Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сагышларым син – Иске Әткүлем!

18.05: Сагышларым син – Иске Әткүлем!

Сагышларым син – Иске Әткүлем!Матди проблемаларга чумган бу дөньяда әдәбият дигән якты нур булмаса, дөнья бик күңелсез һәм караңгы булыр иде. Ниндидер бер кодрәт белән һәр төбәкнең үз иҗатчылары туып, күңел нурын кешеләргә өләшеп тора. Аларны күрә белергә генә кирәк. Краснокама районында да әдәбиятны сөяләр, иҗатчыларны хөрмәтли беләләр. Күптән түгел Никола-Березовка авылында үзәк район китапханәсендә Рәфисә Салихҗанованың “Иҗат чишмәм – Иске Әткүлем” китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Рәфисә Мәгънәви кызы гүзәл табигатьле Иске Әткүл авылында туып-үскән. Иҗатка ул катлаулы тормыш юлы, язмыш сынаулары үтеп килә. Урындагы матбугатта мәкаләләре, шигырь, хикәяләре басыла, ике елга якын Агыйдел шәһәренең “Ак калам” гәзитендә эшли, соңгы чорда әсәрләре “Кызыл таң”, “Тулпар” басмаларында да дөнья күрә. Бүген ул – шәһәрнең ”Агыйдел чишмәләре” әдәби оешмасы җитәкчесе.
Китапханәче Әминә Дәүләтова оештырган шигъри-музыкаль кичә юкка гына “Сагышларым син – Иске Әткүлем” дип аталмаган. Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелү сәбәпле, Иске Әткүл халкы туган туфрагыннан аерылырга мәҗбүр булган. Бәлки шуңа да иске әткүллеләр сагыш-моңга бай һәм иҗатка тартыладыр. Үзешчән композитор Илдар Мәгъдәнов, шигъри һәм чәчмә әсәрләр иҗат итүче Фәния Мөнирова, Фәйрүзә Сәгабиева, Илвира Зарипова, Илүзә Таһирова – алар Иске Әткүлдә туганнар, я булмаса, картәни- картәтиләре шушы авылдан. Кичәне Нәфисә Галиева, Фая Фатхелбаянова, Фәния Мөнирова, Гөлсинә Авзалова, Рәсим Сәйфетдияров, Айдар Янгиров башкаруындагы җырлар ямьләде. ”Авыл малайлары” төркеме җитәкчесе, автор-башкаручы Руслан Сәйфетдияров җырлый-җырлый кунакларны биетеп тә алды. Һәвәскәр артистлар Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасыннан өзек күрсәтте. Спектакльнең режиссеры Рәсимә Сәлахова һәм оештыручы Флера Сәйфетдиярова, кичәне оештыруда матди ярдәм күрсәткән Шәргыя Нәдергулова – шулай ук Иске Әткүл кызлары. Очрашуда Рәфисә Салихҗанованың әтисе Мәгънәви абый, Яңа Бура авылы хакимияте башлыгы Рәсим Сәйфетдияров, Башкортстан татарлары конгрессының Краснокама районы бүлекчәсе рәисе Таһир Мингалин да катнашып, китап авторына тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
Кадрия ӘХМӘТОВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшь драматурглар, сез кайда?
Вчера, 00:00 :: Рухият
Яшь драматурглар, сез кайда?
“Туйганчы җырлыйсым килә!”
Вчера, 00:00 :: Рухият
“Туйганчы җырлыйсым килә!”








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»