Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 3

Сәлам белән, Муса Гәрәев

Сәлам белән, Муса Гәрәев Данлы шәхесләребезгә кагылышлы ядкарьләрнең, хәтта кечкенә кәгазь кисәгенең дә, еллар үткән саен кадере, тәэсир көче арта бара.

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев 1945 елның җәендә язган хатларны тирән дулкынлану белән кулга алам. Алар әлегә музей экспонатлары да, архивлардагы берәмлекләр дә түгел. Атап язылган кешесе аларны 65 ел саклап, арытаба кардәш фронтовикка тапшырган.

“Кызыл таң”ның элекке журналисты, Бөек Ватан сугышы ветераны, 92 яшьлек Шәүкәт абый Макулов миңа калын гына папка китерде. “Аны икетуган сеңлем Фәния Моратова туплаган, — диде ул. — 2010 елның мартында, хәле бик начарлангач, телефон аша мине чакырып әйтте: “Син моны алып кит әле. Эчендәгеләр белән таныш. Кирәк дип тапсаң, берәр каләм әһеленә бирерсең. Бигрәк тә Муса Гәрәевның 1945 елның маенда төшкән фотоларын күз карасыдай сакларга тырыш...”

Шуннан соң сеңлем озак та тормады, гүр иясе булды. Аңа 86 яшь иде...”

Папкада кыйммәтле ядкарьләр шактый күп. Мәшһүр

10.03.2016 (№ 28 (24882)): Рухият

Резидакай, зәңгәр күлмәгеңне кайсы елгаларда чайкадың?

Резидакай, зәңгәр күлмәгеңне кайсы  елгаларда чайкадың? Мәдәният хезмәткәре, җырчы, композитор Резида Сабитованың илһам чыганагы – туган төбәгендә.

Мәктәптә укыганда – сыйныфта, университетта – төркемдә, арытаба хезмәт салган коллективларда Резеда исемен йөртүчеләр һәрвакыт берничә булыр иде. “Кызыл таң”гәзите редакциясендә дә бүген кабатланмас һәм бердәнбер дүрт Резеда хезмәт сала. Чираттагы командировкаларның берсендә танышкан мөлаем ханымның исеме дә Резида булуын ишеткәч, шаяртып шуларны әйттем.

— Моңа Илдар Юзеев, дөресрәге, аның “Таныш моңнар” поэмасы “гаепле” бит, — диде яңа танышым. – Алтмышынчы елларда, шушы әсәргә мөкиббән китеп, яшь әти-әниләр кызларына андагы төп героиняның исемен куша. Бөтен сере шунда. Сәләтле кызлар үсеп җитә, әлбәттә. Миндә хәтта Резедаларны бергә туплап, концерт оештыру фикере дә ныгый бара.

Аңарда бу теләк юктан гына барлыкка килмәгәндер, чөнки Резида Сабитова – мәдәният хезмәткәре. “Туган тел”, “Дуслык моңы”, “Гәлсәр сандугач”, “Юлдаш” җыры”, “Озын көй” конкурслары

12.12.2015 (№ 236-237 (24841)): Рухият

Шәехзадәле Әсән җирендә

Шәехзадәле Әсән  җирендә Радик Динәхмәтов, Азамат Гыйльманов, Таңчулпан Бабичева, Әсән авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Дүртөйле үзәкләштерелгән китапханә челтәре мөдире Зөләйха Заһидуллина – Шәехзадә Бабич иҗатын пропагандалауга зур өлеш кертүчеләрӘдәбият елы азагына якынлаша. Аның кысаларында республикада, шул исәптән Дүртөйле җирендә дә, бихисап матур чаралар үтте. Күптән түгел Әсән авылына башкалабыз кунаклары – күренекле сәхнә йолдызы, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать ака­демия­сенең режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы мөдире Таңчулпан Бабичева һәм аның студент­ларының шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич рухына, иҗатына баш ияргә, аның якташлары белән очрашырга килүе үзе бер күркәм бәйрәмгә әверелде. Әлеге мәдәни чараны оештыруга танылган җырчы Радик Динәхмәтов, Дүртөйле районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Азамат Гыйльманов күп көч салдылар.
28.11.2015 (№ 227-228 (24832)): Рухият

“Президент гаиләсендәге юбилейларны да алып бара ул!”

“Президент гаиләсендәге юбилейларны да алып бара ул!” Танылган режиссер, шоу-вумен Зәмирә Рәҗәпованың Илеш районы Торачы авылында яшәүче әнисе Зинфира Арсланова шулай ди.

Зәмирә Рәҗәпова — татар эстрадасындагы танылган алып баручы да, үзенчәлекле тавышлы җырчы да, режиссер да, сценарий язу остасы да, шагыйрә дә, шоу-вумен да, улына аның өчен җан атып торучы әни дә, иренә хәстәрлекле хатын да, әнисе өчен иң ныклы терәк-таяныч та. Аллаһы Тәгалә Зәмирәгә чибәрлекне дә, үҗәтлекне дә, тырышлыкны да, сәләтне дә мулдан биргән. Нәрсәгә тотынса, шул кулыннан килә аның. “Талантлы кеше бар яклап та талантлы була” дигән гыйбарә нәкъ менә аңа да төбәп әйтелгәндер кебек.
Шунысы кызык һәм кызганыч: Татарстанда ул бик популяр булса да, үзе туып-үскән Башкортстанда әле аны бик үк белеп бетермиләр. Шуңа да без бүген бу хатаны “төзәтергә”, даими рубрикабызда әнисеннән сөйләтергә булдык.

07.11.2015 (№ 213-214 (24818)): Рухият

Мәхәббәтне маяк итеп яшәргә чакырды

Мәхәббәтне маяк итеп яшәргә чакырды Күренекле драматургның әсәрләре кайсы заманда да актуальлеген югалтмый.

Туфан Миңнуллин – пьесалары илнең сәхнәләреннән төшмәгән, тамашачы тарафыннан көтеп алынган драматургларның берсе. Аның әсәрләре иркәләп үткән дулкын кебек мәхәббәтле, нурлы, ялкынлы. Быел октябрьдә ике тугандаш республикага – Татарстан һәм Башкортстанга шушы илаһи дулкын канатларында тирбәлү бәхете тиде. Ике төбәк әдәбияты һәм театр сәнгате елъязмасына бу көннәр мәшһүр драматургның тууына 80 ел тулуны киң билгеләгән вакыйга булып уелып калачак. Ә моңа кадәр 5-11 октябрьдә Казанда Г. Камал һәм К. Тинчурин исемендәге театрларда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган декада үтте. Башкорт дәүләт академия драма театры анда “Мин – хатын-кыз” (режиссеры – Илсур Казакбаев) спектакле белән чыгыш ясады.
М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче,
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның

27.10.2015 (№ 207 (24811)): Рухият









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»