Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кояшлы көннәр телибез сезгә!

30.07: Кояшлы көннәр телибез сезгә!

Кояшлы көннәр телибез сезгә!Стәрлетамак районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып урып-җыюга төште һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.

Башлап уракка төшкән “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе бөртеклеләр үскән барлык мәйданның 7 процентында эшен тәмамлаган. Аларның уңышы да район буенча иң югарысы — гектарыннан 42 центнер. Һава шартлары катлаулы булуына кара­мастан, хуҗалыкның бу кадәр мул уңышка ирешүен районның баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәрит Газизов болай аңлата:

— Димәк, биредә туфрак эшкәртү, чәчү, ашлама кертү эше тиешенчә башкарылган. “Дружба” хуҗалыгында көздән “Ново Ершовская” дигән уҗым бодае чәчтеләр, барлык техноло­гияләрне дөрес итеп үтәү нәтиҗәсендә, җәй башындагы корылыкка карамастан, мул уңышка ирештеләр.


Уракка икенче булып төшкән Калинин исемендәге хуҗалыкта уҗым бодаен һәм арышын суктыру җитез бара, алар бөртеклеләрнең 9 процентын җыеп алган. Уртача уңыш — гектарыннан 32 центнер.
Фрунзе исемендәге хуҗа­лык, Салават агрофирмасы, “Стәрлетамак” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе уңганнары да урып-җыю эшенә җиң сызганып тотынды.
Стәрлетамак ашлыгы амбарларга коры һәм югары сыйфатлы хәлдә керә, чөнки һәр хуҗалыкның да ашлык киптерү корылмалары туктаусыз эшкә көйләнелгән.
Республикада уракны шулай матур башлап җибәргән Стәрлетамак игенчеләре алдынгылыкны тотар дип ышанабыз. Кояшлы көннәр, мул уңыш те­либез сезгә, игенчеләр!

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 28 июльгә республикада бөртекле уҗым культуралары 25,26 мең гектар мәйданда урылган, 7,2 мең гектарда сугылган.
Уңыш һәр гектардан уртача 23,2 центнер тәшкил итә. Бу көннәрдә Уфа (гектарыннан 35 центнер), Мәләвез (29,4), Стәрлебаш (29,2), Стәрлетамак (28,6) районнары игенчеләре яхшы уңыш җыеп алды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Симез казның...  бәбкәсе булмый
18-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Симез казның... бәбкәсе булмый
Ярминкә үтә
16-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Ярминкә үтә
Киләчәктә бәрәңге ишелеп уңачак!
15-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Киләчәктә бәрәңге ишелеп уңачак!
Бәрәңге үз чиратын көтә!
12-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бәрәңге үз чиратын көтә!
Малларның... үз паспорты булачак
9-03-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Малларның... үз паспорты булачак








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

36 (25040)

от 28 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»