Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Басу өсләрендә янә очкыч гөрелтесе

05.07: Басу өсләрендә янә очкыч гөрелтесе

Басу өсләрендә янә очкыч гөрелтесеДүртөйле районының “Вәлиев” хуҗалыгында борчак мәйданнарын эшкәртүгә авиацияне дә җәлеп иткәннәр.

“Вәлиев” токымчылык заводы” җәмгыяте — республикада орлыкчылык белән уңышлы шөгыльләнүче хуҗалыклар­ның берсе. Чәчү материалларын чит төбәкләрдән килеп алучылар да аз түгел. Биредә соңгы елларда Башкортстан шартларында районлаштырылган югары уңыш бирүче һәм кырыс табигать шартларына бирешмәүче басу культуралары күпләп игелә башлады.


Урак эшләре башланырга санаулы гына атналар калып бара. Соңгы көннәр­дәге эсселек чәчүлекләрне тагын да “җанландырып” җибәрде. Мең гектардагы борчак басуын корткычлардан саклау максатында авиация җәлеп ителде. Чөнки бүген, язның соңгарак калып, июньнең соңгы атнасын­нан көннәрнең артык эссе булуы барлык агротехник чараларны да ашыктыруны сорый.
— Урып-җыю эшләренең дә гадәттәгедән кимендә ике атнага соңлавы фаразлана, — ди хуҗалык башлыгы Гали Миркасыймов. — Узган елда июль башында борчак урагын башлаган идек. Әмма, елның үзенчәлекле булуын исәпкә алып, әзер­лек мәсьәләләренә таләпчәнлекне арттырдык. Техник, агрономик хезмәт­ләргә, амбар хуҗалыгына тәгаен бурычлар куелды.
“Вәлиев” хуҗалыгы районда техник яктан яхшы тәэмин ителгәннәр исәбендә. Быел уракка өчәр “Дон-1500”, “Нива” комбайннары, 2 “Полесье” керәчәк. Тезмәләргә салуда ике чапкыч кулланылачак. Хуҗалыкның баш инженеры Рим Михайлов сүзләренә карганда, булган техника төп культураларны санаулы көннәрдә җыеп алу мөмкинлеген бирә, ягъни, 3600 гектарда үстерелгәнне җыеп алу өчен куәтле сигез комбайн җитәчәк. Әйткәндәй, вәлиевлыларның, ашлыкны иң күп җитештерүчеләр булуга карамастан, беркайчан да читтән техника җәлеп иткәне булмады.
Әлбәттә, урак чорында амбар хуҗалыгы әзерлеге мөһим роль уйный. Саклагычлар күптән әзер. Биредә 160 мең центнерга кадәр чәчү орлыгы сакларга була. Мондый куәтләр районда да күп түгел. Гомумән, уңышлы гына эшләгән елларда аграр хуҗалыкта ашлыкның тулай җыемы 110 мең центнер тәшкил итә иде.
— Август-сентябрь айларының нинди һава шарты вәгъдә итәсен белеп булмый, әмма урак аңа кадәр сузылмаса да, ашлык киптергечләрне әзерлек сызыгына куйдык, — ди баш агроном Рузил Вильданов. — Һәркайсысы тәүлегенә берәр мең центнер ашлык китерү куәтенә ия. Орлыкчылык хуҗалыгы буларак, бездән борчак, бодай, арыш һәм арпа культураларын күпләп алалар.
Аграр предприятие җитәкчесе Гали Мирзаһит улы сүзләренә караганда, быел борчакның “Памяти Хангильдина”, бодайның “Архат” элита сортлары чәчелгән.
Гомумән, район күләмендә барлык хуҗалыкларның да урып-җыю эшләренә әзерлеге яхшы, дип уйлыйм. Чөнки район хакимиятендә әзерлек барышы белән бәйле мәсьәләләр даими карала, аларны тиз арада хәл итү юллары билгеләнә. Һәр аграр предприятиене дә бер үк проблема борчый. Сөтнең сатып алу бәяләре түбән. Ел башына кадәр килограммын 24-25 сум белән саткан булсак, әле 16 сум белән хисаплашалар. Урып-җыю чорында һәр тиен исәптә булганда, әлбәттә, сөт эшкәртүчеләрнең мондый карашы аңлашылып бетми, — ди ул.

Олег Төхвәтуллин.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
Мал азыгы, юллар, хәвефсезлек
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Мал азыгы, юллар, хәвефсезлек
“Азат” янә үрнәк күрсәтә!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Азат” янә үрнәк күрсәтә!
Фермерны кем якларга тиеш?
6-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Фермерны кем якларга тиеш?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»