Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Үләннәре аксымга бай, савымнары югары

24.06: Үләннәре аксымга бай, савымнары югары

Үләннәре аксымга бай, савымнары югарыМоңа кадәр Калтасы районына аяк басканым юк иде. Бик гүзәл як икән. Аеруча иксез-чиксез кырлары, тау-күлләре матур булып истә калды. “Әгәр рәссам булсаң, боларның күбесен өстәмә бизәкләр белән баетмыйча да рәсем төшереп, теләсә нинди күргәзмәгә тәкъдим итәрлек!” — дип уйлап куйдым.

Шушы манзарага сокланып китеп барганда трактор гөрелтесе ишетелде. Район хакимияте вәкиле Инна Тимиряева, басуга барып җиткәч, безне биредә эшләүче егетләр белән таныштырды.

— Әле Иске Турай авылының “Восход” хуҗа­лыгында үлән чабу башланган чак. Егетләр малларга кышкылыкка азык хәзерләү белән мәшгуль, — дип, Инна Ивановна безне каршы алган баш агроном Егор Зәйнетдинов белән таныштырды.
— Әле эш башланып кына тора. 34 гектар кандала үләне чаптык. Ике көннән силос сала башлыйбыз. Барлык эшләр дә Михаил Минаев, Николай Исашев, Алик Яндимеров кебек механиза­торларның тырышлыгы белән башкарыла. Кыскасы, шундый коллектив белән эшне аткарып чыгу авыр булмас дигән өметтәмен, — ди баш агроном.

Үләннәре аксымга бай, савымнары югарыБасу белән янәшә диярлек урнашкан сөтчелек фермасының да эшләре көйле генә бара. Баш зоотехник Гөлназ Иштирәкова хуҗалыкларында савымны арттыру һәм маллардан әйбәт артым алу серләре белән бүлеште.
— Әнием “Сыерның сөте телендә”, — дигән иде. Бу, чыннан да, шулай. Моңа мин үзем дә тәҗрибә туплаган саен ныграк инана барам, — ди Гөлназ Фәрит кызы. — Әйе, маллардан әйбәт артым алу һәм савымны арттыру өчен аларны аксымга бай азык белән тукландырырга кирәк. Әлбәттә, бездә аксымга иң бае — кандала үләне, ә иң туклыклысы — катнашазык! Әйткәндәй, уртача еллык савым бездә — 4500, ә симертүгә куелган малларның көндәлек артымы 1,5 килограмм тәшкил итә. Болар барысы да җәй көне кышкылыкка яхшы азык запасы булдыру нәтиҗәсе.

Үләннәре аксымга бай, савымнары югарыСүзне идарәдә хуҗалыкның башка белгечләре белән дәвам иттек. Финанс мәсьәләләре буенча баш белгеч Рәзилә Дәүләтбаева исемле гүзәл ханымнан коллективтагы гомум эшләр турында сораштым.
— Шәп эшлиләр, булдыра без­некеләр! — диде ул. — Гомумән, хуҗалыгыбызның икътисады көйле, шөкер. Республикада кабул ителгән “500 ферма” программасында катна­шып, күп кенә техника да алдык. Хезмәткәрләргә эш хакы, салымнар вакытында түләнә. Безгә хәтта күрше авыллардан да килеп эшләп йөрүчеләр күп. Автобус барып ала, илтеп куя. Мин үзем дә Килбахты авылыннан йөреп эшлим.
Кайтышлый без табигатьнең иң матур почмагында — Бәләкәй Качак авылының Качак-тау итәгендә кандала үләне чабучы “Победа” күмәк хуҗалыгы егетләре янында да тукталдык. Анда да шундый ук көчергәнешле эш гөрли иде.
— Әле үлән чабуның иң отышлы вакыты. Бу үләнне сенажга салуның үзенчәлекле яклары бар. Шуңа күрә без аны, көннәр коры торганда чабып, җәһәтрәк җыеп алуны хәстәрлибез.
Күрүегезчә, заманча техника, фәләнчә гектарларда җәйрәгән үләнне ике-өч сәгать эчендә чабып, тезеп тә куя! Әмма аны көйләү тәҗрибә сорый. Бу мәсьәләдә без Артем Шакирҗанов, Вячеслав Байтимеров, Рәмзил Низаметдинов кебек уңган механиза­тор­ларыбызның зирәк акылына һәм көченә таянабыз, — ди хуҗалык җитәкчесе урынбасары Константин Шараев.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»