Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әйткән сүз – аткан ук

17.04: Әйткән сүз – аткан ук

Әйткән сүз – аткан ук2018-2020 еллардагы чорга Башкортстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясе эшләнде һәм гамәлгә кертелде.

Мәгълүм булуынча, ике ай чамасы элек, төгәлрәк әйткәндә, 21 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән Хөкүмәт утырышында Гаилә елы чараларын оештыру барышы тикшерелгәннән соң, икенче сорау итеп республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләсе үзәккә чыгарылды.

— Без бу юнәлештә системалы эш башладык. Бу эшкә 1,5 ел элек старт бирелде. Аерым алганда, бу өлкәдәге мәсьәләләр өчен җаваплы төбәк операторы — Республика авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге билгеләнде. Ресурс мөмкинлекләре һәм авыл биләмәләренең икътисади активлык дәрәҗәсе анализланды. Нәтиҗәләр шуны күрсәтә: авыл җирендә яшәүче 1,3 миллион кешенең 800 меңе хезмәт яшендәге гражданнар. Алар өлешенә 460 мең шәхси ярдәмче хуҗалык туры килә. Бу хуҗалыклар таркау, үзаллы гына эш алып бара. Безнең максат — аларны производство җепләре белән бәйләү. Кооперациягә берләштергән очракта гына алар ныклы үсешә һәм хезмәт нәтиҗәлелеген арттыра алачак, — дигән иде ул вакытта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.


Әйтергә кирәк, Рөстәм Зәки улы чыгышында билгеләнүенчә, республикада дәүләт дәрәҗәсендә бу юнәлештә күрелүче колачлы чаралар тәгаен нәтиҗәләр дә бирә башлаган. Мәсәлән, былтыр гына Башкортстанда 39 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән. Шул рәвешле, алар саны 103кә җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча без илдә 12нче урынны билибез. Агымдагы елда исә 300 авыл биләмәсендә янә 100 авыл хуҗалыгы кооперативы төзү күздә тотыла.
— Узган елда Башкортстан федераль программа кысаларында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча пилот төбәкләр исемлегенә керде. Бу юнәлештә Липецк, Пенза өлкәләренең эш тәҗрибәсе өйрәнелде. Тышкы эксперт сыйфатында Бөтендөнья банкы җәлеп ителде. Әлеге оешма белән урындагы башлангычлар нигезендә керем ките­рүче проектлар төзү аша корылмалар, техника, сату һәм логистика инфраструктурасы булдыруда ярдәм күрсәтү механизмы эшләнде. Аерым алганда, берлектә финанслау шартларында республика һәр кооперативка 3 миллион сум бүләчәк. Ягъни шул рәвешле быел кооперативлар төзүгә 300 миллион сум дәүләт ярдәме юнәлтеләчәк. Кооператив төзү процессында катнашучылар саны исә — ә болар шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары — 3 мең кешедән дә аз булмас дип уйлыйм. Бер үк вакытта коопера­тивларның керемлелеге дүрт тапкырга артып, 1 миллиард сумнан узарга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Шул ук утырышта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 2018-2020 еллардагы чорга Башкортстанда авыл хуҗа­лыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасын тәкъдим итте. Аның билгеләвенчә, респуб­ликаның авыл территория­ләрен җентекле өйрәнгәннән соң, алар арасыннан 304 авыл биләмәсе кооперативларда катнашучы сыйфатында сайлап алынган. Алар белән эш буенча методика булдырылган. Аерым алганда, ул хуҗалык итүче субъектларның мәгълүматлар базасын формалаштыру буенча аналитик эшне, кооперативларга берләшергә әзер булган хуҗалык­ларны һәм аларның берлектәге эшчәнлек юнәлешләрен ачыклау буенча очрашу һәм семинарлар үткәрүне; җитәкчеләрне туплау һәм укытуны; кооперативларда эшне оештыруны һәм аларны теркәүне; продукция сату буенча аларның эшчәнлегенә ярдәм итүне үз эченә ала. Бер сүз белән, Илшат Фазрахманов әлеге программаны кабул итү республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен генә түгел, гомум тармакны да яңа үсеш баскычына чыгарачагын билгеләде.
Әлеге утырышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов программа өстендә комплекслы эшне җентекле алып барып, аны кыска вакытта тәмамлап, мөһим документны гамәлгә кертү бурычы куйган иде. Һәм менә, әйткән сүз — аткан ук, дигәндәй, айдан артык кына вакыт үтүгә, 30 мартта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “2018-2030 елларга Башкортстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясен раслау турында” Указга кул куйды. Анда Концепцияне Указга ярашлы расларга; Республика Хөкүмәтенә, башкарма власть органнарына муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә Концепцияне тормышка ашыру буенча тиешле чаралар күрүне тәкъдим итәргә; урындагы үзидарә органнарына авыл хуҗалыгын кулланучылар кооперациясен үстерү буенча муниципаль программаларны һәм планнарны эшләргә һәм расларга кушыла. Указның үтәлешен исә республика Хөкү­мәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов конт­рольдә тотачак.
“2018-2020 еллардагы чорга Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясе”­нең асылы, анда билгеләнгән бурыч-максатлар, аны тормышка ашыру юллары һәм көтелгән нәтиҗәләр белән җентекләп киләсе санда таныштырырбыз. Бер нәрсә көн кебек ачык: аны тормышка ашыру авыл хуҗалыгы тармагында җитештерү өлкәсендә генә түгел, җитештерелгән продукцияне сатуда да, гомумән, агросәнәгать тармагы һәм авылларыбыз үсешендә бөтенләй яңача дәрәҗәдәге үсешкә этәргеч бирәчәк. Ихтимал, Башкортстан җитәкчелеге башлангыч биргән әлеге программа еллар үткәч республиканың авыл хуҗалыгы үсешендә Столыпин реформасы дәрәҗәсендә танылу һәм хуплау табар. Әмма моның өчен бүгеннән Концепцияне нәтиҗәле эшкә кушу зарур. Кыскасы, аграр тармакны, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү өчен дәүләт дәрәҗәсендә барлык тиешле шартлар тудырыл­ган, аларны ни дәрәҗәдә тие­шенчә эшкә кушу, нәтиҗәле файдалану исә үзебезгә бәйле.

Илдар Фазлетдинов.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Мәләвезлеләр чәчүгә төште
Сегодня, 09:38 :: Авыл хуҗалыгы
Мәләвезлеләр чәчүгә төште
Язның бер көне елны туйдыра
Вчера, 14:35 :: Авыл хуҗалыгы
Язның бер көне елны туйдыра
Язгы кыр эшләре башланды
20-04-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Язгы кыр эшләре башланды








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»