Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авыл һөнәрләре онытылмаячак!

29.07: Авыл һөнәрләре онытылмаячак!

Авыл һөнәрләре онытылмаячак!“Мәчетле остаханәсе” беренче төбәкара конкурсы осталарны ачыклады.

Мәчетле районының Олы Устьикин авылында “Мәчетле остаханәсе” дип аталган беренче төбәкара конкурс үтте. Аны “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе һәм район хакимияте оештырды.

Чарада Аскын, Балакатай, Дуван, Караидел, Кыйгы, Мәчетле, Нуриман, Салават районнарыннан, шулай ук, Чиләбе, Свердловск өлкәләре һәм Пермь краеннан командалар катнашты. Якташларын якларга анда катнашучы район­нарның хакимият башлыклары килгән иде.


Конкурс командаларның тантаналы парады белән башланды. Аларны “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишсарин сәламләде. Ул авыл эшчәннәренә игътибар һәм ярдәм республика җитәкчелегенең һәм партиянең мөһим бурычларының берсе булуын билгеләде.
— Конкурс, беренче чиратта, авыл һөнәрләрен киң танытуга, яшьләр арасында авыл тормышын пропа­ган­далауга юнәлтелгән. Авыл кәсепләре онытыл­маячак. Сез үз тәҗ­рибәгезне буыннан-буынга тапшырасыз, эшегез белән туган Башкортстаныбызны дан­лыйсыз һәм аның чәчәк атуына зур өлеш кертәсез, — диде ул.
Авылның үзәк мәйданында өч меңгә якын көярмән һәм кунаклар җыелды. Жюри әгъзалары һәр номинациядә катнашучыга гадел бәя бирде. Осталар утын яруда, мич чыгаруда, умарта­чылыкта, кое өчен бура төзүдә, кул эшлә­рендә һәм башка бәйгеләрдә көч сынашты. Печән чабучылар конкурсы аеруча җанлы үтте.

Авыл һөнәрләре онытылмаячак!— Конкурска без Сверд­ловск өлкә­сеннән килдек. Оештыру дәрәҗәсенең югары булуын билгелисе килә. Биредә һәркем — үз һөнәренең остасы. Бер-беребез белән ярышу җиңел булмас, дип уйлыйм. Бәйге шунысы белән кызыклы да, — дип белдерде печән чабучылар конкурсында катнашучы Алексей Русинов.
— Армиядән кайткач, мин умар­тачылар нәселеннән булган ата-бабамнар кәсебен дәвам итәргә булдым. Файдалы сыйфатлары бөтен дөньяга билгеле булган танылган башкорт балы җитештерү белән шөгыльләнү миңа бик ошый. Әлегә яшь булуым ярышларда уңыш яуларга комачауламас дип уйлыйм. Үз номинациямдә җиңү өчен барлык белемемне һәм мөмкин­лекләремне файдаланачакмын, — ди Мәчетле районыннан умартачы Айгиз Бәйрәмгулов.
Оештыручылар әйтүенчә, кон­курсның төп максаты — халыкның гореф-гадәтләрен тергезү һәм саклау, мәдәният мирасына сакчыл караш тәрбияләү, халык кәсебен киң таныту, иҗади аралашу һәм ярыш мохите булдыру, осталар арасында эшлекле һәм иҗади бәйлә­нешләрне үстерү, яшь­ләрне гади авыл һөнәр­ләре белән таныштыру.
Бәйрәм кысаларында ха­кимиятләр башлыклары тө­бәкара һәм муни­ципальара бәйләнешләрне ныгытуга багышланган “түгәрәк өстәл”дә катнашты.
— Әлеге конкурс ел да үтәр, дип өметләнәм. Халык аны бик яратып кабул итте. Киләсе елда анда катнашучылар саны артуын һәм аның Мәчетле районында гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә үт­кәрелүен теләр идек, — дип ассызыклады Рәмзил Ишсарин.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сынауларны җиңеп эшли “Вәлиев” уңганнары
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Сынауларны җиңеп эшли “Вәлиев” уңганнары
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

83 (25087)

от 20 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»