эчү рәтле булмау сәбәпле, аның ютәл авыруы көчәя. Тәмам хәле бетә. Сөт сорый. Ләкин алырга акча юк. Берәр артистны сөт эзләргә чыгарсак та, акчасыз булганга, таба алмый кайталар. Мин бер җефәк яулыгымны алып сөт эзләргә йөгерәм... Артистларыбыз кайсы афиша ябыштыра, кайсы мәктәптә сәхнә төзи, кайсы билет сатарга чыгып китә...”
Шулай авырлыклар белән эш башлаган төркем киләчәктә зур уңышларга ирешә. Ике-өч елда башкорт, татар, урыс, әзер­байҗан, төрек автор­ла­рының пьесалары сәхнә­ләштерелә. Труппа берничә ел эчендә Урал, Идел буе, Урта Азия, Төньяк Кавказда гастрольдә була.
1918 елда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Көнчыгыш фронтының 2нче армиясе каршында фронт труппасы булдыра, ул артистларның күбесе киләчәктә Уфа татар-башкорт театры труппасы составына керә. 1923 елда Башкорт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый. 1926 елда аңа Татар АССРының атказанган артисты исеме бирелә. Талантлы актрисаның гомере 1974 елда өзелә.
Сәхибҗамал Гый­ззәтуллина-Волжская “кабызган нур” бүген дә тамашачыга яктылык чәчә. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары кайчандыр беренче татар актрисасы башлаган эшне лаеклы дәвам итә, тамашачыны яңадан-яңа спектакльләр белән куандыра.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туган ягы кирәк кешегә!
20-07-2017 :: Рухият
Туган ягы кирәк кешегә!
“Русия —  шигърият  ул”
24-06-2017 :: Рухият
“Русия — шигърият ул”
Фестиваль тәмамланды
22-06-2017 :: Рухият
Фестиваль тәмамланды








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»