Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Сыерлы көнең — сыйлы көнең инде...”

30.03: “Сыерлы көнең — сыйлы көнең инде...”

“Сыерлы көнең — сыйлы көнең инде...”Илеш районының Базытамак авылында яшәүче, 21 баш мал асраучы Закировлар шулай ди.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген райондагы шәхси хуҗалыкларда 14281 сыер малы асрала. Узган елда шәхси хуҗалыклардан барлыгы 42670 центнер сөт җыелган.

Базытамак авылыннан Әлфия һәм Рифат Закировлар шәхси хуҗалыкларында җитештергән сөтне район үзәгендә уңышлы эшләп килүче “Сөт” җәмгыятенә тапшыра. Җәй көннәрендә тапшырылган сөт күләме 120 литрга җитсә, әлеге вакытта алар һәр көнне 40 литр сөт тапшыра.


— Ихатабыздагы малларны күпләп үрчетә башлавыбызга дистә елдан артып китте инде. Авылда яшәгәч, мал асрамый булмый. Маллы ихатада гына ямь бар, — ди гаилә башлыгы Рифат.
Закировларны үз ихаталарында күпләп мал үрче­түгә Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмам­лаган уллары Илфат кодалаган. Елдан-ел арттыра барып, быелга ихатадагы терлек саны 21 башка җиткән. Закировлар, нигез­дә, сөт һәм ит җитештерү белән шө­гыльләнә. Бүген аларның абзарларында 6 савым сыеры, 5 башмак, 2 бозау, 6 сарык бар. Абзардагы барлык эш диярлек механикалаштырыл­ган. Су махсус торбадан килә, сыерлар да саву аппараты ярдәмендә савыла.
— Аллаһка мең шөкер, бүген Югары Яркәйдә яшәү­че улыбыз Рифат безгә бик ярдәм итә. Саламын да, печәнен дә берлектә хәзерлибез. Абзарны да бергәләп төзедек һәм зурайттык, — ди Рифат Кави улы.
Беркемгә дә сер түгел, авылдагы шәхси ихаталардагы бакчаларның яртысы диярлек буш тора. Закировлар да печәнне әнә шул буш торган бакчаларга чәчә. Саламны исә колхоз бирә. Ашлыкны сатып алыр­га туры килә. Узган елда, мисалга, 100 центнер ашлык алырга туры килгән.
— Ләкин барлык чыгымнар да үзен аклый. Ник дисәң, тапшырылган сөткә аена ике тапкыр исәп-хисап ясала. Вакытында “тере акча” кереп торгач, мал азыгын нинди акчага сатып алырмын икән, дип борчыласы түгел, — ди Рифат абый.
Әйткәндәй, Рифат За­кировның 45 еллык хезмәт стажы бар. Ул XXII партсъезд исемендәге колхозда башта 30 ел шофер булып эшләгән, аннары фермада мөдир булып хезмәт салган. Хаклы ялга чыгуына да бер ел гына. Хатыны Әлфия дә гомере буе эштән башканы бел­мәгән. Башта үз авылларындагы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасында тегүче булып эшләгән. Ул ябылгач, туннар, бүрекләр тегеп сату иткән. Берара авылдашларының кием­нәрен ремонтлау белән дә шөгыльләнгән. Соңгы вакытта исә ул эшен ташлап, тулысынча гаилә бизнесына – мал карау эшенә күчкән.
— Авыл хуҗалыгы тармагы беркайчан да җиңел булмаган. Безгә дә бик җиңел түгел. Көн буена абзардан кермәгән чаклар да була. Җәй көне иртәнге биштә үк торыла. Ләкин без эш күплеккә һич кенә дә зар­ланырга җыенмыйбыз, чөнки без чын бәхетне бары тик тырыш хезмәттә күрәбез.
Әгәр дә мал асрамасак, табын тулы сыебыз булмас, улыбызга да өй салышырга булыша алмас идек. Икенчедән, бүгенге заманда эшле булу — үзе зур бәхет бит ул, — ди Әлфия апа.
Әлфия апаның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Кемнәрдер яшәү ямен җиңел һәм “озын” акчада күрсә, авыл җирен­дәге­ләрнең күбесе тормыш ямен тырыш хезмәттә таба һәм ялгышмый. Авыл — ул безнең туендыручыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Авылның язмышы бүген Әлфия апа, Рифат абый кебек уңган кешеләр, аларның авыл хуҗалыгы тармагына битараф булмаган уллары Илфат кебек яшьләр кулында. Шәхси ихаталарда маллар мөгрәп торганда, тырыш хезмәт кайнаганда яшәр әле ул безнең нурлы авылларыбыз, яшәр әле ул милли гореф-гадәтләребез!

Венера МӘҖИТОВА.
Илеш районы.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Язның бер көне елны туйдыра
Вчера, 14:35 :: Авыл хуҗалыгы
Язның бер көне елны туйдыра
Язгы кыр эшләре башланды
20-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы кыр эшләре башланды
Әйткән сүз – аткан ук
17-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Әйткән сүз – аткан ук








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»