Кызыл таң » Рухият » 20-04-2017: Кулъяулык чигүчеләр конкурсы дәвам итә!

Кулъяулык чигүчеләр конкурсы дәвам итә!

Кулъяулык чигүчеләр конкурсы дәвам итә!Исегезгә төшерәбез: гәзитебезнең киләсе елда булачак 100 еллык юбилеена багышлап, “Хисләремне кулъяулыкка чигәм” дигән конкурс игълан иткән идек. Бәйгедә чиккән кулъяулыклар бәяләнәчәк, иң нәзакәтле башкарылган эшләр аерым билгеләнәчәк. Иң яхшы эш авторлары редакциядә бүләкләнәчәк.

Конкурсантыбыз Җәмилә Юнысова Кушнаренко районының Югары Сәет авылында яши. Ул гомере буе матурлыкка гашыйк. Чигү, бәйләү эшләре белән балачагыннан уң шөгыльләнә. Уңган хуҗабикә - авыл клубындагы “Оста куллар” түгәрәгенең иң актив әгъзасы. Үзе күп белә, башкаларны да өйрәтә.


Җәмилә Сафиулла кызы һөнәре буенча — укытучы. Пенсия яшенә җиткәнче балалар укыткан. Хәтта хезмәт дәресләрендә балаларга агач эшкәртү буенча дәресләр биргән.
— Эшсез йөрүчеләргә исем китә, — ди ул. — Телевизор караганда да кул эше башкарам.
80 яшендә дә Җәмилә апа бик актив. Гәзит-журналлар алдыра, Уфага театр премьераларын карарга йөри. Конкурска да эшен китереп үк бирде. Аңа рәхмәт белдерәбез һәм калган катнашучыларны да көтеп калабыз!

Конкурста катнашучылар кулъяулыкны ничек булса да редакциягә китереп җиткерү юлын табарга тиеш. Кул эшен кем башкаруы, аның кайда яшәве, яше, һөнәре турында мәгълүмат, бәйләнеш өчен телефон номеры булырга тиеш. Ә, бәлки, кулъяулык чигү, аны бүләк итү яки бүләккә алу турында берәр кызыклы тарихыгыз да бардыр әле? “Кызыл таң”га котлау сүзләрен дә язсагыз, алар, сайланып, гәзитебездә һәм сайтта дөнья күрәчәк.

Конкурска киләсе елның гыйнвар аенда нәтиҗә ясалачак.

Эшләрне кабул итү урыны:

Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 6 кат, 607нче бүлмә, Айгөл Юлъякшинага.
Конкурс барышын “Кызыл таң” сайтыннан күзәтеп барыгыз.

Кире күчергәБасып чыгарырга