Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Фермер продукциясе чит илгә чыга алырмы?

Фермер продукциясе чит илгә чыга алырмы? Русиядә фермер хуҗалыклары саны кимесә, ә Башкортстанда алар ел саен ике йөзгә арта.

Илнең аграр сәясәтендә җитди үзгәрешләр көтелә. Җитештерүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары өлешен бермә-бер арттыру бурычы куелды. Әлегә бу максатның дәүләт ярдәме күрсәтүдәге яңалыклар белән бәйлелеге анык мәгълүм түгел. Федераль тармак министры Александр Ткачев Русиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары съездында күптән түгел: “Мин аграр икътисад структурасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше — 60, ә фермерларныкы 40 процент булырга тиеш дип исәплим. Җитештерү күләмен арттыра барып, без шуңа йөз тотабыз”, — дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда җитештерүдә фермерлар өлеше авыл хуҗалыгы предприятиеләренекеннән һәрвакыт зуррак булды. Анысы шулайдыр, әлбәттә. Ә менә ни өчен авыл ихаталары өлешен исәпкә алмыйлар? Аларны кайсы категориягә дә кертергә белмиләр дип уйларга ярамый. Әйтик, 2016 ел йомгаклары буенча

16.03.2017 (№ 31 (25035)): Авыл хуҗалыгы

Малларның... үз паспорты булачак

Малларның... үз паспорты булачак 2018 елдан илдә йорт һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалау башлана.

Русия авыл хуҗалыгы янә бер мөһим вакыйгага әзерләнә: илебезнең барлык категориядәге хуҗалыкларында асралучы хайваннар, терлекләрне 2018 елның башыннан маркировкалау, келәймә сугу мәҗбүри булачак. Маркировкалау әлеге җан ияләренә чиплар беркетү, билге куюны аңлата. Һәр чип — малның идентификацион саны, биредә аның турында тулы мәгълүмат языла. Илдә теркәлгән маллар турындагы барлык белешмә шушы максат өчен махсус рәвештә оештырылучы Федераль дәүләт мәгълүмат системасына тупланачак.

Ил Хөкүмәте узган ел ахырында әлеге чараны тормышка ашыруда катнашачак төрле министрлык һәм ведомстволарга әзерлек эшләрен башларга күрсәтмә бирде. “Юл картасы”на ярашлы, әлеге кампания ике этапта үткәреләчәк: 2018 елның 1 гыйнварыннан атлар, ишәкләр, сыер маллары, боланнар, дөяләр һәм дуңгызларны маркировкалау башлана, ә 2019 елдан чират сарык-кәҗәләргә, эт-песиләргә, йорт кошларына, кыйммәт мехлы

09.03.2017 (№ 28 (25032)): Авыл хуҗалыгы

“ТАВРОС”ның куәтле канаты астында

“ТАВРОС”ның куәтле канаты астында Русиядә киң билгеле компания составына кергән Раевка ит комбинаты киләчәктә заманча предприятиегә әвереләчәк.

Республика әһәмиятендәге эре инвестиция проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Әлшәй районында соңгы елларда алдынгы технологияләр кулланучы заманча сәнәгать җитештерүе юнәлешендәге “Башкортстан бройлеры”, “Башкортстан ашлык компаниясе”, “Раевка элеваторы” кебек куәтле аграр предприя­тиеләр барлыкка килде. 2015 елда төбәктә эшчәнлеген җәелдер­гән эре инвесторлар сафын “Таврос” компанияләр төркеме тулыландырды. Моңарчы Башкортстанның берничә төбәгендә эре дуңгызчылык комплекслары эшен җайга салган, бу юнәлештә республикада гына түгел, Русия күләмендә дә киң танылган “Таврос” Раевка ит комбинатын үз канаты астына алды. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин билгеләвенчә, үзара файдалы хезмәттәшлек төбәкнең эшкәртү тармагындагы бай хезмәт традицияләренә ия булган предприятие эшчәнлегенә яңа сулыш бирү белән әһәмиятле. “Кызыл таң”ның бу сәхифәсе яңарыш чоры

18.02.2017 (№ 20 (25024)): Авыл хуҗалыгы

Сан түгел, нәтиҗә мөһим

Сан түгел, нәтиҗә мөһим Яңа министр имтихан тотты, аграрийлар сынатмасмы?

Узган атнада Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2016 елдагы эш йомгаклары, алдагы елга бурычлар һәм язгы кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган коллегия утырышын үткәрде. Аграрийларның зур чарасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның катнашуы очраклы түгел. Әлбәттә, ел саен үткәрелүче традицион очрашуның үзенчәлеге шунда, аграр ведомствога яңа җитәкче тәгаенләнде. Коллегия утырышында катнашучылар өчен генә түгел, республика җитәкчесе алдында да яңа министр имтихан тоткандай күренде. Ни дисәң дә, игенчелектәге узган елгы рекордлы казанышлар янәшәсендә хәл итүне көткән җитди проблемалар да бар. Нәтиҗәлерәк эш күрсәтергә стимул да җитәрлек. Республика Башлыгы очрашудагы чыгышын да чагыштырулардан башлады. “Авыл хуҗалыгы җитештерүендә үсешне саклап кала алдык. Шулай булуга карамастан, үсешнең бер проценттан да кимрәк — 100,8 процент булуы безне канәгатьләндерми. Алай гына да түгел, Идел буе федераль округындагы һәм илдәге уртача

16.02.2017 (№ 19 (25023)): Авыл хуҗалыгы

Җиргә хуҗа кирәк!

Җиргә хуҗа кирәк! Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнарны нәтиҗәле файдаланмаучыларны нәрсә көтә?

Башкортстанда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар 7319,6 мең гектар тәшкил итә. Бу гомум җир фондының 51,2 проценты дигән сүз. Әлеге биләмәләрнең 91,1 проценты авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендә бул­ган категориягә карый һәм шул исәптән 3667,1 мең гектарын сөрентеләр алып тора. Соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең кимүе күзәтелә. Аның төп сәбәпләренең берсе — җир мәйданнарын башка категориягә кертү.

Җир ресурсларын нәтиҗәлерәк файдалану буенча федераль законга байтак өстәмәләр кертелде. Башкортстан парламенты да әлеге юнәлештә җитди эш башкарды. Әйтергә кирәк, республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне дөрес һәм максатлы файдалану мәсьәләләрендә хәл итәсе проб­лемалар да бар. Якын көннәрдә Дәүләт җыелышы-Корылтайда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең ничек файдаланылуы хакында җитди сөйләшү булачак. Парламент тыңлауларында

16.02.2017 (№ 19 (25023)): Авыл хуҗалыгы

Авыл эшчәннәре республика куәтен күтәрде

Авыл эшчәннәре республика куәтен күтәрде Төп җитештерү күрсәткечләре буенча алар ил күләмендә әйдәүче урыннарга чыкты.

Абруйлы галимнәр фикеренчә, илебезнең аграр секторы соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге көчкә ия булган “идеаль шторм” хәлендә иде, ниһаять, аны тынлык, җилсезлек алыштырды. Көнбатыш санкцияләренә каршы торырга һәм импорт продукциясен алыштырырга сәләтле азык-төлек җитештерергә өйрәндек. 2005 елда туклану продуктларына ихтыяҗның 60 проценты импорт исәбенә канәгатьләндерелсә, быел бу күрсәткеч 10 проценттан артмады. Ил күләмендәге казанышларга килгәндә, әлбәттә, аның иң зуры — игенчелек тармагында.

“Быел ашлыкның тулай җыемы 116 миллион тонна тәшкил итте. Бу — яңа Русия тарихында моңа кадәр булмаган күрсәткеч! Фидакарь хезмәтләре өчен авыл эшчәннәренә рәхмәт”, — диде берничә көн элек үткән традицион зур матбугат конференциясендә Русия Президенты Владимир Путин.

Әлбәттә, Башкортстан — аграр тармак тотрыклы үсештә булган илнең ышанычлы төбәкләренең берсе булып кала. Республикада

31.12.2016 (№ 150 (25004)): Авыл хуҗалыгы

Малкайларның алларында кукуруз оны да бар!

Малкайларның алларында кукуруз оны да бар! 2012 елда “500 ферма” программасына кергәннән башлап Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында сөт җитештерү 19 процентка арткан.

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев җитәкчелек иткән кооперативта терпекчелектә шушы рәвешле югары продуктлылыкка елның-елында ике кышка җитәрлек мал азыгы хәзерләү һәм рационны даими рәвештә баетып тору исәбенә генә дә ирешелми, әлбәттә. Гәрчә, бу да савым күрсәткечен яхшыртуда хәлиткеч роль уйный. Мәсәлән, быел эскерт-эскерт печән һәм салам, җиде баз яшел масса өстенә, тәү тапкыр 50 гектарда ашлыкка кукуруз да үстергәннәр. Ул исә гектарыннан 42 центнер уңыш белән сөендергән. Аны былтыр гына сатып алынган куәтле киптергеч аша үткәреп, бозылмаслык итеп саклауга куйганнар. Шул рәвешле мал азыгы өчен катнашазыкны хәзер крахмалга бай кукуруз оны белән дә баеталар.

22.12.2016 (№ 147 (25001)): Авыл хуҗалыгы

Уйланырга урын бар, ә вакыт — аз

Уйланырга урын бар,  ә вакыт — аз Бакчачылык тармагының тарала башлавы сәүдә нокталарында чит ил җиләк-җимешенә юл ачты.

Көзге айлар җитүгә Көнбатыш игълан иткән санкцияләрнең йогынтысы-тәэсире тоела башлый: яшелчә, җиләк-җимешләрнең бәяләре генә түгел, кайсы илдән китерелгәне дә үзгәреп тора. Алманың гына да ничәмә-ничә сорты бар! Сәүдәгәрләр “Бозаяз алмасы”н ел дәвамында тәкъдим итә. Бозаяз — Кырмыскалы районының шул исемдәге җиләк-җимеш хуҗалыгы. Биредә районлаштырылган яхшы сортлы алмалар үстерелә. Ә менә аларның ел дәвамында агачыннан яңа гына өзеп алгандай сыйфатын саклавына ышанасы килми. Ә халык, “Бозаяз алмасы”дип сатылгач, үзебезнеке дип алуын дәвам итә. Хәер, санкцияләргә кадәр үк соңгы ун ел дәвамында Русиягә алма импорты елына 218 мең тоннадан 1,3 миллион тоннага кадәр күтәрелде. Виноградны да үзебез үстерә алабыз. Әйткәндәй, Кушнаренко селекция үзәге галимнәре әлеге вакытта виноградның 120 төрен үстерә, яхшы уңыш ала. Димәк, Башкортстанның табигый-климатик шартлары да әлеге җимешне үстерү

17.11.2016 (№ 132 (24986)): Авыл хуҗалыгы

“Сезнең белән горурланабыз, сезгә ышанабыз”

“Сезнең белән горурланабыз, сезгә ышанабыз” Башкортстан агросәнәгать­челәре һөнәри бәйрәмен тантана итә. Һәр елдагыча, аграр тармак өчен бу ел да үзенчәлекле һәм истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Авыл эшчәннәре рекордлы уңыш белән куандырды. 2008 елдан соңгы чорда Башкортстан ашлыкның иң күп тулай җыемын алуга иреште — басулардан 3,3 миллион тонна ашлык җыеп алынды.

Авыл эшчәннәренең бер­дәмлеге һәм Хөкүмәтнең аграр тармакка тоемлы ярдәме нәтиҗәсендә республика агросәнәгате ил күләмендә җитештерүдә лидерлык дәрәҗәсен саклап калуга иреште. Узган тугыз айда, мәсәлән, тулай авыл хуҗалыгы җитештерү күләме 128 миллиард сумнан артты, ягъни, 2015 елдагы белән чагыштырганда үсеш 10 проценттан артыграк тәшкил итте. Узган елгы рейтинг буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында сөт һәм ит җитештерү, сыер малы саны һәм кымыз эшләү күләме буенча беренче урында булды. Ябык грунтта яшелчә үстерү, савым сыерлары саны һәм сөт продукцияләре җитештерүдә, шулай ук, икенче урында ышанычлы калды.

Башкортстан

03.11.2016 (№ 127 (24981)): Авыл хуҗалыгы

Көчебез — бердәмлектә!

Көчебез — бердәмлектә! Авыргазы районында аграр тармакны үстерүдә тәү чиратта районның үз инвесторларына таяналар.

Авыргазы — республикада аграр җитештерү тотрыклы үсешкән районнарның берсе. Тугыз ай йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы тармагында саф табыш 320 миллион сум тәшкил итте. Күрсәткеч, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 80 миллион сумга күбрәк. Тулай җитештерүдәге ке­рем­нең 57 проценты терлекчелеккә карый. Токымлы терлек санын арттыру һәм сыйфатлы мал азыгын ихтыяҗдан күбрәк җитештерү авыргазылыларга кышлату чорын уңышлы үткәрү һәм продукция җитештерүне янә дә 8-10 процентка күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.

Районның авыл хуҗалыгындагы уңышлары, алда торган бурычлар һәм проблемалар хакында хакимият башлыгы урынбасары — авыл хуҗалыгы ида­рәсе начальнигы Тәлгать Сафин белән сөйләштек.

27.10.2016 (№ 124 (24978)): Авыл хуҗалыгы









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»