Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 4

Безне уртак рухи кыйммәтләр берләштерә

Безне уртак рухи кыйммәтләр берләштерә Республика язучыларының Казанга чираттагы сәфәре моны янә бер тапкыр раслады.

Бишенче класста укыганда Учалы районының Казаккол сигезьеллык мәктәбе җитәкчелеге тарафыннан Сәйфи Кудашның “Хәтердә калган минутлар” дигән китабы белән бүләкләнгәнем әле булса хәтеремдә. Аны миңа уку елының беренче яртысын яхшы билгеләренә тәмам­лаган өчен бирделәр. Китапта язылган хәтирәләрнең күп урыннарын ул чакта аңлап җиткермәсәм дә, аны әллә ни күреп кадерләп, куана-куана укыганым бүген дә күз алдымда. Сәйфи Кудаш бу публицистик язмаларында үзе ишеткән һәм күргән мәгълүматларга таянып башкорт һәм татар язучылары арасындагы рухи бәйләнешләр хакында бәян итә, хәтта гомум төрки мәдәни дөньясын байкап чыга. Һәрхәлдә, олуг шагыйрьнең әлеге истәлекләреннән Тукайның Уфага килүен, Мәҗит Гафури белән очрашуын, ике күренекле әдипнең күңел кичерешләрен сурәтләгән юллар хәтергә уелып калган.

12.09.2015 (№ 176-177 (24781)): Рухият

Күзләр – күңел көзгесе

Күзләр – күңел көзгесе “Чыршыкай” балалар бакчасында күрү сәләте зәгыйфь сабыйларны сәламәтләндерү юнәлешендә зур эш алып барыла.

Үзебезне уратып алган дөньяви мәгълүматның 80 процентын күзләр аша кабул итәбез. Күрү сәләте яхшы булган кешенең һөнәри, иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә потенциаль көче күбрәк була. Ә инде сабыйның күзләре тумыштан ук зәгыйфьрәк икән, әти-әнисе ни эшләргә тиеш? Әлбәттә, сәламәтлектәге әлеге кимчелек ачыклану белән, кичекмәстән дәвалый башлау зарур. Уңай нәтиҗәгә ирешергә теләүче әти-әни табиб киңәшләрен төгәл үтәргә тиеш, мөмкинлек булса, сабыйны, яше җиткәч, махсус балалар бакчасына урнаштыру чарасын күрү дә кирәк.
Күрү сәләтендә кимчелеге булган нәниләр өчен республикабызда дистәдән артык балалар бакчасы исәпләнә. Шуларның берсе Дүртөйле шәһәрендә урнашкан. Бүген без аның мөдире, 33 ел педагогик стажы булган, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”, “Русия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек Рәмзия

19.05.2015 (№ 96 (24700)): Рухият

Бишбүләктә Кәрим көннәре

Бишбүләктә Кәрим көннәре Быел бу күркәм чара Әдәбият елына
һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Күренекле әдип, иҗаты мәктәп программаларына кертелгән, без шигырьләрен яттан белгән ватанпәрвәр-шагыйрь, якташыбыз Фатих Кәримнең кызы, әтисенең әдәби мирасын бөртекләп җыючы һәм кадерләп саклаучы Ләйлә ханым Кәримова үзе катнашкан, Казаннан килгән танылган журналист һәм язучы, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Русия татарлары милли оешмалары рәисләренең берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бишбүләк егете Римзил Вәлиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Минзәлә дәүләт татар драма театры директоры Роберт Шәймәрданов, Уфадан республиканың Мәдәният министрлыгы вәкиле Гөлдар Моратова һәм башка бик күп кунаклар, яугир-шагыйребезнең якын туганнары катнашлыгында үткән чара бик фәһемле булды.

21.04.2015 (№ 78 (24682)): Рухият

Әйләнә граммофон тәлинкәсе...

Әйләнә граммофон тәлинкәсе... Егерменче гасыр башында нинди татар җырлары яңгыраган һәм аларны кемнәр башкарган?

Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Идрис Газиевның бүген туган көне. Гомер юлы ике “бишле” белән билгеләнүче бу ямьле язда аның һөнәри җырчы буларак эшчәнлеге башлануга да 35 ел тула.
Татар һәм башкортның яраткан җырчысы гына түгел, сәләтле яшьләр тәрбияләүче укытучы да, телевизион музыкаль фильмнар, тапшырулар авторы, режиссеры һәм алып баручысы да ул бүгенге юбиляр.
Татар җырлары һәм җырчылары тарихы буенча да табыш-ачышлары, фәнни хезмәтләре бихисап. Шуларның күпмедер дәрәҗәдәге бер йомгагы буларак “Идел-Урал мөселманнарының вокаль мәдәниятендә профессионализмның формалашуы һәм үсеше” дигән темага язган кандидатлык диссертациясен Казан дәүләт консерваториясендә 2009 елның июнендә гаять зур уңыш белән яклады. Дәрәҗәле җыентыкларда, калын журналларда аның

21.04.2015 (№ 78 (24682)): Рухият









Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»