Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Юбилей дулкынында

30.03: Юбилей дулкынында

Юбилей дулкынындаҮткәненнән бүгенгесе күркәмрәк булсын өчен “Игенче” җәмгыятендә зур тырышлык салалар.

Дүртөйле районының җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте коллективы өчен быелгы ел истәлекле: апрельдә хуҗалыкның оештырылуына 30 ел тула. “Игенче” колхозы 1988 елда Дүртөйле районы “Маяк” колхозының Түбән Аташ авылы бригадасы һәм Таштау авылында урнашкан “Дүртөйле” мал симертү совхозын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бүген әлеге җәмгыять районның тотрыклы үсеш юлыннан атлаучы хуҗалыклары исәбендә. Аның эшчәнлеге белән Түбән Аташ авылында туып-үскән, барлык сәләтен, көчен туган төбәгенең күркәм бүгенгесе, ышанычлы киләчәге өчен кызганмаучы “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” билгесе иясе Роберт Сәетов идарә итә.


Әтисе сукмагыннан
Бала чагымнан ук үзем­нең туган авылымда калырга, язмышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләргә тиеш икәнлегемне белә идем. Ни өчен дигәндә, әтием, үзе гомер буе колхозда бригадир, рәис урынбасары булып эшләгән кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны, кечкенә­дән миңа: “Улым, син — төпчегебез, нигезебезне саклар таянычыбыз. Авылда төплә­нер­сең, чит тарафларда бәхет эзләп йөрмәссең”, — дип әйтеп килде. Мәктәп тәмамлагач, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләш­тердем, аннан ике ел армия сафларында хезмәт иттем. 1985 елда “Маяк” колхозында эретеп ябыштыручы булып хезмәт юлымны башладым, — ди Роберт Шәех­задә улы. — Ашлык үстерү, җир тәрбияләү серләренә төше­нәсе килүем көчле булгач, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга кердем, аны тә­мамлап, агроном дипломы алдым.
Үз эшенә җаваплы караучы, яңа технологияләргә кыю рәвештә таянучы Сәетовны “Игенче” хуҗалы­гы­ның баш агрономы вазыйфасына тәгаенлиләр. Ә ул сынатмый: җиңел булмаган йөкне зарланмыйча, күңел биреп тарта. Тора-бара аңа, баш агроном булу белән беррәттән, “Игенче” җәм­гыятенең башкаручы директоры вазыйфасын да ышанып тапшыралар. Моннан тыш, Роберт Шәехзадә улы ун елга якын Түбән Аташ авылының старостасы була, туган авылын төзекләндерү буенча бик зур эшләр башкара. Кайчандыр авылның яме булган, тик аяусыз вакыт йогынтысында җимерелгән асылмалы күпернең төзә­телеп, файдалануга тапшырылуы, зират­ның йортын, капка-коймаларын яңарту, урамнарда юлларны төзек­ләндерү, яктылык белән тәэмин итү кебек зур мәсьәләләрне хәл итү – нәкъ менә аның тырышлыгы, ныкышмалылыгы нәти­җәсе, шуңа ул күптән авыл­дашларының ышанычын, ихтирамын яулаган.
— Авылдашларым – уңган, булдыклы кешеләр, — ди хуҗалык җитәкчесе. — Җәмгыятебезнең үсем­лек­челектә дә, терлекче­лектә дә югары күрсәткеч­ләргә ирешеп эшләвенең төп сере шул.

Юбилей дулкынында“Игенче” елъязмасы
Хуҗалыкның беренче җитәкчесе Әнәс Габбасовны ихлас рәхмәт хисе, ихтирам белән искә ала “Игенче” эшчәннәре. Аның тарафыннан җәмгыятьнең матди-техник базасын һәм социаль инфраструктураны ныгыту, Түбән Аташ, Таштау авылларын төзеклән­дерү буенча зур эш башкарылган, продукция җитеш­терүне елдан-ел арттыру өчен нигез салынган. Аның рәислегендә “Игенче” район маяклары сафына керә, биредә ул елларда төзелеш югары темп белән алып барыла. Хуҗалык эшчәннәре өчен йортлар төзү, урамнарга асфальт җәю, авылларга телефон, су кертү кебек берсеннән-берсе күләм­лерәк проектларны тормышка ашыра ул. Авылның ике урамына җимерелү куркынычы тудырган Күәш елгасының агымын үзгәртү­не дә уңышлы аткарып чыга тынгы белмәс, халык мәнфәгатен кайгыртучы рәис.
Әнәс Хәмит улыннан соң хуҗалыкны Рәиф Хәмидул­лин җитәкли. Һөнәре буенча агроном булган Рәиф Шәехмулла улы гомере буе туган җиренә, иген игү кебек изге хезмәткә тугры булып кала. Тормыш юлдашы Фәйрүзә ханым исә хуҗа­лык­ның баш икътисадчысы вазыйфасын намус белән башкара. Басучылыкта һәм терлекчелектә югары күр­сәт­кечләргә ирешә бу елларны игенчелеләр, әлеге тармакларга аз чыгымлы технологияләр кертелә, машина-трактор паркы яңа заманча техника белән тулылана, җәмгыятьтә хезмәт шартлары яхшыра, бихисап объектлар яңартыла. Фидакарь хезмәте өчен Рәиф Хәмидуллин республика­бызның югары бүләгенә – Салават Юлаев орденына лаек була.
2001 елда авыл хуҗа­лыгы продукциясен җитеш­терүдә һәм сатуда, авылны социаль үстерүдә ирешел­гән уңышлар, Башкортстан икътисады үсешенә зур өлеш керткән өчен “Игенче” коллективы республикабыз Президентының Рәхмәт хаты белән билгеләнә. 2007 елдан җәмгыять — авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын җитештерү буенча элита хуҗалык, ә 2008 елдан кара-чуар токымлы сыер малы үрчетү буенча токымчылык репродукторы статусына ия була.
2009 елдан хуҗалык җитәкчесе итеп Фәгыйть Галиев тәгаенләнә. Ул да “Игенче” җәмгыяте үсешенә зур йогынты ясый. Продукция җитештерү арта, аның сыйфаты яхшыра. Хуҗалык XIV “Алтын көз” Русия агро­сәнәгать күргәзмәсендә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитеш­терүе өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Дипломы һәм бронза медале белән бүләкләнә.
— “Игенче” оешканнан башлап, аның үсешенә зур өлеш кертүче шәхесләрне бүген билгеләп үтәсем килә. Аларның арасында күптән инде бакыйлыкка күчкәннәр дә бар, тик һәркайсысы хакында якты истәлекләр без, авылдашларының, күңел түрендә саклана, исән хезмәт ветераннарыбыз әле дә акыллы киңәшләре белән ярдәм итә, — ди Роберт Шәехзадә улы. — Менә алар, хуҗалыгыбыз горурлыгы: “БАССР авыл хуҗа­лыгының атказанган механизаторы”, “Почет билгесе” һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Рафак Сәетов, БАССР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы, II һәм III дәрәҗә Хезмәт даны орденнары иясе Рәиф Хәнәфиев, БАССРның атказанган агрономы Мөнир Мусин, Башкортстан Рес­публикасының атказанган икътисадчысы Фәйрүзә Хәмидуллина, республика Хөкүмәтенең “Һөнәре буенча иң яхшысы” дипломы белән бүләкләнгән баш зоотехник Фәрит Фәсхетдинов, “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” билгесенә ия булган ферма мөдире һәм зоотехник Рәфит Әхмәтов, КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты Мактау грамотасына, Русия Авыл хуҗалыгы министр­лыгының Рәхмәт хатына лаек булган механизатор Хәбибулла Хәми­дуллин. Республика Авыл хуҗалы­гы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләклән­гән игенчебез Фәвәрис Әхмәтов кебек булдыклы, һәр техниканың “көен” белүче, намуслы эшчән­нәре­без белән бүген дә җәмгыятебезнең алтын фонды саекмый. Механизаторлар Кәүсәр Фаззалов, Альфред Әбүбакиров, Александр Ярофеев, Сергей Варламов, Илгиз Нуриев, комбайнчы Айдар Латыйпов, водительләр Илгиз Мөхәм­мәдиев, Мирзанур Камалов, Фәвәрис Әхияров, машина-трактор остаханәсе мөдире Леонид Буклаев, баш инженер-механик Рөстәм Ху­җиәхмәтов, терлекчелектә эшләүчеләр Рәсүл Миргазов, Мисбах Әхмәтов, Фәгыйлә Гатауллина, савучылар Лена Гәрәева, Маргарита Лотфуллина, Регина Камалова, Гөлнара Насретдинова, Рәмилә Фазлыева, ферма мөдире Снежана Иванова, зоотехник-селекционер Светлана Иликбаева — үз вазыйфаларын җиренә җит­кереп башкаручы уңган­нар.

Бүгенгесе күркәмрәк булсын өчен
“Игенче” җәмгыяте район үзәге Дүртөйледән 20 чакрымда урнашкан, бүген аның бердәм коллективында 87 кеше хезмәт сала. Хуҗалык җирләренең гомум мәйданы 4115 гектар, шул исәптән авыл хуҗа­лыгы җирләре 3897 гектар тәшкил итә. Аларның 2754 гектары —сөренте җирләр, 912-се — көтүлекләр, 231е — печән­лекләр. Бүген җәмгыять кара-чуар токымлы сыер малы үрчетү, сөт, ит җитештерү, иген үстерү белән шөгыль­ләнә.
Былтыр басулардан 65439 центнер ашлык җыеп алынган, гектар куәте уртача 32,3 центнер булган.
Әлеге вакытта хуҗалык­та 1300 сыер малы асрала, шуларның 370е – савым сыерлары. Былтыр биредә, һәр сыерга исәпләгәндә, 7257 килограмм сөт җитеш­терелгән, әлеге көндә һәр сыердан тәүлеклек савым 16 килограммнан артыграк. Соңгы ике-өч елда малчылык биналарын яңарту, заман таләпләренә җавап бирүче технологияләр кертү өстендә күләмле эш башкарылган, Таштау һәм Түбән Аташ авылларындагы фермаларны төзеклән­дерүгә 12 миллион сум тотынылган. Моннан тыш, амбарда ашлык чис­тарту һәм киптерү өчен яңа җиһазлар урнаштырыл­ган, берничә бинаның түбәсе алыштырылган.
Бүген “Игенче” хуҗалы­гында эшче кулларга кытлык юк. Уртача хезмәт хакы аена 21 мең сум тәшкил итә, ул вакытында түләнә.
— Җәмгыятебезгә чит­тән килеп эшкә урнашучылар да бар, — ди хуҗалык җитәк­чесе. — Аларны фатир белән тәэмин итәргә тырышабыз.

Һәркайда эш кайный
Машина-трактор оста­ханә­сендә без барып кер­гән­дә, кырмыска иләвен­дәге кебек, эш кайный, механизаторлар “тимер атлар”ын көйләү белән мәш­гуль иде. Биредә “парад белән” МТМ мөдире Леонид Буклаев идарә итә. 73нче яше белән баручы Леонид Павловичның халык арасында абруе зур. Лаеклы ялга чыкканчы ул Татар­станның Яр Чаллы шәһә­рендә яшәп, шунда хезмәт салса, пенсионер статусына ия булгач, тормыш юл­дашының туган авылы Түбән Аташка кайталар, монда өй сатып алалар. Гомер буе баш инженер вазыйфасында эшләгән Леонид Павлович “Игенче” җәмгыятендә бик кирәкле кадр булып чыга, аңа машина-трактор остаханәсен ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар. Механизаторлар бу зирәк, эшне яше-карты белән уртак тел табып оештыра белүче абзыйны шунда ук үз итәләр.
— Язгы басуга, чәчүгә чыгар өчен әзерлек яхшы, — диде канәгатьлек белән Леонид Павлович. — Механизаторларыбыз берсен­нән-берсе остарак.

Киләчәк – яшьләрдә
“Эшче кулларга кытлык юк”, — дигән иде әңгәмәбез барышында җәмгыять директоры. Бу сүзләрнең хак икәнлегенә үз күзләребез белән күреп инандык. Яшьләр терлекчелек тармагында аеруча күп булып чыкты.
— Мин армия хезмә­теннән кайту белән фермада терлекче булып эшли башладым, — ди 22 яшьлек Илмир Камалов. — Хезмәт шартларыннан канәгать­мен.
19 яшьлек Илнур Йосыпов Түбән Аташ фермасына күрше Чакмагыш районы­ның Югары Аташ авылыннан килеп эшләп йөри. Ул да терлекче.
— Быел яз билемә солдат каешы буачакмын, — ди Илнур. — Хәрби бурычымны үтәп кайткач, авыл хуҗалыгы тармагында эшләвемне дәвам итәрмен дип уйлыйм.

Тырышкан — табар
Яшерен-батырын түгел: бүген авыл хуҗалыгында авырлыклар, киртәләр җитәрлек. Быел ел башыннан ук сөт комби­нат­ларының хуҗалыклардан сөтне сатып алу хакларын сизелерлек түбәнәйтүе (ә кибеттә хаклар һич тә арзанаю ягына бармый!), тапшырылган продукция өчен акчаны вакытында түләми җәфалавы, ашлык хакла­рының төшүе, әлбәттә, авыл кешесенең бәкәленә суга. Тик кыенлыкларга зар­ланып, кул кушырып утырырга өйрәнмәгән игенче­леләр: тырышып эшләсәң, һич­шиксез, уңай нәтиҗәгә ире­шерсең, дигән девиз белән хезмәт салалар. Хуҗалык җитәкчелеге киләчәктә дә үсеш юлыннан тайпылмау, җәмгыять эшчәннәренең хезмәт хакын арттыра барып, эш шартларын тагын да яхшырту, җәмгыятьнең матди-техник базасын арытаба ныгыту максатына омтыла.

Миләүшә Латыйпова.
Дүртөйле районы.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Язның бер көне елны туйдыра
Вчера, 14:35 :: Авыл хуҗалыгы
Язның бер көне елны туйдыра
Язгы кыр эшләре башланды
20-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы кыр эшләре башланды
Әйткән сүз – аткан ук
17-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Әйткән сүз – аткан ук








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»