Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кичә ташландык басуда бүген күкрәп иген үсә!

26.08: Кичә ташландык басуда бүген күкрәп иген үсә!

Кичә ташландык басуда бүген күкрәп иген үсә!“Сәлимгәрәев” крестьян-фермер хуҗалыгында тәүге елда ук бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 25-30 центнер уңыш алалар.

— Ярмунча авылында былтыр көз генә оештырылган “Сәлимгәрәев” крестьян-фермер хуҗалыгында тәүге уракны үткәрәләр. Тәү көннән үк алар алдынгы технологияләр кертүне алгы планга куйды, шуңа да эш нәтиҗәләре дә яхшы, — диде Туймазы районының Бишкурай муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы Альмир Абзалов.


Ярмунча авылына барып җитмәстән үк безне алтын төсенә кергән тук башаклы иген басулары каршы алды.
Кайчандыр элекке колхозда бригадир, механик булып эшләгән, хәзер исә яңа нигездә барлыкка килгән хуҗалыкта эшләр идарәчесе вазыйфасын үз иңенә йөкләгән Вәзир Зарипов та игенчелеккә салынган хезмәт һәм акчаның бушка китмәвенә сөенә.
— Быел бездә бөртекле культуралар 850 гектар мәй­данны били, — диде ул.— Мул уңыш үстерер өчен алдынгы агротехникага таянып эшлибез. Язын бодай һәм арпаның тик элиталы сортларын алып кайтып чәчтек. Җирнең уңдырыш­лылыгын арттыру өчен һәр гектарга 100әр килограмм минераль ашлама керттек. Җәй басуларда химик утауны да вакытында башкардык. Салынган хезмәт өчен җир безгә үзенең юмартлыгын күрсәтте. Арпа басуларыннан уртача 25әр центнер уңыш җыеп алдык, ә бодайның элиталы сорты гектарыннан 30 центнер төшем бирә.
Әйткәндәй, яңа хуҗалык шушы авылда туып-үскән, хәзер Туймазы районында уңышлы эшкуарлардан саналган Рәүф Сәлимгәрәевның тырышлыгы белән оештырылган. Аның изге ниятен иген игү эшен яхшы белгән авылдашлары бердәм күтәреп алган.

Шул ук вакытта

Башкортстан Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге мәгълүматлары буенча, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 805 мең гектарда (45 процент) урылган, 750 мең гектарда (42 процент) сугылган. 1337 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 17,8 центнер тәшкил итә.
64,3-65,9 мең тонна ашлык суктырып, Стәрлетамак, Мәләвез, Чакмагыш һәм Илеш районнары игенчеләре урак кампаниясендә алда бара. Благовар районы хезмәтчәннәре — 58,17 мең тонна, авыргазылылар һәм дәүләкәнлеләр 52,5-53,4 мең тонна ашлык җыеп алган.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кәҗә белән сарык фаҗигасе
18-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Кәҗә белән сарык фаҗигасе
БДАУ лидерлар исемлегендә
17-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
БДАУ лидерлар исемлегендә
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
14-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сарык-кәҗәләрне яшен суккан
Сөт мул, ә хакы?..
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Сөт мул, ә хакы?..
Бал кортларын  Алмаз коткарырмы?!
13-07-2017 :: Авыл хуҗалыгы
Бал кортларын Алмаз коткарырмы?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»