Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авыл эшчәннәренә көне елны туйдырыр мәл җитте

30.04: Авыл эшчәннәренә көне елны туйдырыр мәл җитте

Авыл эшчәннәренә көне елны туйдырыр мәл җиттеИлеш районы игенчеләре язгы кыр эшләрен уңышлы башлап җибәрде. В. Куйбышев, М. Горький исемендәге кооперативларда, “Урожай” ширкәтендә, “Илеш МТС”ы җәмгыятендә, “Үзәк МТС” ның Илеш филиалында — уҗымнарны, М. Гәрәев, М. Горький исемендәге,“Маяк” кооперативларында, “Урал” җәмгыятендә, “Урожай” ширкәтендә күпьеллык үләннәрне тукландыру эше аеруча оешкан төстә бара.

Алдынгылар исәбендә булган Куйбышев исе­мендәге хуҗа­лыкның биш ба­суы да гөрләп тора. Дым кап­лату, күпьеллык үләннәрне өс­тәмә тукландыру эшләре бара.
Баш агроном Искәндәр Авзалов тракторчы Рәшит Сәет­гәрәевны “Хуҗа­лыкның иң тәҗ­рибәле механизаторы”, дип таныштырды.
— Язгы кыр эшләрен нинди кәеф белән башлап җибәрдегез? — дип сорадым Рәшит абыйдан.
— Кәеф көр, күңел күтәренке. Эшле булу — үзе зур бәхет бит ул, — дип җавап бирде ул.— Җитәкчеләр, барысы да яшьләр булуга карамастан, тырышып эшләгәнне күрә, тиешенчә бәяли белә. Узган ел өр-яңа “Беларус” тракторына утырттылар. Яңа техникада эшләү — зур кинәнеч. Эш шартларыннан да канәгатьмен: көненә ике тапкыр ашаталар, хезмәт хакын вакытында түлиләр. Сәламәтлек булганда, җитәкчеләр кадерне белеп торганда, яшьләрдән калышмыйча, тырышып эшләргә иде әле исәп.
Тәҗрибәле механизатор хаклы: көне елны туйдыра торган вакытта тырышып эшләми мөмкин дә түгел. Куйбышевлылар 1 майдан бөртекле культураларны чәчә башларга ниятлиләр. Бөртеклеләр 2402 гектар мәйданны биләячәк. Элита һәм суперэлита орлык әзерләнгән.
— Игенченең хезмәте, беренче чиратта, һава шартларына бәйле. Көннәр уңай торганда, чәчү эшләрен атна-ун көндә башкарып чыгу мөмкинлеге бар, — ди хуҗалык рәисе Вадим Авзалов.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»