Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Печән дә, сенаж да җитәрлек булачак!”

10.07: “Печән дә, сенаж да җитәрлек булачак!”

“Печән дә, сенаж да  җитәрлек булачак!”Кызу чорда көнне төнгә ялгап мал азыгы хәзерләүче Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгы уңганнары шулай ди.

Мәгълүм булуынча, язның һәм җәй башының гадәттән тыш салкын килүе, аннары исә аны коры һәм эссе көннәр алыштыруы быел күпьеллык үләннәр һәм иртә культуралар үсешенә ярыйсы ук кире йогынты ясады. Шул сәбәпле, аерым күпьеллык үләннәр басуларыннан быел хәтта былтыр булган печәннең өчтән бер өлеше генә җыеп алына.


Бу җәһәттән елның катлаулы килүе Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгындагы печән калынлыгында да, әлбәттә, чагылмый калмаган. Әмма күпьеллык үләннәр басуларын иртә яздан эшкәртү һәм тукландыру, барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәү нәтиҗәсендә әлеге алдынгы хуҗалыкта быелгы үзенчәлекле һава шартларында да мал азыгы культуралары ярыйсы ук мул төшем бирә.
– Мал азыгы хәзерләү кампаниясен июнь ахырында башлаган булсак, бүгенгә кәҗә үләне, донник, люцерна үләннәре катнашмасыннан бер баз, ягъни 1300 тонна сенаж тупланды. “ДОН-680” мал азыгы хәзерләү комбайнын иярләгән Алексей Русаков, “КамАЗ” водительләре Муса Сабитов һәм Наил Кантимеров, базда сенажны “К-700” тракторында тыгызлап баручы Флүс Сабитов әлеге эшне 6 көн эчендә төгәлләп чыктылар. Арытаба инде печән хәзерләүгә күчтек. Аны чабуда үзйөрешле “КСУ-1” чапкычында Михаил Фадеев һәм “ДОН-800” комбайнында Алик Кантимеров эшләсәләр, пресс-җыйгычны Малик Абдулов белән Дмитрий Семенов хезмәтләндерәләр. Рәсил Сәйфуллин исә әзер рулоннарны “Gsb” телескоплы төягечендә сенаж ташудан бушаган “КамАЗ”ларга төяп, алары фермалар янына ташып тора. Бер үк вакытта хуҗалык хезмәткәрләренә һәм авыл халкына да печән ташу эше бара. Гомумән, әлеге вакытта күпьеллык үләннәр 282 гектарда чабылды, хуҗалык өчен 160 тонна печән хәзерләнде. Максат исә 500 тонна печән һәм 5 мең тонна сенаж хәзерләү. Әйтергә кирәк, әлеге күләм быелгы катлаулы елда да безнең өчен буй җитмәслек үр түгел. Әйтик, 324 гектарда күпереп үскән люцерна үләне мул уңыш вәгъдә итә, аны печәнгә чабачакбыз. Соңгы көннәрдә ишеп явып үткән җылы яңгырлар исә икенче чабымның тәүгесеннән күпкә калынрак булачагына ышанычны бермә-бер арттыра. Шуңа күрә хуҗалыктагы һәр баш малга һәртөрле өстәмәләр һәм концентратлардан тыш та 30-35 центнер азык берәмлеге хәзерләрбез, дип торабыз. Әлеге вакытта төп көч шуңа юнәлтелгән, — ди кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
Әйтергә кирәк, бу җәһәттән һәр мәсьәләдә хәстәрлекле һәм киләчәкне күз уңында тотып эш итүче хуҗалыкның “хәвефсезлек мендәре” дә ярыйсы ук калын. Атап әйткәндә, мал азыгын һәрвакыт мул хәзерләп, аны әрәм-шәрәм итүгә юл куймаган хуҗалыкның былтыргыдан ике баз сенажы һәм 200 тонна печән запасы калган. Болар да алдынгы хуҗалыкка алдагы кышны, сөт җитештерү күләмнәрен югалтмыйча, уңышлы үткәреп чыгуга булышлык итәчәк.
Хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү кампания­сенең төп этабын 20 июльгә тәмамлау бурычы куйсалар, бер үк вакытта пар җирләренә тирес чыгарганнан соң, аларны икенчегә эшкәртү бара. Бу уңайдан алдынгы механизаторлар Риф Әдеһәмов һәм Хәмзә Кантимеров без килгәндә әлеге мөһим эшне соңгы гектарларда алып баралар иде. Фәйруз Заһретдин улы белдерүенчә, тирес белән тиешенчә ашланган әлеге 485 гектарга арытаба элиталы көзге бодай чәчеләчәк.
Алдынгы хуҗалык урып-җыю кампаниясенә дә ныклы әзерлек белән килә. Җәмгысы исә быел фрунзелыларга 3000 гектарда бөртекле­ләр уңышын җыеп аласы булачак. Аерым алганда, һава шартлары әлегечә торса, арыш урагына алар 25 июльдән дә соңга калмыйча төшәргә исәп тота.
— Уракта катнашачак ике “Акрос”, ике “Нива-эффект”, бер “Вектор” урып-җыю комбайнының барысы да яңа һәм төзек. Шунлыктан аларның җаваплы чорда сынатмаячагына бернинди дә шик юк. Ындыр табагы да яңа ашлыкны кабул итәргә бүгеннән әзер. Өстәвенә, анда искесе урынына янә бер яңа “УВС-25” маркалы иген чистарту машинасы урнаштырылды. Шулай итеп, быелгы ашлыкны ындыр табагында шундый ике яңа машина чистартачак, һәм, әлбәттә, бу сыйфатта да чагылмый калмаячак. Кыскасы, барлык эш юнәлешләрендә дә хуҗалык уңганнарының җиңнәре сызганулы, — ди Фәйруз Заһретдин улы.
Бу сүзләргә өстәп, Фрунзе исемендәге хуҗалык уңганнарына авыр хезмәтләрендә җиңеллек, һава шартларының һәм ашлык базарында бәяләрнең уңай торуын гына телисе кала. Калганына исә бу алдынгы коллективның үз көчләре белән генә дә мотлак ирешәчәге бернинди дә шик тудырмый.

Илдар КАМИЛОВ.
Федоровка районы.





Басып чыгарырга



Тавык башыннан - ике сум
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Тавык башыннан - ике сум
“Кәҗәне дә, җирне дә  яратабыз!”
13-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Кәҗәне дә, җирне дә яратабыз!”
Һәр малга –  50 центнер азык!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Һәр малга – 50 центнер азык!
Авыл нигә картая?
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Авыл нигә картая?
Мал азыгы, юллар, хәвефсезлек
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Мал азыгы, юллар, хәвефсезлек
“Азат” янә үрнәк күрсәтә!
12-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
“Азат” янә үрнәк күрсәтә!
Фермерны кем якларга тиеш?
6-07-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Фермерны кем якларга тиеш?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»