Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Өметләр язы әлегә ашыкмый

29.03: Өметләр язы әлегә ашыкмый

Өметләр язы әлегә ашыкмыйЕл фасыллары алмашкан бу көннәр җитез старт алдыннан тынлыкны хәтерләтә.

Русиянең көньяк төбәкләрендә язгы кыр эшләре нәкъ бер ай элек башланды. Белгечләр, Башкортстанда тәүге агрегатларның апрельнең беренче яртысында чыгачагын фаразлаган иде. Әмма өметләр акланмаска охшаган. Табигать игенчеләрнең ашкынып көткән мәшәкатьләрен тагын да кичектерер кебек. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, басуга апрель урталарыннан да иртәрәк кереп булмаячак. Метеорологлар фикере дә куәтли моны. Димәк, язның климатик чордан берникадәр соңгарак калуы хуҗалыкларга чәчүгә сыйфатлырак әзерләнергә дә вакыт калдырачак. Әмма барысы да вакытка гына бәйле түгел. Техника ремонтлау да, ягулык һәм минераль ашламаны күбрәк сатып алу — барысы да акчага бәйле. Ашлыкка гына түгел, елның иң җаваплы чорында сөткә дә бәяләрнең төшүе аграр хуҗалыкларга өстәмә авырлык тудыра. Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, быел язгы кыр эшләрен башкарып чыгу 8,9 миллиард сумнан күбрәккә төшәчәк, дип белдерде. Финанслауның төп чыганаклары булып, элекке еллардагы кебек үк, кыска вакытка исәпләнгән кредитлар кала һәм бу сумма якынча 4,5 миллиард сум тәшкил итә. Калганы эшкәртү сәнәгате предприятиеләре (1,2 миллиард сум), аграр предприятиеләр үзләре һәм дәүләт ярдәме буларак бүленгән акча исәбенә каплатылачак. Федераль үзәк төбәкләргә бүленгән акчаны күчерде. Бу турыда федераль ведомство башлыгы Александр Ткачев берничә атна элек узган киңәшмәдә хәбәр иткән иде һәм шул очрашуда бу акчаны аграрийларга бирүдә эшне уңышлы оештыручы төбәкләр исемлегендә Башкортстанны да телгә алды. Әйткәндәй, шушы ук киңәшмәдә фермер хуҗалыкларын кредитлауның ил күләмендә элекке еллардагыдан яхшырак баруы билгеләнде. 2018 елда субсидияләр күләме узган елдагыдан ике тапкыр күбрәк. Башкортстан хуҗалык итүнең кече формаларын кредитлау лимитын шулай ук 100 процентка үзләштергән төбәкләр сафын тулыландыручы буларак, федераль министр тарафыннан яхшы бәя алды. Димәк, республика фермерларының быел чәчү чорында гына түгел, гомумән, матди базаны ныгыту өчен дә мөмкинлекләре артачак.

Быел, яз ашыкмауга карамастан, республика хуҗалыклары яңа уңышка нигез салуга нинди әзерлек белән килде? Техник һәм башка чаралар басу эшләрен сыйфатлы һәм оешкан төстә башкарып чыгарлыкмы?


Быел да чәчүлекләр мәйданы узган ел дәрәҗәсендә саклана һәм ул 2 миллион 81 мең, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,3 миллион гектардан артыграк тәшкил итәчәк. Чәчүлекләрнең структурасы берникадәр үзгәрде: техник культуралар мәйданы зураеп, 349 мең гектарга җитте. Бу аерым хуҗалыкларның элекке онытылган кайбер культураларны чәчә башлавы белән аңлатыла. Ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов республикада уҗым культуралары мәйданнарын киметмәү генә түгел, аны киләчәктә тагын да зурайту бурычын куя. Узган көздән ул 457 мең гектарда, ягъни, аннан алдагы елдан 131 мең гектарга күбрәк чәчелгән иде. Якын киләчәккә бурыч — уҗым культураларын 700 мең гектарга җиткерү. Әйткәндәй, илнең көньяк төбәкләрендә аларга өстенлек бирелүе яхшы нәтиҗә күрсәтә. Әлеге фикерне Илшат Илдус улы күптән түгел Мәләвез районында узган төбәк агрономик конферен­циясендә хәбәр итте.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министрының әлеге чарада төп игътибарны аграр җитештерүдә әзер продукциягә өс­тенлек бирергә кирәклегенә басым ясавы очраклы түгел. Чөнки аграрий­ларның максаты ит, сөт, ашлык җитештерү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бары тик әзер һәм натураль продукция белән генә бүгенге шартларда икътисадны үстереп булачак. Димәк, яңа уңыш елына аяк басканда, чәчүгә төшкәндә үк авыл хуҗалыгы җитәкчеләре нәрсәне ничек үстерергә һәм аны ни рәвешле сатарга кирәклеген исәпкә алырга тиеш. Бу, беренче чиратта, дәүләт ярдәменнән тыш, төрле банклардан “кыйммәтле” кредитлар белән дөнья көткән хуҗа-лыкларга кагыла.
— Киләчәктә, моннан 2-3 ел элекке кебек, сатып алу бәяләре югары булмаячак. Һәрхәлдә, алдагы 8-10 елдагы дөнья базарындагы тенденция шулай фаразлана. Алга киткән ил­ләрдә дә җитештерүчеләрдән ит, сөт, ашлык сатып алу хаклары кимү күзәтелә. Безнең бурыч — урыннарда эшкәртүне оештыру, арзан чимал түгел, ә куллануга әзер туклану продукциясе җитештерергә кирәк. Әйтик, ярымфабрикатлар, макарон, он, сырларны аграр хуҗалыкларда җитеш-терә башларга, пакетка сөт тутыруны оештырырга кирәк. Әгәр без бу эштә соңга калабыз икән, республика базарын тиздән башка төбәкләр яулап алачак, — диде Илшат Фазрахманов.
Чәчү эшләренә әзерләнү мәсьә­ләләренә багышланган чарада бу­рыч­ның шулай куелуы беренче карашка урынсыз кебек. Чынлыкта, бу аграр хуҗалыкларны басуда эшне башлаганчы ук үстерелгәннең алдагы язмышы турында уйланырга чакыра. Чөнки соңгы елларда чималны ника-дәр күп җитештерсәң дә ул көтелгән табышны бирмәве күренде.
Гомумән, республика хуҗалык­ларында язга әзерлеккә беренче чи­ратта техника паркы куәтеннән чы­гып бәя бирелә. Министрлык әзер­ләгән мәгълүматларга караганда, һәр мең гектар сөрентегә уртача 4,5 трактор туры килә. Ә ашлык комбай­н­­нарының һәркайсы быел уртача 460 гектарда эш башкарырга тиеш.
Белешмә. Республика аграрийлары карамагында 15 меңгә якын трактор, 3620 берәмлек ашлык комбайны һәм 9 меңгә якын чәчү агрегаты бар. Болар һәр йөз гектар чәчүлек мәйда­ны­на 170 ат көче туры килүен күрсәтә.
— Соңгы елларда барлык катего­риядәге хуҗалыкларның да дәүләт ярдәме белән яңа техника алу мөм-кин­­леге артты, — ди министр урынбасары Ирек Сураков. — Чәчү комплекслары, мәсәлән, быел элекке еллардан 40 берәмлеккә күбрәк. Бул­ган трактор агрегатлары республикада дым каплатуны — 8-9, бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүне — 12-14, техник культуралар чәчүне 11-13 көндә тәмамлау мөмкинлеге бирә. Шунысы да мөһим. Соңгы өч елда авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту республика буенча чәчү вакытын уртача 3-4 календарь көнгә киметергә булышлык итте.
Шул ук вакытта, чәчүлекләре зур мәйдан тәшкил иткән аерым районнарда эшнең 15-40 көнгә кадәр дә­вам итүе дә күзәтелә. Билгеле, аны күбрәк чәчелү белән дә аңлатырга кирәкмидер. Чөнки, Благовар, Дәү­ләкән, Дуван, Караидел, Миякә, Стәр-летамак, Күгәрчен һәм тагын берничә райондагы авыл хуҗалыгы предприя­тиеләрендә чәчү агрегатлары белән тәэмин ителеш ихтыяҗдан шактый ерак тора. Тоташ алганда, быел республика буенча техника ремонтлау һәм аларга басуга чыгу өчен әзерлек паспорты тапшыру элекке еллардагыдан яхшырак оештырылган һәм күрсәткечләр 2-3 процентка югары. Бу бик мөһим. Чөнки, кар катламының нормадан юкарак булуы аркасында, быел басуда дым каплатуның тизрәк оештырылуы яңа уңыш язмышын хәл итүдә зур роль уйнаячак.
Уҗым культураларының ничек кышлавы турында төгәл мәгълүмат юк, дөресрәге, ул үзгәреп тора. Соңгы көннәрдә карның аерым районнарда нормадан артык явуы төзәтмәләр кертте. Министрлык әзерләгән белеш­мәдән күренүенчә, уҗым культуралары көньяк урман-дача һәм Урал алды дала зонасына караган районнарда күбрәк зыян күргән. Хәтсез мәйданда бозып кабат чәчү ихтималы бар. Хәйбулла районында уҗым культуралары тулысынча начар хәлдә дип бәяләнә. Зилаер районында бу күр­сәткеч — 50, Мәләвездә — 41, Куергазыда — 39, Благоварда — 36, Кыйгы һәм Учалы районнарында 30 процент тәшкил итә. Шуны ассызыкларга кирәк, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы ихтыяҗдан артык тупланган. Орлыкчылык хуҗалык­ларында сату өчен 30 мең тонна чәчү материалы бар. Хуҗалыкларның элита орлыкка күбрәк игътибар бирүе күзәтелә. Сорт яңартуда дәүләт ярдәменең артуы яхшы нәтиҗә бирә. Элита орлык сатып алуга тотынылган чыгымнарның 50 проценты суб­сидияләнә.
Язга хәзерлектә минераль ашлама, техника ягулыгы туплау мөһим роль уйный. Бу көннәрдә әлеге юнә-лештә эш дәвам итә. Әйткәндәй, ашламаның күбесенең бәясе узган ел дәрәҗәсендә саклануы аграрийлар өчен зур ярдәм булып тора.
— Авыл хуҗалыгы тармагы соңгы елларда моңа кадәр күрелмәгән дәүләт ярдәме алды, — диде очрашуда Илшат Фазрахманов. — Әмма алар крестьян телендә аңлаешлырак итеп әйткәндә, һич тә “чалбарны күтәрү” өчен түгел, ә аграрийларга тәгаен максатлар белән реаль эш күрсәтү һәм сәүдә итү базарында көндәшлек итәргә сәләтле Башкортстан продукты җитештерү өчен би­релә. Аграр хуҗалыклар дәүләт ярдәмен очын-очка ялгап яшәү өчен түгел, ә киләчәккә ышаныч биргән уңышлы проектларга файдаланырга тиеш. Минизаводлар, эшкәртү цехлары эшчәнлеген җәелдерү мөһим. Авылда кооперацияне үстерү, бер-ләшү — көн кадагындагы бурыч.
Авыл хуҗалыгын үстерү страте­гиясенә ярашлы, яңа технологияләр кертү үсемлекчелектә үзкыйммәтне, терлекчелектә байтак югалтуларны киметергә, эшкәртү сәнәгатенең нәтиҗәлелеген күтәрергә этәргеч бирә. Һәм болар һәммәсе дә республика аграр җитештерүендә конкурентлы өстенлек булып тора. Шуңа күрә быелдан тармакта IТ-техно­логияләрне үстерүгә аеруча зур роль биреләчәк. Әлеге вакытта мәсәлән, авыл хуҗалыгы җирләрен федераль мәгълүмати системага салу эше дәвам итә. Бу яңалык җир хуҗа­ларына басуда җитештерүчәнлекне фәнни нигездә күтәрүдә мөһим адым булачак.

“Кызыл таң” эксперты фикере Рәсүл Госманов,
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе:


— Башкортстан аграрийлары алдында зур бурычлар тора. Шик юк, алар чәчү кампаниясен оешкан төстә һәм сыйфатлы башкарып чыгачак. Авылның басу эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәтендә дә, пар-ла­­ментта да эшлекле киңәшмәләр үтте. Әлбәттә, анда җитешсезлекләргә түгел, ә аграр тармак алдында торган көнүзәк һәм перспектив киләчәккә бурычлар тикшерелде. Проблеманың иң зуры — әйләнештәге акчаның җитеш­мәве. Бүген тармакка беркайчан булмаганча арзан кредитлар кирәк, ә бирелгәне җитми. Ягулык, запас часть, ашлама, орлык туплау өчен яз җиткәндә түгел, ә көздән үк аз процентлы кредитлар бирелү мөһим. Кызганыч хәл, аграр предприятиеләрдә зур акча юк. Чөнки алар җитештергәнне сату бәясе төште. Мин мондый очракта алынган кредитларның процент ставкасын хуҗалыклар иркенрәк тын алырлык дәрәҗәдә киметергә кирәк, дигән фикердә. Авыл хуҗалыгы тармагын хезмәтләндерүче банкларның крестьянга якынрак килүен, карашларын үзгәртүен теләр идем. Әгәр федераль һәм республика Хөкүмәте бир­гән акча басу эшләрен уңышлы башкарырга җитә икән, аграрийларның үз бурычларын яңа уңыш­тан кайтаруы гына тоемлы ярдәм була алмый. Дәүләт ярдәме күрсәтелә, әлбәттә. Әмма “ыша­нычлы сикереш” өчен әлегә аграрийларның старт капиталы бик тә чамалы.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Язның бер көне елны туйдыра
Вчера, 14:35 :: Авыл хуҗалыгы
Язның бер көне елны туйдыра
Язгы кыр эшләре башланды
20-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы кыр эшләре башланды
Әйткән сүз – аткан ук
17-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Әйткән сүз – аткан ук








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»