Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Илеш игенчесе сынауга әзер

10.04: Илеш игенчесе сынауга әзер

Илеш игенчесе  сынауга әзерҖаваплы кампания алдыннан районда аграр конференция үтте.

Узган елны Илеш районы аграрийлары яхшы уңышлар белән тәмамлады, катлаулы һава шартларына карамастан, район данын республика күләмендә югары урынга күтәрде.


Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов язгы кыр эшләренә багышланган киңәшмәдә игенчеләр алдына “алдан стратегик план төзергә, базар мөнәсәбәтләренә юнәлеш тотарга, сыйфатлы азык-төлек җитештерергә һәм уңышлы сатарга” дигән бурыч куйды. Илешлеләр быел нәкъ шул максат белән эшли. Әнә шулар хакында сөйләшү, тәҗ-рибә уртаклашу максатында “Агыйдел” җәмгыяте базасында предприятиеләр җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, бригадирлары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашлыгында район аграр конференциясе үтте. Анда идарә начальнигы Илдар Нәбиевның, галимнәрнең, аграрийларга ярдәмгә чакырылган төрле фирмалар, берләшмәләр вәкилләренең чыгышлары тыңланды.
Чараның гамәли өлешендә авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Илшат Фәрхетдинов үзлә-рен уңай яктан күрсәткән авыл хуҗалыгы машиналарының өстенлекләре белән таныштырды.
Илеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең сектор мөдире, баш дәүләт инженер-инспекторы Валерий Пантелимонов чарада билгеләвенчә, техника ремонтын үз югарылыгында оештырган “Маяк”, “Илеш”, “Урожай”, “Урал”, М.Гәрәев, М. Горький исендәге, “Илеш МТС” хуҗалыклары тикшерүләр барышында уңай бәя алган, 410 тракторның 170е бүгенге көнгә техник карау үткән.
Арытаба аграр конференциядә катнашучылар Илдар Ялалов крестьян-фермер хуҗалыгының ындыр табагында чәчү орлыгы сакланышын карады. Анда Илдар Фирдәвис улы заявкалар буенча 600 тонна чәчү орлыгы сатылуы, агымдагы елда арпаның “Памяти Чепелева” сорты әйләнешкә кертеләчәге турында әйтте.
Йонны авыл мәдәният йорты фойесында кунакларны күргәзмә каршы алды.
Чараның пленар өлешен район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин ачып, алда торган мөһим кампанияне кыска вакытта, агротехник чараларны төгәл үтәп, сыйфатлы итеп башкарып чыгуны теләде.
Эшлекле сөйләшүне дәвам итеп, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев район игенчеләренең узган елдагы эшчән-легенә анализ ясады, быелга планлаштырылган эшләргә тукталды.
Тәҗрибә күрсәтүенчә, югары сыйфатлы сортлы орлык чәчсәң генә, 10-15 процентка артыграк уңышка ирешергә мөмкин. Бу җәһәттән районда орлыкчылык юнәлешенә зур игътибар бирелә. 10 хуҗалык 2014 елдан югары репродукцияле орлык җитештерү һәм сату белән уңышлы шөгыльләнә.
— Районның орлык фондында 10338 тонна чәчү орлыгы булып, барысы да ГОСТ таләпләренә җавап бирә, — диде Илдар Нәбиев һәм М.Горький исемендәге, “Илеш”, “Маяк”, “Урал”, “Урожай” хуҗалыкларын, “Илеш МТС” җәмгыяте, “Үзәк МТС”ның Илеш филиалы, И.Ялалов, Г.Гайнетдинов, И.Ихсанов, А.Рамазанов КФХларын орлыклар белән эш итүдә уңай яктан билгеләп, һәр хуҗалыкны шул югарылыкка ирешергә чакырды.
Районның хуҗалыклар җитәкчеләре машина-трактор паркларын яңартуга ныклы игътибар бирә. 2017 елда район буенча барлыгы 83 миллион сумга 7 трактор, 5 ашлык, 3 мал азыгы җыю комбайны, 2 асылмалы һәм тагылма чапкыч, 30 чәчкеч, 29 берәмлек терлекчелек җиһазлары һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы алынган һәм бу быел да дәвам итәчәк. Хуҗалыкларның эш планына ярашлы, чәчү кампаниясендә 284 трактор катнашачак, басуларга 200 чәчкеч, шул исәптән 14 чит ил чәчү комплексы чыгачак.
Башкортстан дәүләт аграр университетының үсемлекчелек, мал азыгы җитештерү кафедрасы преподавателе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы И. Кузнецов — “Илеш районы шартларында мал азыгына люцерна үстерү технологиясе”, Россельхознадзорның “Башкортстан референт үзәге”нең агрономия бүлеге начальнигы З. Әюпов — “Бөртекле культуралар үстерүдә яңа технологияләрнең үзенчәлекләре һәм отышлы яклары”, Башкортстан фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, мал азыгы культурасы лабораториясе мөдире Ә. Низаева “Күпьеллык үләннәрне орлыкка үстерү технологиясе үзенчәлекләре” дигән темаларга чыгыш ясады.

Лилия Йосыпова.
Илеш районы.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Язның бер көне елны туйдыра
Вчера, 14:35 :: Авыл хуҗалыгы
Язның бер көне елны туйдыра
Язгы кыр эшләре башланды
20-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы кыр эшләре башланды
Әйткән сүз – аткан ук
17-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Әйткән сүз – аткан ук








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»